Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Бөтенроссия фән олимпиадасында җиңүчеләр сафында

28 майда Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призёрларны, аларның остазларын, мәгариф идарәләре башлыкларын һәм директорларны бүләкләү тантанасы булды.

 «Олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм аларның остазларын хөрмәтләү күркәм гадәткә әверелде. Бу – ел вакыйгасы. Сез республикабызның горурлыгы,  Татарстан данын илебез территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә якладыгыз һәм җиңү алып кайттыгыз. Без сезнең нәтиҗәләрегез белән горурланабыз. Быел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 558 укучы катнашты, шуларның 55 е – җиңүче, 210 ы призёр булды, бу узган елга караганда  21 урынга күбрәк. Аларның барысы да зур күләмдә акча алачак. Түләүләр быел берничә тапкыр артты Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә  200 мең,  призёрларга 100 мең сум премия биреләчәк», – диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстан быел өч фән – сәнгать (МХК), рус теле һәм хезмәт (технология) буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урыны булды.

5–12 май көннәрендә мәктәп укучыларының Бразилиядә узган 59 нчы Менделеев исемендәге химия буенча халыкара олимпиадасында Россия җыелмасы командасы составында чыгыш ясаган ике Казан укучысы: 2 нче лицей-интернаттан Альберт Семёнов белән 19 нчы гимназиядән Рәшит Фәсхетдинов алтын медальгә лаек булды.

Гомумән, быелгы уку елы фән олимпиадасында катнашкан укучылар өчен уңышлы тәмамланды. Бу эшчәнлекне ун елдан артык «Республика олимпиада үзәге» әйдәп бара,  ел саен олимпиадаларда катнашучылар һәм җиңүчеләр саны арта.

Тулырак: Мәгариф журналының июнь санында укый аласыз.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ