Туган җир җырчысы
(Шагыйрь, эзтабар язучы Самат Шакирның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә) Алия САДРИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: Самат Шакир музеендагы экспонатларны кулланып, эзтабар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү.
Бурычлар: аның әсәрләре аша балалар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.
Җиһазлау: язучының портреты, китаплары күргәзмәсе, шагыйрь иҗаты буенча укучылар тарафыннан ясалган рәсем күргәзмәсе, интерактив такта, презентация, видеоязма, С. Шакир музеенда булган экспонатлар.
Кичә барышы
Самат Шакир турында видеоязма барышында укучылар залга урнаша. Кунакларны каршы алу. Россия һәм Татарстан гимннарын башкару.
– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар!
Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле Кала тау һавасын сулап үскән шагыйрь, эзтабар язучы Самат абый Шакирны искә алу кичәсенә җыелдык. Чөнки холкы белән – укытучы, чынбарлыкта әдәби хезмәткәр, эчке дөньясы белән – шагыйрь, максаты белән – бар гомерен хәрби-патриотик темага багышлаган публицист Самат Шакирның тууына 100 ел!
1 нче алып баручы укучы. Самат Фәтхерахман улы Шакиров 1924 елның 15 апрелендә Күәм авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бик кечкенәдән әтисеннән ятим калып (әтисе репрессия корбаны), әнисе һәм укытучы Нәкыйп абыйсында тәрбия ала.
2 нче алып баручы. Мәктәптә укыган чагында Шамил Сәмитов оештырган әдәбият түгәрәгенә теләп йөри, «Яшь көчләр» исемле кулъязма журналда шигырьләрен, мәкаләләрен чыгара. Журналның редакторы да, рәссамы да Самат абый була. 1938 елгы әлеге журнал музейда кадерле экспонат булып саклана. Шагыйрь укыган мәктәбен һәрвакыт сагынып искә ала. (13 яшьлек булачак шагыйрьнең үз кулы белән язган шигырьләре слайдта күрсәтелә.)
1 нче укучы «Мәктәбем» шигырен укый.
1 нче алып баручы.1943–1945 елларда Совет армиясенә алына. Сугышның дәһшәтле җилләре Самат Шакирның киң җилкәләренә дә кагылып үтә. Ул 1943–1944 елларда Сталинград янында хезмәт иткәндә, сугыш гарасатларын күрә, үлем белән күзгә-күз очраша. Аның иҗатында сугыш темасы зур урын алып тора. 1962 елны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгәч, профессиональ язучы булып иҗат эшенә чума. Ул – дистәдән артык шигырь китабы авторы.
2 нче алып баручы. Проза өлкәсендә аеруча активлык күрсәтә, бигрәк тә журналистикада абруй казана. Сугыш булган урыннарга бара, архивларда эзләнә, каһарман сугышчыларның гаиләләре белән, исән калган полкташлары, командирлары белән очраша һәм, фактларга таянып, әсәрләр яза. 28 панфиловчының полк комиссары Әхмәтҗан Мөхәммәтҗанов турында язылган «Полк комиссары» очерк-язмалары – шундый эзләнүләрнең берсе. «Үлемсезләр» (1964) дигән китабында урын алган әлеге очерклары панфиловчыларның исемен тарих битләренә мәңгегә теркәп калдырды. (Сталинград сугышының атаклы «Павлов йорты» каһарманнары турында Самат аганың җитмешенче еллардагы язмалары слайдта.)
1 нче алып баручы. Самат Шакир Дахау концлагеренда Муса Җәлил батырлыгын кабатлаган көрәшче-шагыйрь, подполковник Мөҗәй Хәйретдинов (Мөҗәһит Хәйретдинов) турында бик кыйммәтле материаллар эзләп таба. Матбугатта мәкаләләр бастыра, «Үлемнән көчлерәк» исемле документаль әсәр яза. Күп тырышлык кую нәтиҗәсендә, Хәйретдин Мөҗәйнең фронттагы язган әсәрләрен туплап, «Сугыш язмалары» дигән китап чыгара. Әлеге китап рус, башкорт, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән.
2 нче укучы Мөҗәй Хәйретдиновка багышланган шигырь укый.
2 нче алып баручы. «Батырларга дан җырлау, мәдхия уку аның кыйбласы булды. Андый ару-талуны белмәс, эзләнүчән язучы тәгаен йөз елга бер генә киләдер. Самат Шакир чын мәгънәсендә милләт, татар язучысы иде», – дип искә ала Кави Латыйп үзенең «Эзтабар язучы» дигән мәкаләсендә («Ватаным Татарстан» газетасы, 16 апрель, 1999 ел).
1 нче алып баручы. Кече җирдә барган рәхимсез сугышның кискен мизгелендә Матросов батырлыгын кабатлаган Сәләхетдин Вәлиуллин исемен танытуга да Самат ага зур өлеш кертә. (Укучылар башкаруында «Һаман көтә», «Ах, ул көннәр» шигырен, «Яраннар чәчәк аткан» җырын тыңлау.)
2 нче алып баручы. «Самат Шакирның туган ил, туган авылга бәйле лирикасы җылы хис уята, аларга шатлык нурлары бөркелгән, шаянлык сизелә. Самат – авылда туып үскән егет, шуңа күрә аның бу патриотик хисләре авыл белән, аның бай табигате белән бәйле», – дип яза әдәбият галиме Гази Кашшаф. Шагыйрь үзе күргән, үзе тотып караган, аяк баскан сукмаклардан рухлана. Димәк, аның илһамчысы – туган авылы, ямьле Ашыт буйлары.
3 нче укучы «Туган якта» шигырен укый. Калган укучылар башка шигырьләрен башкара.
1 нче алып баручы. Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучыга 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ә 80 еллык юбилее уңаеннан 2 китабы басылды: «Төнбоеклы күл буенда» – шигырьләр җыентыгы һәм библиографик китап.
2 нче алып баручы. Самат Шакир авылыбызның чын патриоты иде һәм бу аның иҗатында да чагылыш тапты.
1 нче алып баручы. Күәм урта мәктәбендә Самат Шакирның музее оешканга да ике дистә вакыт үтте. Материаллар туплап, эскизларын сызып, музейны оештыручы, биология укытучысы Фәргать Гарифҗан улы Фәизов. Быел аның юбилеена бүләк булып, музей җитәкчебез Алия апа Садриева тырышлыгы белән мәктәп музее статусы алынды. Анда тәрбия сәгатьләре оештырабыз. Музейда Самат Шакирның иҗатына багышланган стендлар, аның китаплары, кулъязмалары, газета төпләнмәләре, медаль һәм грамоталары, шагыйрьгә бүләк итеп бирелгән 200 дән артык автографлы китаплар һәм шәхси әйберләре саклана. Кызы Зөбәрҗәт апа белән элемтәдә торабыз. Районкүләм Шиһабетдин Мәрҗани конференциясенең бер секциясе Самат ага Шакир иҗатына багышланып, без, Күәм мәктәбе укучылары, актив катнаштык. Самат абыйның иҗатын өйрәнеп, призлы урыннарга да ия булдык.
Дүртенче укучы «Таш һәм кырмыска» шигырен укый.
2 нче алып баручы. Әйе, батырлар җыры – мәңгелек. Без авылдашыбыз Самат Шакир иҗаты аша бик күп каһарманнар турында белдек. Авылдашыбыз Самат абый изге гамәлләре аша үзенең исемен дә мәңгеләштерде.
Кулланылган әдәбият һәм язма чыганаклар:
1. Әдип биографиясенә багышланган шигырь авторы – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Садриев.
2. Әхәт Сафиуллин. «Истә ул, истә!» – «Шәһри Казан», 4 апрель, 2004.
3. Кави Латыйп. «Эзтабар язучы». – «Ватаным Татарстан», 16 апрель, 1999.
4. Котдус Мостафин. «Балачак дустым иде». – «Ватаным Татарстан», 11 декабрь, 1998.
5. Самат Шакир. «Төнбоеклы күл буеда». – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004, 5-33 битләр.
6. Фәргать Фәизов. «Самат Шакир – күренекле якташыбыз». – «Әтнә таңы», 14 апрель, 2004.





Комментарийлар