Татарстанда 9 укучы физикадан БДИны йөз баллга тапшырган
19 июнь Татарстан Республикасында физика һәм җәмгыять белеме (2 июньнеке) буенча БДИның нәтиҗәләре расланды.
Физикадан БДИны агымдагы елда 2494 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2024 елда – 2094). Уртача балл – 63,94 (2024 елда – 68,44). Минималь бусаганы 36 баллдан 29 чыгарылыш сыйныф укучысы үтмәгән. Физикадан 100 баллны 9 чыгарылыш сыйныф укучысы алган (2024 елда – 20).
Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей физикадан 100 балл җыйган ике, Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбе, Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе, Яшел Үзән шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицее, Яшел Үзән шәһәренең Советлар Союзы Герое Н.Н. Алтынов исемендәге 15 нче мәктәбе, Сарман гимназиясе, Казан шәһәренең Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернаты, КФУның IT-лицее берәр укучы әзерләгән.
Җәмгыять белеме буенча БДИны агымдагы елда 5117 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2024 елда – 5194). Уртача балл 57,05 (2024 елда – 60,35). Минималь 42 балл бусагасын 751 (14,68%) чыгарылыш сыйныф укучысы үтмәгән. 1 укучысы җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган (2024 елда – 2).
Быел бер фәннән БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары моны өстәмә көндә эшли алачак: физикадан – 3 июльдә, җәмгыять белеменнән – 4 июльдә. Шул ук вакытта беренче нәтиҗә саналмаячак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар