Татарстан мөгаллимнәре берләшә
Татарстанда «Укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар» оешмасы эшли башлады.
Татарстанда «Укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар» оешмасы эшли башлаячак дигән хәбәрне язын Педагоглар династияләренә багышланган бәйрәмдә ишеттем. Анда республиканың төрле почмакларыннан 200 ләп мөгаллим катнашты. Соңрак бәйрәмне оештыручыларның берсе, мөгаллимнәрне берләштерергә алынган ханым – Татарстанның атказанган укытучысы, Россия мөслимәләр берлеге җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе урынбасары Нурия Таһир кызы Әхтәмҗанова белән әлеге оешманың нинди юнәлештә эшләячәге, теләк-максатлары хакында сөйләштек.
Ярты гасыр мәгарифтә
Укытучылар, тәрбиячеләр һәм, гомумән, мәгариф хезмәткәрләре арасында исеме билгеле булган Нурия ханым бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, эшчәнлеген дәвам итә.
Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Мамадыш районының Алгай сигеьзеллык мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә ул. Анда биш ел тәҗрибә туплагач, Буа егетенә кияүгә чыгып, Казанга күченәләр. Берничә ел башкаладан Югары Ослан районына кадәр барып эшләп йөриләр. Чөнки тормыш иптәше – авыл мәктәбендә директор. Соңрак эшчәнлеген Казанның 70 нче мәктәбендә биология укытучысы буларак дәвам итә. Ире исә, икътисад белгечлеге дә булу сәбәпле, фабрикага директор урынбасары булып урнаша. Ун ел шушы мәктәптә хезмәт куя Нурия ханым, теплицада яшелчәләр үстерү белән дә шөгыльләнә. Соңрак, Яңа Савин районына күчкәч, 143 нче мәктәпкә килә. Биредә аны ярты елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар, соңрак уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары хезмәтен башкара. Биш ел эшләгәннән соң, шәһәрнең мәгариф бүлеге җитәкчелеге аңа татар-төрек лицеена директор урынбасары буларак эшкә килергә тәкъдим итә.
– Төрек кардәшләрем белән бергә эшләү, мәгарифкә башкача карарга ярдәм итте, аларның эшчәнлеге үзенчәлекле, балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлеше мине шаккатырды. Алар ял көннәрендә дә гел укучыларының гаиләләре белән элемтәдә торып эшли, балалар биредә дүрт телне бик теләп өйрәнә, – дип сөйли ул.
Иртәдән кичкә кадәр бөтен күңелен биреп тугыз елга якын гомеренең шушы лицейда үткәнен сизми дә кала. Соңрак аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына эшкә чакыралар. Биредә дә тугыз ел әйдәп баручы консультант вазифасын башкара. Лаеклы ялга чыккач та, яраткан һөнәреннән аерыласы килми, башта балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча урынбасар булып эшләсә, хәзер 67 нче балалар бакчасында укытучы-логопед буларак эшчәнлеген дәвам итә. Бакча нәниләре белән бергә, мәктәптә укучы оныкларына да күз-колак булырга өлгерә Нурия ханым һәм моннан тыш иҗтимагый эшләргә дә катнаша. Россия мөслимәләр берлеге, «Татар гаиләсе» фонды белән Казанда һәм республика районнарына чыгып, төрле чаралар үткәрү, үрнәк гаиләләрне билгеләп, аларның яшәү рәвешен башкаларга да күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен халыкка җиткерү күркәм нәтиҗәләрен бирми калмаган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның күпсанлы рәхмәт хатлары, Казанның 1000 еллыгы, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан тапшырылган медальләр әнә шул хакта сөйлидер дә.
– Халык белән аралашып эшләү үрнәге әти-әнидән килә, – дип сөйли Нурия ханым. – Безнең Мамадыш районында билгеле булган Әхтәмҗановлар династиясенең гомуми стажы 500 елдан артып китә. Әнием Бибилатыйфа гомере буе татар теле, әтием Таһир химия укытты. Икесе дә – республиканың атказанган укытучылары. Алар укыган чакта танышып гаилә коралар, дүрт кыз үстерәләр. Хәзер дүртебез дә мәгариф өлкәсендә хезмәт куябыз. Улым белән кызым да безнең юлдан китеп династиябез эшен дәвам итә. Гаиләбез авылда тәртипле, ярдәмчел булуы белән аерылып торды. Авыл халкы киңәш-табышка гел безгә килә торган иде, беркемне дә кире борып җибәрмәделәр. Телевизор алгач, авыл халкы кичләрен безгә кино карарга, телефон керткәч сөйләшергә йөрде. Беркайчан да зарланган вакытларын күрмәдем. Әти бераз кызуырак булса да, әнием бик сабыр хатын иде. Алар безгә ир белән хатынның идеал яшәү рәвешен үз үрнәкләрендә күрсәтте. Аларның икесендә дә оештыру сәләте бик көчле, халык алдында төпле итеп чыгышлар ясыйлар, төрле чаралар алып баралар иде. Әнием телебезгә карата мәхәббәт орлыклары салса, әтием күп кенә укучылары белән беррәттән миндә дә химия-биология фәненә мәхәббәт уятты. Яшь чакта табиб булырга дигән уем да бар иде, әмма әтием укытучы һөнәрен сайларга тәкъдим иткәч, аңа каршы килмәдем. 50 елдан артык мәгариф өлкәсендә хезмәт куюым белән чиксез горурланам. Кемгә дә булса ярдәм итә аласың икән, шуннан да зур бәхет юктыр.
Укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар оешмасы
Сүз башында әйтеп үткән кичәне үткәрү нияте дә нәкъ менә мөгаллимнәребезгә карата ихтирам уяту, аларны зурлау, күпкырлы эшчәнлекләрен, авыр хезмәтен халыкка күрсәтү максатыннан туган. Шулай ук «Укытучылар һәм тәрбиячеләрнең уртак берлеген оештыру идеясен ничек кабул итәрләр, кирәкме ул?» дигән сорауларга да җавап табасы килә Нурия ханымның. Һәм әлеге оешманың педагогларга кирәк кенә түгел, ә аларның моңа мохтаҗ икәнлекләре ачыклана.
– Ярдәм сорап килүчеләргә, яңа гына эшкә керешкән яшь мөгаллимнәргә дөрес юл күрсәтү, бергәләп эшләү өчен Укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар берлеген оештырырга уйлаштык. Бик хуплап каршы алдылар. Биредә педагогларны яклау, аларга карата ихтирамны арттыру, эшчәнлекләрендә килеп туган төрле проблемаларны хәл итү буенча эш алып барачакбыз. «Шулай ук балалар белән ничек эшләргә, кирәк чакта ничек югарыдагы хөкүмәт органнарына мөрәҗәгать итәргә?» кебек сораулар да, телебезне, мәдәниятебезне үстерү юнәлеше дә каралачак, – ди Нурия Таһир кызы.
Оештыру комитеты составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле укытучылар, тәрбиячеләр, шулай ук журналистлар да кергән. Хәзерге вакытта оешманы рәсми теркәү эше бара. Эш программалары раслангач, коллектив белән таныштырырга вәгъдә итә оештыручылар. Беренче җыелышны яшь укытучылар өчен үткәрергә ниятлиләр. Инде исеме дә якынча билгеле – «Минем беренче дәресем» дип аталачак ул.
– Хәзерге көндә укытучы һөнәренә карата хөрмәт кимеде, дияр идем. Ә бит яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында. Педагог хезмәтен аңламау, аны тиешенчә бәяләп бетермәү, беренчедән, ата-аналардан килә. Әгәр дә өйдә укытучыны өнәмичә, гаепләп кенә сөйләшәләр икән, ул ихтирам каян тусын? Гаепне мөгаллимнәрдән генә түгел, баланың үзеннән дә эзләргә кирәк. «Укытучы бит тик торганда гына икеле куймый, әйдә уйлап кара әле, укуыңда тырышсаң, аның да сиңа карата фикере үзгәрер», – дип, укучының үзе белән хәлне уртага салып сөйләшергә киңәш итәм. Хәзер бала ялгыш суласа да, укытучы гаепле.
Шулай ук укытучыларның хезмәт хакын күтәрү, хөкүмәт тарафыннан ниндидер ташламалар булдыру, яшәү урыны белән тәэмин итү дә кирәк. Чөнки гомер буе тырышып эшләгән укытучыга караганда, балалар баерак, алар кыйммәтле машиналарда йөриләр икән, билгеле инде укытучының дәрәҗәсе түбәнәя.
«Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», – дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев. Алар бит –һәр һөнәрнең башлангычы, баланы олы тормыш юлына җитәкләп чыгаручы кешеләр. Бу һөнәрнең мөһимлеген һәркем аңларга тиеш. Шуңа да әлеге берлекнең оешуы мөгаллимнәребезнең эшен берникадәр җиңеләйтер, дөрес белем бирү һәм тәрбия алып баруга ярдәм итәр, телебезне күтәрү максатыннан да зур эшләр алып барылыр, дип өметләнәм. Укытучылар һәм тәрбиячеләр берәр төрле проблема белән очрашкан чакта югалып калмасын, безгә мөрәҗәгать итсеннәр, киңәшләшеп һәр сорауга җавап табарбыз, – дип сөйли Нурия ханым.
Шөкер, ниятләре зурдан, без исә үз чиратыбызда оешманың эшендә уңышлар телибез һәм киләчәктә дә бергә эшләп, яңалыкларны яктыртып барырбыз дип ышанып калабыз.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар