Татарстанның «Ел укучысы» Гыймран Абдуллин
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призёрларны, аларның остазларын, мәгариф идарәләре җитәкчеләрен һәм мәктәп директорларын тәбрикләү тантанасы узды. Анда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казандагы 2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллинның «Татарстанның ел укучысы» исеменә лаек булуы хакында игълан итте.
«Ел укучысы» булу зур мәртәбә. Безнең барлык җиңүләребез дә уртак», – диде Башкортстанда туган татар егете Гыймран Абдуллин. «Татарстан Республикасының ел укучысы» исеме мәктәп фәннәре кысаларындагы ярышларда һәм белем бирү процессында зур сәләтләрен күрсәткән, уңышлы чыгыш ясаган укучыларга бирелә. Гыймран Абдуллин берничә тапкыр информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призёр булган.
2023 –-2024 елларда ул IOI халыкара олимпиадасында алтын медальгә ия булды. Бу аңа Россия җыелма командасы составында быел август аенда узачак IOI фән олимпиадасы составында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.
Автор фотолары.
Комментарийлар