Логотип Магариф уку
Цитата:

Телне ихтыяҗ яшәтә

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган телен камил дәрәҗәдә белгән кеше башка телләрне дә яхшы үзләштерә. Тел – төрле милләтләр арасындагы күпер, аралашу коралы да әле ул. «Туфан самавыры» тапшыруында Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллина булып китте. Тел галиме белән татар теле язмышы, аның фәндә кулланышы турында сөйләштек.

Безнең белешмә:

Лениза Хәбибуллина Азнакай шәһәрендә туган, Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясен, Алабуга дәүләт педагогика университетының татар-рус бүлеген һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура тәмамлаган. Башка телче галимнәрдән аермалы буларак, Лениза Хәбибуллина –  шагыйрә дә. Ул  – ике шигырь җыентыгы авторы: «Диңгездә йолдыз коена», «Хәят күгем». Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2 монография, 100 гә якын фәнни мәкалә авторы.

Бер генә тел дә аерым, изоляциядә яши алмый. Тел контактлары элек-электән булган, һәм бу – табигый процесс. Территориаль урнашуга бәйле рәвештә, татар теле чуваш, фин-угор телләре, рус теле белән тыгыз бәйләнештә була. Нәтиҗәдә телләргә бер-берсеннән алынма сүзләр керә. Бу процесска телне ярлыландыра, артка калдыра дип карарга ярамый, моны тискәре күренеш дип кабул итү дөрес түгел. Рус телендә дә төрки сүзләр шактый зур катлам тәшкил итә, Европа телләреннән кергән алынма сүзләр дә күп, алар рус теле аша татар теленә дә үтеп кергән. Хәзерге Интернет чорында бу процесс аеруча тиз бара. Дин, мәгърифәт белән бәйле рәвештә, заманында гарәп-фарсы алынмалары телебезгә шулкадәр үтеп кергән ки, без инде аларның алынма лексика икәнен сизмибез дә.

Соңгы елларда вакытлы матбугатта шундый тенденция күзәтелә: рус теленнән кергән алынма сүзләрне татарчалаштырабыз дип, гарәп-фарсы алынмалары белән алыштыралар. Нәтиҗәдә ике очракта да алынма лексика кулланыла.

Мәктәпләрдә татар теленең сайлап алу тәртибендә генә калуы – әлбәттә, телебез өчен зур фаҗига. Дәүләт теле буларак татар телен укытыргамы, юкмы дигән сорау, гомумән, булырга тиеш түгел. Балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары гына түгел, беренче чиратта, баланы гаилә тәрбияли, тел дә гаиләдә сакланырга тиеш, дибез, әмма бу гына җитми. Теләсә кайсы телнең кулланылышы һәм үсеше аңа карата булган ихтыяҗ белән бәйле. Дөрес, баланы татар телендә аралашырга өйрәтергә мөмкин. Мәктәптә телнең грамматик нигезләрен, кагыйдәләрен өйрәнмәсә дә, бала тумыштан татар телен ишетеп үсә һәм үзе дә куллана икән, мохит тәэсирендә шул телдә грамматик кагыйдәләрне бозмыйча, интуитив рәвештә дөрес сөйләшә. Әмма бала бакчага, мәктәпкә, югары уку йортына чыгып китүгә, рус телендә аралашу өстенлек ала.

Заманында тел галиме Җамал Вәлиди: «Татар теле турында русча язуга калабыз икән, татар теле бетте дигән сүз», – дигән. Дөрес, без хәзер татар теле турында русча язабыз. Бөтен диссертацияләр, диссертация яклау өчен кирәк булган ВАК мәкаләләре рус телендә языла, чөнки бу – таләп. Шулай да институтыбызда татар телендә фәнни мәкаләләр бастыра торган «Фәнни Татарстан» журналы чыгып килә. Фәнни хезмәтләр күбрәк русча язылу сәбәпле, татар теленең терминологиясе үсми. Барлык документация рус телендә алып барылганга күрә, татар теленең рәсми стиле дә үсеш алмый.

Татар телен белү башка телләрне өйрәнүгә киртә була алмый. Киресенчә, педагог К.Д. Ушинский әйткәнчә, «Кеше, башка телне өйрәнгәнче, үз туган телен камил белергә тиеш».

Бөтен төрки дөньяга мәшһүр тел галиме, академик Мирфатыйх Зәкиевнең шәкерте булуым, берничә ел дәвамында аның кул астындагы бүлектә эшләвем белән горурланам, моны зур бәхеткә саныйм. Остазымны хөрмәт белән искә алам, чын мәгънәсендә зур галим һәм олы, һәрьяктан үрнәк шәхес иде. Аның аспирантлары күп. Аңарда аспирантура үтүчеләр беләдер, Мирфатыйх Зәкиевичның гел әйтә торган сүзе бар иде: «Бу – сезнең тема, бу теманы сездән дә яхшырак белүче юк!» Шундый олпат галимнән әлеге сүзләрне ишетү иңгә канат куя, тагын да ялкынланып эшләргә көч бирә иде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, йога белән дә шөгыльләнә, һәрвакыт берәр тукталышны җәяү атлый иде. 

Чын мәгънәсендә татар мохитендә, әти-әниемнең, әби-бабамның китап укыганын күреп үстем, яздырмаган газета-журналлары юк иде. Әни 40 ел инде Чаллыда башлангыч класс укытучысы булып эшли. Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамладым. Гомумән, Чаллыда татар мохите, татар рухы Казанга караганда көчлерәк дип саныйм. Безне шулай тәрбияләделәр, гимназиядә тәрбия эшләре татар телендә алып барыла иде, күп фәннәрне татарча укыдык.

Мөршидә Кыямова әзерләде

Гүзәл Закирова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ