Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарга горурлык һәм кыюлык җитми

Филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Юсуповның өр-яңа басмалары дөнья күрде. Танылган галимнең «Тәрҗемә теориясе һәм практикасы», шулай ук «Туган телебез сагында» ( «На страже родного языка») дигән саллы хезмәтләре журналистлар, укытучылар, филологлар өчен аеруча кызыклы булачак. Рүзәл Юсупов – гомерен фәнгә, татар теленең чисталыгын саклауга багышлаган шәхес.

 Ул тәрҗемә һәм сөйләм әдәбе мәсьәләләрен, язма һәм сөйләм телендәге хаталарны тирән фәнни нигездә тикшерүче буларак танылды. Аның сиксәнләп китабы нәкъ менә татар теле сафлыгы мәсьәләләренә, милли тәрбиягә багышлана. Галим белән әңгәмәбездә татарга җитенкерәмәгән сыйфатларга да тукталдык. 


– Рүзәл әфәнде, Сез – гомерегезне ана теле сафлыгын саклауга багышлаган галим. Ел саен татар теле һәм сөйләменә багышлаган хезмәтләр бастырып чыгарасыз. 


– Дөрестән дә, гомерем буе мәгариф, сөйләм культурасы, татар халкының язмышы, әхлак, социаль  темаларны яктыртып килдем. Халыкны борчый торган темаларга язам. Быел чыккан «Тәрҗемә теориясе һәм практикасы» китабым да – тәрҗемә, журналистика өлкәсендәге 60 еллык хезмәтләремнең чагылышы. 1964 елда Казан дәүләт университетының IV курсында укыганда ук, «Социалистик Татарстан» газетасында «Төгәлсезлекләр күңелне борчый» дигән мәкаләм басылган иде. Менә шул вакыттан бирле тәрҗемә теориясенә багышлап диплом эше, аннан берничә елдан диссертация яздым. Казан педагогика институтында докторлык диссертациям  ике телне чагыштыруга нисбәтле иде. Моңарчы да тәрҗемә теориясенә багышланган китапларым чыга килде. Менә монысы –  гомумиләштергән варианты. Монда русчадан татарчага тәрҗемә итү принциплары һәм методлары гомумтәрҗемә  фәне нигезендә бәян ителә. Ә «Туган телебез сагында» китабымда рухи тормышыбызның иң әһәмиятле мәсьәләләренә: туган телебезне куллану, өйрәтү-укыту, аның дөреслеген, сафлыгын саклау, яшь буынны тәрбияләү, милли мәдәният, социаль, сәясәт, әдәп-әхлак проблемаларына тукталдым. 
   Матбугатта мин татар теле турында һәм укытуда  нинди дәреслекләр кирәклеге  турында да  еш язам.Үзем педагогика институтында укытканда, мәктәпләрдә методист булып та күп йөрергә туры килде. Шуңа күрә теманы төбеннән аңлыйм. Студентлар белән бергә үзем дә өйрәндем. Ректор булгач, 1980–1990  еллар башыннан алып, татар мәктәпләре күңелемә беренче утырганы булды. Үзебезнекен үстерү ягын карадым, чөнки рус мәктәпләренең аңа ихтыяҗы юк. Безнең татар мәктәпләрендә проблема бар иде һәм хәзер дә бар әле ул. «Республикабызның исемен аклыйбызмы яки телебезне саклап кала алырбызмы?» исемле язма да әзерләгән идем. Мин Иске Татар бистәсендә җәяү йөрергә яратам. Элеккеге Нариман, Тукай, Насыйри, Татарстан урамнары тирәсендә азәрбайҗан, таҗик, үзбәкләр күпләп яши. Балалар әниләре белән рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшәләр. Их, безнең татар кайчан үз илендә үз телендә сөйләшә башлар икән, дип еш уйланам. Төннәрен дә шәһәр буйлап йөрергә чыгам. Моннан 70 ел элек техникумда укыганда, Насыйри урамында фатирда торган идем. Шул чакларны искә төшереп, сагынып йөрим. Кыскасы, көндез дә, төнлә дә Казанда татарча сөйләшкән кеше юк... 

– Әлеге хикмәт нәрсәдән килә икән? Татарга милли горурлык яки батырлык җитмиме соң? Әллә инде наданлык та көчлеме?

– Милли горурлык җитми шул. Кайберәүләрдә ул бөтенләй юк, кайберәүләрдә ярым-йорты гына дип әйтик. Горур булганнары да бар, ләкин алар аз. Бу турыда язгалаганым да булды. Безнең Дөбьяз районы Битаман авылыннан разведчик Исхак Әхмәров чыккан. Ул – заманында Америкада разведчиклар башлыгы булган шәхес. Менә шундый геройларыбызны белмиләр. Моннан алтмыш еллар элек ачык океанда шхунада калган һәм 49 көн ачка интегеп тә үлемгә бирешмәгән Әсхәт Җиһаншинны нишләп танытмаска?! Югыйсә китаплар да язылган, кинолар төшерелгән. Татарның кемнәре генә юк бит! Мин ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты булып эшләдем. Шул вакытта без, төрле илләрдән татар галимнәрен җыеп, конференция уздырган идек. Ул вакытта Әхмәт Мазһарович Мазһаров академия президенты иде. Шул конференциягә дөньядан күренекле татар галимнәре җыелды. Менә аларны барлап, исемлеген булдырырга иде. Шулар турында системалы рәвештә сөйләргә, язарга, күрсәтергә кирәк.Үз тарихыбызны белсәк, милли үзаң һәм горурлык хисе дә туар иде бит. Татарстан тарихын өйрәнүне тыйсалар да, мәктәпнең үз хокуклары да бар бит әле. Балаларга, яшьләргә туган телләрен өйрәтү аларда ата-аналары, әби-бабалары, халкың, Ватаның белән горурлану хисләре тәрбияләү аша башкарылырга тиеш. Безнең халкыбыз үзләрен алдынгы итеп санаган башка милләтләрдән һич кенә дә, бер ягы белән дә ким түгел. Без – бай тарихлы, алга киткән мәдәниятле, югары әхлаклы халык. 

– Ә кайбер очракларда, бәлки, кыюлык  кына җитми торгандыр?

– Шулай шул, безгә әле кыюлык та җитенкерәми. Юашлык та көчле, пессимизмы да бар. Без артык толерант булдык.Үзеңә зыян китереп, гел юл кую гына булырга тиеш түгелдер. Бу әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышканда, карарлар кабул иткәндә, коллектив әгъзаларының һәрчак җитәкчеләр сүзен җөпләп утыруы, үз карашын белдерергә кыймыйча түрәнең ялгыш сүзләренә дә риза булуы, дәшми калуы кебек күренешләрдә чагылыш таба. Пассивлык, битарафлык, гафиллек, кыюсызлык – безнең замананың начар чире. Алга, прогресска баруда җитди тоткарлык. 

   С. Сәйдәшев урамы төрмә янында. Иң ерак һәм шакшырак урамнарга, кызганыч, татарның күренекле шәхесләре исемен бирәләр.  Югыйсә Казанның иң зур, күркәм урамнары татарның күренекле шәхесләре исемен йөртергә тиеш. Безгә тарихны, олуг кешеләребезне күрсәтергә кирәк. Мәктәпләрдә, һич югында өстәмә дәресләр оештырып, үз тарихыбызны укыту юлын табарга. Халык үз тарихын һәм каһарманнарын белергә тиеш. Республиканың гомуми белем уку йортларында татар халкының тарихын өйрәнүдән туктадылар дияргә була. Элек уку программаларында махсус предмет – «Татар халкы тарихы» бар иде. Хәзер инде ул юк. Бездәге мәгълүматларга караганда, хәзер Россия тарихы дәреслекләрендә татарлар тарихыннан бик аз мәгълүмат бирелә. Балалар, яшьләр үзләренең тарихын яхшылап, тулы итеп өйрәнергә хокуклы. 

– Мәктәпләрдә татар теле укытылмый диярлек. Кемнәрдер ана теле гаиләдә өйрәтелергә тиеш, ди. Ә кемнәрдер мәктәпләргә басым ясый. Сез бу җәһәттән нәрсә уйлыйсыз?

– Урынсыз бәхәсләр бара, һәркем үз өстеннән төшерергә тырышадырмы? «Балага туган телен кем өйрәтергә тиеш: гаиләме яки мәктәпме?» дигән сорау кую, гомумән, дөрес түгел. Бу эш белән аларның икесе дә нәтиҗәле итеп, җиренә җиткереп шөгыльләнгәндә генә, туган телләрен камил белгән балалар һәм яшьләр тәрбияләргә мөмкин. Ана телен өйрәтүдә гаиләнең дә, мәктәпнең дә үз урыны бар. Бала бишектән үз телен ишетеп ятарга тиеш. Акыллы татар аналары һәрвакыт нарасыйлары белән үз телләрендә сөйләшә. Тел өйрәтүдә ана кеше беренче урында. Гаиләдә бәлкем әдәби телне камил рәвештә өйрәтеп тә булмаска мөмкин. Шунлыктан аны мәктәпләрдә дәвам иттерергә кирәк. Гаилә белеме белән генә чикләнсәк, мәктәпләрнең кирәге дә булмас иде. Башлангыч мәктәптә ана теле укыту җитә, дип сүз болгатучыларны да һич кенә дә аңламыйм. Тел булмаса, милләт булмый. Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк! 

– Рүзәл әфәнде, быел Сезнең ике китабыгыз дөнья күрде. Сез еш һәм ике телдә язасыз. Гадәттә матбугатта, эфирда яңгыраган хаталарны мисалга китерәсез, аларга фәнни яктан бәя биреп, шунда ук дөрес вариантын да тәкъдим итәсез. 

– Бу хезмәтләрем һөнәре татар теле белән тыгыз бәйләнгән кешеләр өчен. Һичьюгы татар телен уртача белгәннәргә. Урта белеме булганнар аңлар, файдасын күрер, дип ышанам. Ялгыш язылган яки эфирда яңгыраган хаталарны мисалга китерәм һәм шуның янында ничек дөрес булырга тиешлеген дә күрсәтәм. Әлеге китапларым журналистлар, укытучылар өчен файдалы булыр иде. Телне күбесенчә журналистлар  боза. Аларны гаепләп әйтмим, бу – аларның гына түгел, ә барыбызның да төп бәласе. Мәктәпләрдә начар укыта башладылар. 
  Журналистикага икенче өлкәдән килүчеләр дә шактый. Университетта журналистикада татар бүлеген бетерделәр. Дәүләт дәрәҗәсендә татар телен күтәрү башланмаса, безнең киләчәк өметсез. Гуманитар катастрофа күрәчәкбез. Бу мәсьәләгә җитди карап, мәктәпләрнең эшен тикшереп, махсус программа төзү сорала. «Татар телен үстерү һәм саклау программасы» кирәк безгә. Милли мәгарифне сакламасак, тел язмышы аяныч. Безнең канун бар, ул канунны беркем дә бетермәде. Аны оныттылар, ә ул гамәлдә булырга тиеш. Мәктәпләрдә әдәби тел укытыла, ә әдәби тел бетсә, милләт бетә дигән сүз. Базар телен белер өчен күп гыйлем кирәкми. 

– Бу хезмәтләрегезне югары уку йортларына дәреслек итеп кертү мәсьәләсенә ничек карыйсыз? 

– Журналистика факультетында тәрҗемә теориясе, һичшиксез, булырга тиеш. Уку планы Мәскәүдән килә. (Университет Мәскәүнең күрсәтмәләре буенча эшчәнлек кора.) Безнең педагогия институтында да Мәскәүнеке иде. Россиянең Мәгариф министрлыгына буйсынсак та, без рәхәтләнеп татарча  укыттык, хәтта рус төркемнәрендә дә татар теле укытылды. Беркем дә бернәрсә әйтмәде. Моннан тыш, әллә никадәр яңа фәннәр керттек. Ул вакытта тәрҗемә теориясен дә, сөйләм культурасын да үзем укыттым. Тегеннән-моннан шелтә белдерүче булмады. Югары уку йортларының үзенә бирелгән вакыт лимиты да бар бит аның. Аны милләт файдасына кулланырга теләмиләр генә. Тәрҗемә теориясе югары уку йортында гына түгел, мәктәпләрдә дә укытылырга тиеш, дигән фикердәмен. Катлаулы өлешен булмаса да, һичьюгы иң гади өлешләрен генә укытсак та, укучыга файдага гына булыр иде. 
  Телдән һәм язма сөйләмебездәге ялгышларны анализлаганда шул нәрсә ачыклана: аларның күбесе, беренчедән, туган телебезне дә, рус телен дә камил белмәүдән, икенчедән, аларның беренчесеннән икенчесенә дөрес тәрҗемә итә алмаудан килеп чыга. Безнең тел калька теленә әверелә бара. Болай барса, тел генә түгел, фән дә бетәчәк. Язучыларыбыз да йомшакланды. Ә бит киләчәктә аларның китапларын укучы калмаска мөмкин. Мәктәпләрдә татар телен ике сәгатькә калдырганда, ни уйлады икән депутатларыбыз? Гомумән, татарда пассивлык арта бара. 

– Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе булгач, ата-аналар татарча укытудан курка башладылар, ахрысы бит...

– Татар телен бетерү планы  шушы БДИдан башланды да инде. Һәр ата-ананың баласын югары уку йортына  кертәсе, югары белемле итәсе килә. Ә бит югары белем алганнарның үз белгечлеге буенча ничә проценты гына эшли икән?!  Үз ана телеңнән ничек инде ваз кичәргә мөмкин?! Мәдәниятебез алга киткән, дип лаф орырга яратабыз... Әле егерме ел элек кенә нинди күтәрелеш ясаган идек. Инде хәзер тагы да төпкәрәк төшеп утырдык. 1952 елда кооператив техникумда укыган идем, ул вакыт техникумда татар теле керә иде әле. БДИ нәтиҗәсен инде күрәбез. Мин андый белем тикшерү системасына каршы. Бу алымны ахмаклык дип саныйм. Мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе кимеде.

 Йомгаклап шуны әйтәм: хөкүмәттән, парламенттан, ягъни республиканың җитәкчеләреннән, татар телен саклау, өйрәтү, куллану мәсьәләләре белән, проблемаларны ныклап тикшереп, махсус программа буенча җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнү таләп ителә. Чаң сугар чак җитте! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ