Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен укыту методикасының үсеш баскычлары

Мөслимә Шәкүрова, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Җәмгыятьтәге үзгәрешләр татар телен укыту методикасының 200 елдан артык зур тарихын читләтеп үтмәде: соңгы елларда методика тарихын барлау, XVII гасыр ахыры һәм XX гасырда телгә өйрәтү методикасына үзләреннән өлеш керткән бер төркем методистларны, аларның хезмәтләрен өйрәнү кирәклеге ачыкланды.

Дипломатик мөнәсәбәтләр теле

Бу чорда туган тел (татар телен) укыту методикасының нигезе салына башлый: беренче сүзлекләр, грамматика китаплары дөнья күрә. XVIII йөз башында Россиядә булган үзгәрешләр Идел буенда яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә дә йогынты ясый. Пётр I указы нигезендә 1714 елның 28 февраленнән барлык губерналарда беренче дәүләт башлангыч мәктәпләре ачыла. Сәүдә һәм дипломатия буенча арадашчы-мөселманнар кирәклеге ачыклана. «Татар теле бер арада дипломатик мөнәсәбәтләр теле булган», – дип яза ака­демик В.В.Бартольд.  

Татар теле XVI–XVIII гасырларда эш кәгазьләре теле булган һәм бу XIV–XVI гасырлардагы төрки Идел буе эш кәгазьләренә барып тоташа. Татар телендә Һиндстан, Кытай, Иран белән административ хәбәрләшү булган; XVII һәм XVIII гасыр башы тарихи истәлекләр язылган XVI–XVIII гасырларда татарча эш кәгазьләре теле географик яктан шактый киң таралган; бу телдә күпсанлы рәсми эш кәгазьләре, шәхси, хокукый һ.б. актлар, манифестлар, рус миссиясе әгъзаларының рәсми һәм шәхси хатлары язылган.

Беренче басма татар әлифбасы

XVIII гасырда яшәп килгән гимназияләрдә, рухани семинарияләрдә татар теле укытыла башлый. 1764 елдан Әстерханда солдатларның балаларына татар телен өйрәтәләр. 1769  елда Екатерина II указы белән Казан гимназиясендә татар телен укыту кертелә. Беренче укытучы итеп татар бистәләренең депутаты һәм адмиралтейство конторасының тылмачы Сәгыйть Хәлфин (1732–1785) билгеләнә. Ул әлеге гимназиядә 1769 елдан татар теле укыта башлый: татар телен җентекләп өйрәнә, сүз запасын барлый, татар һәм рус телләрендә чагыштыра, русларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарын эшли. Сәгыйть Хәлфин «Азбука татарского языка: С обстоятельным описанием букв и складов,/ Сочинённая казанских гимназий учителем, и Адмиралтейской конторы переводчиком С. Хальфиным и татарских в Казане слобод муллами; В оных гимназиях рассмотренная и одобренная» («Әлифбаи татар») (1778) дигән хезмәт яза. Беренче карашка гарәп шрифты кулланылып язылган беренче басма татар әлифбасы гап-гади кебек күренә: татар һәм рус әлифбасы белән таныштыра, алга таба баганалап киң кулланылыштагы сүзләрне ике телдә чагыштырып биргән. Ләкин хезмәт беренче тапкыр, Сәгыйть Хәлфиннең үз тәҗрибәсенә таянып, методик планда язылуы белән кыйммәтле дә. 1785 елда аның «Татарский словарь и краткая татарская грамматика в пользу обучающегося при казанских гимназиях юношества татарскому языку» дигән сүзлеге чыга. Әлеге сүзлектә 200 меңнән артык сүз тупланган. Телгә өйрәткәндә Сәгыйть Хәлфин тарафыннан эшләнгән беренче басма татар әлифбасы һәм сүзлек озак еллар буена татар халкы арасында аң-белем таратуга, татар зыялыларын тәрбияләүгә, яңа дәреслекләр, сөйләүлек һәм үзөйрәткечләр, сүзлекләр эшләүгә нигез булып торды.

119 сорау-җавап

1730 еллар ахырында Самарада галим һәм дәүләт эшлеклесе Василий Никитич Татищев татар-калмык мәктәбе төзетә. Татар телен өйрәнүчеләргә ярдәм йөзеннән чыккан «Российско-татарско-калмыцкий словарь» дигән кулъязма да аның исеме белән бәйле. Аның педагогик карашлары «Разговор о пользе наук и училищ» (1733), «Записка об учащихся и расходах на просвещение в России» (1733), «Учреждения, коим порядкам учители русских школ имеют поступать» (1736) дигән хезмәтләрендә ачык чагылган. В.Н. Татищев 119 сорау-җавап формасында язган «Разговор о пользе наук и училищ» дигән хезмәтендә һәр кешегә фәнни белем кирәклеге, балаларның яшь үзенчәлегеннән чыгып укыту, мәктәпләрдә үзебезнең әзерлекле, белемле укытучылар эшләргә тиеш дигән фикер йөртә.   

С.Х. Алишев үзенең «Общественно-культурное развитие народов Среднего Поволжья» дигән мәкаләсендә 1742 елда мәктәпләрнең санын 536,  1858 елда Казан губернасында 430, Оренбург губернасында 418 дип күрсәткән.  

Сөйләүлекләр һәм татар класслары

1738–1740 елларда русча-татарча сүзлек-сөйләүлекләр төзелә. М.Н. Ногманов тарафыннан «XVII–XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» (1969) җентекләп тикшерелде. Бу чорда татар телен өйрәнүдә рус сәүдәгәрләре төзегән «Сборник рукописей XVII и начала XVIII веков»  исемле кулъязма, «Русско-татарско-чувашско-мордовский сравнительный глоссарий (1738, Сембер провинциясе), «Русско-татарский глоссарий» (1738, Тобол шәһәре), Матвей Котельников төзегән «Русско-татарский словарь-разговорник» (1740) һ.б.ның роле зур булды. Русча-татарча сүзлек-сөйләүлекләр барысы да татар телен өйрәнү, чагыштыру, шул телдә сөйләшү өчен төзелә.

XVIII гасыр уртасында кайбер уку йортларының программаларына татар теле дәресләре кертелә. 1771 елда Мәскәүдәге академик гимназиядә татар телен Арасланов укыта. Төрки телләр Әстерхан халык училищесында 80 еллап укытылган. 
XVIII гасыр азагында Тоболның төп халык училищесы татар классы ача һәм анда София Соборы священнигы Иосиф Иванович Гиганов укыта. Иосиф Гиганов татар телен, аның грамматикасын, укыту методикасын бик яхшы белгән. Ул 1801 елда «Грамматика татарского языка» китап, «Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарского языка  составленный И.Гигановым и Юртовскими муллами свидетельствованные» (1801) һәм «Словарь российско-татарский» (1804) дигән сүзлекләр 1802 елда Петербургта Тобол училищесы укытучысы Ният Бакый Атнометовның русларны татарча укырга-язарга өйрәтү өчен Әлифбасы чыга. Әлифбада сүзләр исемнәргә, сыйфатларга, фигыльләргә бүленгән һәм рус телендә мәгънәләре дә китерелгән.

1800 елда Казанда «Азия» дигән беренче татар китап басмаханәсе, 1804 елда Казан университеты ачылу да бу чорда зур вакыйга була. Казан университеты ачылуга, көнчыгыш телләр кафедрасында татар теле укытыла башлый, соңрак көнчыгыш филологиясе разрядында тюркологлар туплана һәм Казанда тюркологлар мәктәбе оеша. Казан университеты галимнәре Х.Д. Френ, И.И. Хәлфин, А.К. Казембәк, И.Н. Березин, М.Г. Мәхмүдов һ.б. татар телен өйрәтүгә, халык мәгарифе үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Мәҗбүри предмет булмаса да яратып укыта

Троянский Александр Алексеевич Казан губернасының керәшен-татар Апаз авылында дьякон гаиләсендә туа. Балачактан ук татар телен яхшы белә. 1800 елда Казан рухани академиясендә беренчеләрдән булып татар теле укытучысы итеп билгеләнә. Мәҗбүри предмет булмаса да, татар телен үз теләге белән яратып укыта. 1814 елдан башлап дәресләрен «Краткая татарская грамматика в пользу учащегося юношества, сочинённая Казанской академии учителем татарского языка священником А. Троянским» дигән грамматикасы буенча алып бара. Бу хезмәттә фонетика һәм морфология киң яктыртылган, шулай ук синтаксистан да мәгълүмат бар. А. Троянскийның грамматика китабы кабат тулыландырып, 1824 һәм 1860 елларда басылып чыга.

Ибраһим Хәлфин Исхак улы ата-бабалар традицияләрен дәвам иттереп,  1800–1829 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә татар теле укытучысы булып эшли, тәрҗемәләр белән шөгыльләнә. Ибраһим Хәлфин татар мәгарифәтен үстерүгә дә зур игътибар бирә, татарча дөньяви мәктәпләр ачу турында проект төзи. Бер үк вакытта 1812 елдан Казан университетында беренчеләрдән булып татар теле укыта, беренче адъюнкт-профессор дәрәҗәсенә ирешә. Авторның «Азбука и грамматика татарского языка, с правилами арабского чтения, преподаваемые в Казанской гимназии» (1809; 1812) дигән хезмәте зур әһәмияткә ия. Бу китапта фонетика, орфография, морфологиядән шактый мәгълүмат бар.

Фото шәхси архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ