Тимеркәев мәктәбе
А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ профессоры, гомуми физика кафедрасы мөдире, РФның югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркәевкә 75 яшь.
Белешмә: Борис Ахун улы Тимеркәев 1950 елның 21 февралендә Актаныш районы Байсар авылында туа. Мөслим районы Урәзмәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының физика факультетында белем ала. 1973 елдан Казан авиация институтының гомуми физика кафедрасы ассистенты буларак фәнни һәм укыту эшчәнлеген башлап җибәрә, 1974–1977 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника институтында аспирантурада укый. «Теоретик һәм математик физика» белгечлеге буенча кандидатлык һәм «Плазма физикасы һәм химиясе» белгечлеге буенча докторлык диссертацияләре яклый. Ассистенттан өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире һәм ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы дәрәҗәсенә хәтле юл уза. Ул Казан физика плазмасы мәктәбенә нигез салучы, физикадан татар телендә өч томлы дәреслекләр һәм биремнәр җыентыгын эшләүдә катнашкан һәм югары уку йортында төгәл фәнне татарча укыткан галим буларак та билгеле. Чит илләрдә һәм Россиядә чыга торган иң абруйлы фәнни журналларда аның 500 дән артык фәнни мәкаләләре басылып чыккан, ул – 10 уйлап табучы сертификатына һәм 5 патентка ия булган галим.
Остазлар салган юлдан
Олпат галим хезмәт юлын башлаганда, туры юл күрсәткән остазларын әле дә булса олы рәхмәт хисләре белән искә ала. Шуларның берсе – КАИ профессоры, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Гали Юныс улы Даутов. Ул, Новосибирск Академшәһәрчегеннән махсус чакыру белән Казан авиация институтына кайтып, гомуми физика кафедрасын оештыра. 1994 елда үзеннән соң мөдирлек эшен Борис Тимеркәевкә ышанып тапшыруы да, аларның ике дистә ел дәвамында уңышлы эшләүләре турында сөйли. Аларның бергәләп язган хезмәтләре дә бик күп.
Теоретик физика юнәлешендәге парамагнит резонанс белән бәйле кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, Борис Ахун улы укыту һәм фәнни эшчәнлеген тагын да киңәйтеп җибәрә, физика һәм плазма физикасы өлкәсе белән кызыксына башлый. Монысына СССР Фәннәр академиясе академигы, илдә бердәнбер булган плазма физикасы мәктәбенә нигез салучы күренекле галим Михаил Жуков белән плазма фәненә багышланган конференциядә очрашу сәбәпче була. Борис Тимеркәевнең чыгышыннан соң Михаил Фёдорович аның белән озак әңгәмә алып бара. Алар бүгенге көндә плазма физикасы өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшәләр. Әңгәмә соңында Жуков аңа докторантурага керергә тәкъдим ясый. Шулай итеп, ул Новосибирск Академшәһәрчегенә килеп эләгә. Биредә чакта Борис Тимеркәев академик М. Жуков җитәкчелегендә докторлык диссертациясе өстендә эшли һәм, ике ел дигәндә фәнни хезмәтен уңышлы яклап, кабат Казанга эшкә кайта. Профессор гыйльми дәрәҗәсенә ия булу белән остазы Гали Даутов 1994 елда аңа үзе оештырган гомуми физика кафедрасын җитәкләргә тәкъдим ясый.
Җитәкче, укытучы һәм галим...
Заман сулышын тоеп эшләргә күнеккән, тирән белемгә ия булган һәм энергиясе ташып торган яшь галим укыту һәм фәнни эшчәнлекне параллель алып бара. Студентлары арасыннан талантлыларны туплап, аларны «Наноматериаллар», «Наноинженерия» «Плазма физикасы», «Нанотехнологияләр һәм наноматериаллар» юнәлешендәге үтә дә катлаулы һәм сәнәгать үсеше өчен кирәк булган өлкәләргә – фән дәрьясына алып керә. Борис Ахун улы белем биргән студентларның күпчелеге сәнәгать тармагында үз урынын тапса, араларында физика, математика, информатика укытучысы булып китүчеләр дә була.
Борис Ахун улы ярты гасыр дәвамында электрон парамагнит резонансы, газларда электр бушану физикасы, плазмохимия, нанотехнология, газ лазерлары, нефть эшкәртү белән бәйле фәнни тикшеренү эшләре алып бара. Моңа талантлы студентларын җәлеп итә, шәкертләре арасында 7 доктор, 20 фән кандидаты бар, бүгенге көндә аның тагын 4 аспиранты кандидатлык, икесе докторлык диссертациясе язу өстендә эшли. Галим хәер-фатихасы белән фән юлыннан киткән студентлары арасында эшчәнлекләрен үзләре белем алган югары уку йортында, ТР Фәннәр академиясендә, КФУда, төзелеш-архитектура университетында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы югары уку йортларында кафедра мөдире, әйдәп баручы белгеч-педагог, академик-сәркатип буларак дәвам иттерүчеләр бар. Өлкәннәргә алмашка яшьләрнең килүе, кайчандыр ул башлаган эшне киләчәктә дәвам иттерүче, үзе мөдирлек иткән кафедраны җитәкләргә әзерлекле шәкертләре булу да галимнең эзлекле, тотрыклы эшчәнлек алып баруын күрсәтә.
Күп еллардан бирле Борис Тимеркәев Казан дәүләт энергетика һәм Казан федераль университетында дәүләт аттестация комиссиясе рәисе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы физика укытучыларының фәнни-методик берләшмәсе җитәкчесе, физика буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасын үткәрү буенча жюри һәм БДИ буенча республика комиссиясе рәисе вазифасын башкарып килә. Мәктәпләрдә физика, математика, информатика фәннәренең ничек укытылуын да, абитуриентларның ни дәрәҗә әзерлекле булуын да яхшы белә ул. Олуг галимнең бу темаларга язган мәкаләләре белән матбугат аша да танышырга мөмкин. «Мәгариф» журналы редколлегия әгъзасы буларак, безнең басма аркылы галим җиткерергә теләгән фикер-тәкъдимнәрне педагогларыбыз көтеп ала.
Казанны таныткан галим
Борис Тимеркәев тарафыннан, Татарстанда беренче буларак, «Газларда электр бушану физикасы» дигән яңа фәнни мәктәпкә һәм «Газларда электр бушану плазмасы генераторлары» дигән фәнни юнәлешкә нигез салынды һәм актив үсеш алды. Фән өлкәсендә яңа юнәлеш ачып, бу юнәлештә дөньякүләм танылган хезмәтләр язган, дистәләгән фән кандидатлары һәм докторлар әзерләгән галимнәр төркеме фән мәктәбе исеме белән аталып йөртелүен әйтергә кирәк. Казан авиация институтындагы шундый ике мәктәпнең берсе Борис Тимеркәев исеме белән бәйле.
Соңгы 10 ел эчендә галим үз шәкертләре белән берлектә 150 фәнни мәкалә бастырган, аның шәкертләре тарафыннан 7 кандидатлык һәм 1 докторлык диссертациясе якланган. Борис Ахун улы оештырган «Газоразрядная плазма и синтез наноструктур» исемендәге халыкара конференция бөтендөнья галимнәре арасында зур абруй казанды. Галимнәр быел бу конференция кысаларында инде алтынчы тапкыр җыйналачаклар. Халыкара конференция даими рәвештә Борис Тимеркәев рәислегендә уза.
XXI гасырда физика фәне буенча өч Нобель премиясе лауреаты нанотехнологияләр өлкәсендә билгеләнде. Галимнәр моңа кадәр беркем дә ишетеп белмәгән, күрмәгән нәни кисәкчекләр ачтылар. Углерод атомнарыннан торган нәни көпшәчекләр, 60 углерод атомының сфера рәвешендәге молекулалары (фуллереннар) һәм углерод атомнарының яссылыкта тезелешеп урнашу рәвеше (графеннар) физика һәм химия фәннәре үсешенә зур этәргеч ясады. Җитмәсә, графеннарны уйлап табучы галимнәр 90 нчы елларда Англиягә күчеп киткән Россия галимнәре иде. ВРУБКА: Борис Тимеркәев тә – бу өлкәдә зур дәрәҗә казанган галим. Ул үзенең шәкертләре белән барлык төрле наноматериалларны да плазма ярдәмендә үстерүгә ирешә. Алай гына да түгел, хәзер дөнья галимнәренә ул булдырган кремний нәни көпшәчекләре, германий нәни көпшәчекләре билгеле. Боларына өстәп, плазма ярдәмендә нәни алмазлар үстерү, нәни кремний карбиды булдыру технологияләрен уйлап табучы да әле ул. Юбилярның хезмәтләре әледән-әле абруйлы фәнни журналларда басылып килә.
Гаилә физиклары
Борис Тимеркәевнең гаилә хәленә килгәндә, хатыны Гашия ханым белән алар күптән түгел алтын туйларын уздырдылар. Олы кызлары Диана әнисе кебек табиб һөнәрен сайлаган һәм бүгенге көндә әйдәп баручы табиб булып эшли. Физика юнәлешен сайлаган кечкенә кызлары Диләрә Казан дәүләт университетында бакалавр, Франциянең Ле-Ман шәһәрендә югары уку йортында магистр дәрәҗәсе ала. Франциянен атом энергиясе институтында аспирантурада укып, PhD дәрәҗәсенә дә (Европада ул физика философиясе докторы дәрәҗәсе. – Ред.) ирешкән. Өч оныгының олысы аспирантурада, уртанчысы механика-математика бүлегенең өченче курсында һәм кечкенәсе башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфында укый.
Автор фотолары
Комментарийлар