Тип, йөрәгем!
Диләрә Шиһапова, табиб-кардиолог
Балагызның йөрәге еш-еш тибә икән, «куяным» дип уенга борырга ашыкмагыз. Бу халәт баланың йөрәк-кан тамырлары системасында җитди тайпылышлар турында искәртергә мөмкин. Медицина телендә аны тахикардия диләр.
Нәрсә ул тахикардия?
Тахикардия ‒ йөрәк ритмының бозылуы. Әлеге диагноз кешенең йөрәге гадәттәгедән күпкә ешрак тибә дигәнне аңлата.
Балаларның йөрәк тибеше олыларныкыннан аерыла. Яшенә карап, тыныч вакытында сабыйның йөрәк тибеше 100–120 гә кадәр җитәргә мөмкин. Физик авырлык тойганда яки дулкынланганда, бу күрсәткеч тагын да югары була. Әгәр баланың йөрәк тибеше гадәти, тыныч вакытында нормадан 25–30 процентка югары икән, озакка сузмыйча, табибка күренергә кирәк.
Ничек белергә?
Баланың йөрәк тибеше ешаюы тахикардияме, түгелме икәнлеген тәгаен белү өчен ышанычлы тикшерү ысулы ул – электрокардиограмма. Әмма кайбер очракларда бу диагнозны кечкенә пациентның халәтенә карап та чамаларга мөмкин. Мисалга, баланың йөзе ак яки, киресенчә, кызыл булса, салкын тир бәреп чыкса, сулышы кысылса, боларга өстәп, ул баш әйләнүенә зарланса, сәбәпсез борчылса, сабыйның йөрәгендә җитди тайпылышлар булуы ихтимал. Кечкенә балаларда катып калу, йокымсырап йөрү, ризыктан баш тарту да әлеге авыруның билгеләре турында сөйләргә мөмкин.
Тахикардия диагнозына шик туса, сабыйга иң элек электрокардиограмма үткәрәләр, холтер тикшерүе уздыралар. Соңгысы – махсус аппарат ярдәмендә йөрәк эшчәнлеген тәүлек буена күзәтү, йөрәк тибешендә тайпылышларны ачыклау өчен дә кулланыла торган ысул. Икенче эш итеп, кан анализын алып, организмдагы үзгәрешләрне ачыклыйлар. Анемия, калкансыман биз һәм бөер өстендә тайпылышлар булганда да йөрәк тибеше нормадан артырга мөмкин.
Алдан кисәтеп буламы?
Әгәр тахикардияне озак вакыт дәваламасаң, ул тромб, йөрәк җитешсезлеге, хроник гипоксия, аңны югалту һәм башка җитди авыруларга китерергә мөмкин. Шуңа да тахикардияне вакытында танып алу, тикшеренү, дәвалау бик мөһим.
Әти-әниләргә киңәшләр:
‒ баланың йөрәк-кан тамырлары системасында аз гына үзгәрешләр яки электрокардиограммада тайпылышлар булса, сабыйда югарыда санап үтелгән билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән, табиб-кардиологка мөрәҗәгать итү;
‒ балага салкын тисә яки ул башка авыруга дучар булса, аны вакытында дәвалау, азуына ирек куймау;
‒ дөрес туклану – бала рационында югары калорияле ризыклар, энергетик, газлы эчемлекләрне чикләү;
‒ организмга авырлык китермәү, чамадан тыш физик активлыкны киметү;
‒ җитәрлек дәрәҗәдә йокыны тәэмин итү;
‒ табиб белән киңәшләшеп, составында калий һәм магний булган витаминнар эчү кирәк.
Тыюлар бармы?
Әгәр бала йөрәгенең еш тибүе гомуми халәтенә йогынты ясамый икән, аны нәрсәдән дә булса чикләргә кирәкми. Ләкин анамнезда 150–160 тан да (яңа туган сабыйлар өчен 200) артык йөрәк тибеше күзәтелсә, сабыйны махсус учётка куеп, йөрәген даими рәвештә тикшереп торачаклар. Мондый организмны бөтен төрле авырлыктан сакларга киңәш ителә.
«ГМ»-БЕЛЕШМӘ
Тахикардия – авыру түгел, ә авыруның билгесе. Пациентларның 1/3 е медицина тикшеренүендә генә йөрәк тибешенең нормадан артып китүен ачыклый, аңа кадәр үзендә тахикардия булуын белми дә. Аерым очракларда тахикардия башка органнарда тайпылыш барлыгын кисәтә. Мисал өчен, калкансыман бизнең дөрес эшләмәве дә йөрәк тибешен ешайтырга мөмкин.
«ГМ»-КИҢӘШ
Баланың йөрәк тибешен өй шартларында да контрольдә тотарга мөмкин. Моның өчен кәгазь битенә тәүлекнең төрле вакытында йөрәк тибеше күрсәткечләрен теркәп барырга кирәк. Сабыйның тыныч халәттә булуы мөһим: йоклаганда, рәсем ясаганда, тыныч кына утырып торганда янына килеп ике бармагыгызны кулындагы нур артериясенә куегыз һәм бер минут дәвамында йөрәк тибешен санагыз. Яшенә туры килгән күрсәткечтән артып китә икән, табибка күренергә кирәк.
Балаларда тахикардия күрсәткече
| Баланың яше | Уртача күрсәткеч |
| 1 айга кадәр | 140–160 |
| 1–12 айда | 120–130 |
| 1–2 яшь | 120–125 |
| 2–4 яшь | 115 |
| 4–5 яшь | 105–100 |
| 6 яшь | 90–95 |
| 7 яшь | 85–95 |
| 8–9 яшь | 80–85 |
| 10–11 яшь | 75–80 |
| 12–14 яшь | 70–80 |
| 15 яшьтән соң | 65–70 |





Комментарийлар