Төнге Сабантуй
Россия халыкларының милли традицияләре циклын дәвам итеп, без керәшен халкында сакланган иң матур бәйрәмнәрнең берсенә якынлаштык. Июль ае керде, димәк, зарыгып көтелгән Питрау бәйрәме дә килеп җитәчәк. Шуның белән Татарстан Республикасында традицион халык бәйрәмнәренең җәйге циклы тәмам булачак. Быел Питрау 13 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уза.
Бу бәйрәм турында бер дә ишетмәгән кешеләр өчен әлеге язма кызыклы булыр дип, Питрауның тарихына күз салыйк. Традицион рәвештә Питрау христиан динендә изгеләрдән саналган Пётр һәм Павелны искә алу көнен билгеләп үтә торган бәйрәм булган. Икенче яктан, ул табигатьтә җәйнең көзгә авышуын белдергән. Хәзер дә әлеге бәйрәм көн озынлыгы унҗиде сәгатькә якынлашкан яки шуннан кими башлаган чорга туры китерелә. Аның үзәгендә Сабантуй уеннары белән бергә, Питрауның үзенә генә хас күренешләр өстенлек итә. Мәсәлән, яшьләр хәзер дә, борынгы бабалары кебек, төн караңгысында учак ягып, ут аша сикерү кебек, төрле уеннар оештыралар.
Совет чорында ул бәйрәм – искелек калдыгы, дигән караштан чыгып үткәрелми башлаган иде. 1999 елдан Татарстан Президенты фәрманы нигезендә бөтен халык бәйрәме буларак оештырыла башлады. Шуннан бирле ул һәр елны Мамадыш районында бәйрәм ителә. Әлеге үзенчәлекле чарага республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә бик күп кунаклар җыела. Алар күпмилләтле республикабызда төрле халыкларның традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары саклануын күреп соклануларын белдерәләр.
Питрауны кайвакыт «Төнге Сабантуй» дип тә атыйлар, чөнки аны бәйрәм итү көннең икенче яртысында башлана һәм төн уртасында гына тәмамлана. Аны шулай ук «Мәхәббәт бәйрәме» дип кабул итүчеләр дә бар. Анысы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеген белдерә. Биредә оештырылган «Мәхәббәт аланы» бик зур активлык күрсәтә. Аның хуҗабикәсе – яучы «карчык» ялгызларны табыштыру, таныштыру, кавыштыру белән шөгыльләнә. Ләкин ул борынгыдагыча түгел, ә заманча оештырыла. Яшь егетләр һәм кызлар яучы кулына үзләренә яр булачак егет яисә кызда күрергә хыялланган сыйфатлар теркәлгән «теләк кәгазе» тапшырып калдыралар. Яучы, шул хатларга карап, бер-берсенә туры килгән парларны таныштыра башлый. Бу – үткән заманнан алып бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән керәшен йолаларының иң борынгыларыннан берсе санала.
Гомумән алганда, Питрау бәйрәме һәркемгә билгеле Сабантуйга охшаган. Монда шулай ук милли көрәш үтә. Аеруча көчлеләр үзләрен гер күтәрү һәм аркан тартуда сынап карыйлар. Җитез һәм чыдам кешеләр өчен дә уннарча шөгыль табыла. Арада аеруча тәвәккәл яшьләр биек баганага үрмәли. Бәйрәмдә башка халыкларның уеннары да уйнала.
Кул эшләре осталары кунакларга үз товарларын тәкъдим итә. Һөнәрчеләрнең киштәләре янында кызыксынучан балаларны күпләп күрергә була. Алар кабат-кабат шулар янына кире кайтып, әйберләргә озак-озак гаҗәпләнеп һәм сокланып карап торалар. Бәйрәмдә милли керәшен ризыкларын да авыз итәргә мөмкин. Кунакларны мичтән яңа гына пешеп чыккан коймак һәм бәлешләр белән сыйлаячаклар.
Питрауның иң кызыклы мизгелләреннән берсе – ат чабышлары. Халык әлеге тамашаны аеруча шатланып күзәтә. Трибуналарда утыручы кунаклар шундый авазлар чыгаралар ки, әллә һәрберсе үз атына теләктәшлек күрсәтәме, дип уйларсың. Аларның дулкынлануы чабышкыларга да тәэсир итә: тояклары астыннан очкыннар чәчри. Ул галәмәт тамашаны күзәтер өчен, һәр елны илнең бик ерак төбәкләреннән – Урал һәм Себер якларыннан киләләр.
«Керәшен чибәре» дип аталган матурлык бәйгесе дә – бәйрәмнең бер җете бизәге. Ел саен бер гүзәлгә «Керәшен чибәре» титулы бирелә. Быел ул статусны кем яулар икән? Моны Питрау бәйрәмендә генә ачыкларга мөмкин булачак.
Гадәттә, Питрауга татар һәм рус эстрадасының күренекле вәкилләре чакырыла. Алар җырлый, ә кунаклар өчен зур дискотека уздырыла. Бу бәйрәмдә мин күп тапкырлар булдым, әмма һәрвакыт, беренче тапкырдагы кебек, гаҗәпләнеп күзәтәм. Анда тойган җылылык хисе, тылсым көче бер Питраудан икенчесенә кадәр күңелне иркәләп тора.
Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА
Гөлсинә Зәкиева тәрҗемәсе
Фәния Лотфуллина фотолары
Комментарийлар