Туганлык җепләре сагында
Бу якларга юл тоткач, күпләргә таныш, бу матур гаиләгә тукталмый булдыра алмадык. «Ак калфак» оешмасының Лаеш районындагы бүлеге җитәкчесе Гәүһәрия ханымның балалар өчен «Туганнар лагере» оештыруы турындагы хәбәр дә безне аеруча кызыксындырды.
«...Адәм баласы дөньялыкта гүзәл гамәлләр кылып гомер кичерә, өй сала, табигатькә ямь өстәп, агач утырта, үзеннән соң иманлы, итагатьле, тәүфыйклы балалар үстерә ала икән, бу – үзе зур бәхет. Әгәр дә сиңа хәер-догада торучы, якты эзеңне дәвам итүче балаларың, оныкларың кала икән, димәк, нәсел җебе дәвам итә...» Лаеш шәһәрендә гомер кичерүче Гәүһәрия һәм Җәвит Вәлиуллиннар өчен бу сүзләр тормыш девизы дияргә мөмкиндер.
Бу якларга юл тоткач, күпләргә таныш, бу матур гаиләгә тукталмый булдыра алмадык. «Ак калфак» оешмасының Лаеш районындагы бүлеге җитәкчесе Гәүһәрия ханымның балалар өчен «Туганнар лагере» оештыруы турындагы хәбәр дә безне аеруча кызыксындырды. Өй тулы бала-чага, тормыш иптәше хаҗ сәфәрендә булса да, ул безне бик теләп каршы алды.
Туганнар өчен лагерь
Лаешның горурлыгы булган искиткеч матур «Зәйнәп» мәчетеннән ерак түгел генә урнашкан, чәчәкләргә күмелеп утырган бу җылы йортка килеп керүгә үк, безне диварга зур итеп ясап куелган шәҗәрәләр һәм җиде буын әби-бабаларының исемнәре, нәсел тарихын чагылдырган, гаилә фотолары белән бизәлгән искиткеч бай стенд каршы алды. Ә өйдә Гәүһәрия ханым оныклары һәм туганнарының балалары белән мәш килә. Кайберсе, идәнгә утырып, кул эше белән шөгыльләнә, кайберсе бер почмакта сабакларын кабатлый, зурраклары йорттагы вак-төяк эшләргә дә өлгерә. Җыйнак кына, әмма зәвык белән эшләнгән өйгә һәрберсе сыйган.
Гәүһәрия ханымның туганнарының балалары өчен үз йортында җәйге ял оештыруы турында алдан ук ишетеп килгән идек.
– Бүген шундый заман: кайберләребез гомер буе бер казанда кайнап та, туганнар белән дә аралашмыйбыз, ничек туганлыкны, нәселебезне белмибез, дөнья куабыз. Өченче-дүртенче буын туганнарда бер кан – бабайларыбыз каны килгәнен аңламыйбыз, хәтерләмибез дә. Ә хәтер һәрберебездә яхшы сакланырга тиеш. Кешедә хәтер бетсә, үткәннәр җуела. Үткәне булмаганның киләчәге юк. Балаларыбыз, оныкларыбыз, туганнар, авылдашлар үзләренең кем икәнен, нинди нәселдән икәнен белеп яшәүләре кирәк. Бу лагерьны да нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып оештырдым. Аллаһка шөкер, берсе дә каршы килмәде. Хәзер менә җәй буе шушы сабыйлар белән рәхәтләнеп мәш киләм, – ди ул үзе.
Гәүһәрия ханым үзе бер кыз, бер малай тәрбияләп үстергән. Барысы да дин юлында, үзләре кебек үк иманлы кешеләрне табып, гаилә корганнар. Бүгенге көндә улы 8 бала тәрбияләп үстерсә, кызы ике онык алып кайтып сөендергән. Җәйге ялга оныкларыннан тыш туганнарының да төрле яшьтәге балалары җыелган. Кечкенәдән Коръән аятьләре укыган, җиде буын әби-бабасының исемнәрен яттан белгән, яулык бөркәнгән кыз һәм малайларны күреп, күзләр куана. Болар барысы да Гәүһәрия ханым һәм Җәвит әфәнденең уртак тырышлыгы, гаиләнең нигезе нык һәм иманга корылган булуы турында сөйли.
Үз балалары булса да, һәр лагерьдагы кебек биредә дә аерым режим төзелгән. Берәү дә өйләгә кадәр йоклап иркәләнеп ятмый, дөньясын онытып телефон тотып утыручы баланы да күрмәдем. Бар да таң белән иртәнге намазга сикереп торалар, якындагы мәчеткә йөгерәләр. Аннары иртәнге аш, өй җыештыру, яшелчәләргә су сибү, чүп утау, чебиләр карау кебек каралты-кура тирәсендәге вак-төяк эшләр, шулай ук су коену, кызыклы урыннарга бару шикелле төрле шөгыльләр дә каралган. Шул ук вакытта сабакларын өйрәнергә дә онытмыйлар. Гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Гәүһәрия ханым, дин нигезләрен дә кертеп, нәсел тарихын өйрәнү буенча махсус программа төзегән. Бер дога өйрәнгән саен, акчалата бүләк тә каралган әле. Балаларның үзләренең дә кызыксынулары көчле, иң мөһиме кечкенәдән бер-берсен белеп, аралашып, туган җанлы булып үсәләр.
Тормыш юлдашымны төштә күрдем
– Яшь чагымда булачак тормыш иптәшемне төштә күрдем, – ди Гәүһәрия ханым. Һәм аны юлында очраткач, ике дә уйламый кияүгә чыгарга ризалык бирә һәм бүгенгә кадәр үкенми. Имәнкискә мәктәбенә эшкә килгәч танышалар алар. Бу турыда артык җәелеп сөйләргә теләмиләр дә. Бәхет тынычлыкны ярата, диләр бит. Гомер итүләре дә шулай, тыныч һәм җай гына барган кебек.
– Бер-беребезгә алай күтәрелеп авыр сүз дә әйткән булмады. Ирем – бик тыныч кеше. Мин бераз кызуланып киткәндә дә дәшми кала, аннары җилкәмнән сыпырып: «Тынычландыңмы?» – дип куя. Сораганнарым, теләкләрем кабул булды, матур яшәдек, Аллаһка шөкер, – дип сөйли Гәүһәрия ханым.
Үзе хезмәт юлын, физик тәрбия укытучысы булып башласа да, 14 ел эшләгәч, яңадан әзерлек үтеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерә. Бу юлдан китүе дә юкка гына түгел. Шушы 14 ел эшләү дәверендә мәктәптә узган бөтен чараларны үткәрүдә, балаларны әзерләүдә беренчеләрдән булып катнаша ул. Бервакыт аның Нәүрүз бәйрәмен алып баруын Мәгариф министрлыгыннан килгән кунаклар да тыңлап тора һәм арадан берсе мәктәп директорына: «Сезнең татар теле укытучыгыз бик көчле икән», – дигән фикерен җиткерә. Директор аның физкультура укытучысы булуын әйткәч, Гәүһәрия ханымны укытучылар бүлмәсенә чакырып, татар теле һәм әдәбияты курсларына барып укып кайтырга үгетлиләр.
Бүгенге көндә гомере буе агроном булып эшләгән тормыш иптәше Җәвит абый белән икесе дә лаеклы ялда. Берничә оя бал кортлары асрап көн күрәләр. Без килгәндә, Гәүһәрия апаның умарталыкларыннан кайтып кергән генә чагы иде. Көннең беренче яртысында, тиешенчә игътибар бирмәсәң, кортлар аерып чыгып китәргә дә мөмкин. Ире Җәвит абый бүгенге көндә гомер буе хыялланган хаҗ сәфәрендә. Шуңа да бал кортлары әлегә орчык кебек бер ханым җилкәсендә.
– Әтинең мине умартачы итәсе килгән иде. Бабам да, ул да гомер буе бал кортлары асрадык. Әти янында кайнашып, бу эшнең тәртибен, җаен белеп үстем. Шулай да мөгаллим буласым килде, югары белем алырга күңелем тартылды. Инде менә соңрак булса да, әтиемнең хыялы чынга ашты, – ди ул.
Әти-әнисе, яшьлек елларында бәхет эзләп, Караганда шәһәренә китәләр, әмма бәхетне янәдән туган җиргә кайтып кына тапкан алар, 45 ел районда алдынгы умартачылар булалар.
– Әти-әнием миңа кечкенәдән ислам нигезләрен сеңдереп үстерде. Безнең авылда элек-электән дини кешеләр яшәде, Совет чорында да бездә дин тоту бетмәде. Качып булса да уразасын да тоттык, намазын да укыдык. Институтта укыганда, бүлмәдәш кызларга сиздерми генә ураза тотканнарны хәтерлим әле. Киемнәребез кешедән аерылып тормаса да, яулыклар ябынып йөрмәсәк тә, диннән читләшмәдек. Ураза тотканны да, намаз укыганны да беркем белми иде. Хәтта укыганда Яльчикта практика узган чакта да рөхсәт бирмәүләренә карамастан, берүзем урман аша чыгып, электричкага утырып Корбан бәйрәменә өйгә кайтып киттем. Чөнки безне шундый бәйрәмнәрдә төп йортка җыелышырга өйрәтеп үстерделәр. Иртәнге намазга барган бабайларның тәкбир әйткәнен тыңламый калу мөмкин дә түгел кебек иде. Шушы тәрбия безнең канга сеңгән, – дип сөйли Гәүһәрия ханым.
Буыннар чылбыры
Гәүһәрия ханымны күпләр каләм остасы – шигырьләр, хикәяләр, очерклар язучы буларак та белә. Аның шигырьләренә язылган җырларны танылган җырчылар башкара. Гадәттә танылган композитор Альфред Якшәмбәтов белән эшлиләр. «Тууым да кеше төсле генә булмаган, язу сәләте дә шуннандыр», – дип көлә ул. Әнисе Казанга бәрәңге сатарга килгәч, тулгагы башланып, нәкъ менә Г.Тукай урамында дөньяга килә Гәүһәрия ханым.
Кулымда аның «Балачагым сукмакларын урап кайтасым килә», «Әнкәйләр күңеле», «Кече Елга тарихы», «Буыннар чылбыры» китаплары. Соңгысы туган авылы Кече Елгада «Җиде буын нәсел җепләре» дигән кичә үткәргәннән соң язылган. Ике тапкыр уздыра ул туган авылында мондый җылы очрашуларны.
– Кичәдә 400 ләп кеше иде. Бер күрмәгән, бер белмәгән туганнарыбызны күрергә насыйп булды. Узган көнне төнлә шалтыратып табылган туганнарым да, ерак районнан булуга карамастан, икенче көнгә кайтып җиттеләр. Бу чарада җиде бабабызның да исемнәрен атап, авылыбызның мулласы Коръән укыды, – дип искә ала Гәүһәрия ханым.
Эзләнә-эзләнә, әтисе һәм әнисе ягыннан җиде бабасының исемнәрен табарга насыйп булган.
– Нәсел тарихы ул – буыннар арасындагы бәйләнешне саклый торган зур хәзинә. Шушы шәҗәрәне төзегәндә, мин әби-бабаларымның исемнәрен генә белеп калмадым, аларның тормышларын, хәтта нинди авырудан вафат булуларына кадәр ачыклый алдым. Киләчәктә без кайбер чирләрнең нәселдән килүен дә белә алабыз. Җиде буын бабаңның исемен бел дигән гыйбарә юкка гына әйтелмәгән. Галимнәр тарафыннан да генетик хәтернең җиде буынга кадәр саклануы расланды.
Еллар бер-бер артлы уза тора. Күпләребезнең нигез ташлары урынына нигез туфраклары гына кала, ә кайберләренең каралтыларын әрем, кычыткан басып бетергән. Ә күңел олыгайган саен шушы нигезгә, туган туфракка тарта, каз-үрдәкләр белән бергә су коенган күлләргә, балачак сукмакларына алып кайта. Безне Аллаһы Тәгалә сынар өчен җибәргән бу дөньяга. Шуңа да әби-бабайларыбызның үткәненә, тарихка, тарих битләренә борылып карый белсәк, без күп кенә хаталардан арынырбыз һәм сабыррак булсак, тормышта кисәк килеп чыккан киртәләрне дә җиңелрәк җиңәрбез. Безне якты дөньяга китергән, безгә кыйбла күрсәткән шушы әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга, кем булуыбызга карамастан, барыбыз да бурычлы. Шуңа да аларның якты истәлекләрен саклап, барыбыз да хәер-догада булырга тиешбез, – дип дәвам итә ул сүзләрен.
Гәүһәрия ханымның сүзләре ирексездән күңел түренә үтеп кереп уйланырга мәҗбүр итә. Сүздә генә түгел, шәҗәрәсен дә төзегән, әби-бабаларына багышлап китабын да чыгарган, шулай ук туган нигезендә Кече Елгада бабалары кулланган җиһазлар, эш кораллары – 200 гә якын экспонат белән туган нигезендә музей ачып куя. Биредә 1830 елга караган тегермәннәр, өстәл җәймәләре – бар да сакланган.
– Бабамның язмалары, китаплары, календарьлары безгә зур ядкяр булып-буыннан буынга, гасырдан-гасырга күчеп барырга тиеш. Авылдашларымның туганнары ничәнче елда үлгән, 1958 елдан ук көн дә һава торышына хәтле күзәтеп язып барган истәлекләре һәм инде чабып эшләп йөргән бабам Баһаутдин үзенең үләсе көненә хәтле алдан теркәп калдырган. Шушы истәлекләрне җыеп терки алуым – үзе бер шатлык, – ди ул.
Шулай ук бишенче буын бабасы Ишморза турында да бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләп шаккатырды. Морзалар гадәттә, үзләренә аерым хуҗалык сыман, гади халыктан өстен торганнар, патшалар белән турыдан-туры элемтәгә кереп, үзләренең салымнарын үзләре илтеп тапшырганнар. Заманында алар, гомумән, дәүләтнең бер терәге булганнар дияргә дә мөмкин. Ишморзаның да бик зур җир биләмәләре булып шунда игә-чәчә, уңышын чит шәһәрләргә илтеп сәүдә иткән. Бер сәфәреннән бакчасына помидор белән кәбестә алып кайтып утырта ул. Күрше-тирә авыл халкы, аның биек коймаларына менеп: «Ишморза рус ризыгы ашый», – дип сөйләнәләр. Умарта кортларын да авылга иң беренчеләрдән булып нәкъ менә Ишморза бабалары алып кайтып үрчетеп җибәрә.
Ерак дәверләрдәге бабаларын берничә тапкыр төшендә күрүен дә әйтеп үтте Гәүһәрия ханым, мөгаен, үз исемнәренең мәңгеләштерелүенә, буыннар чылбырының өзелми саклавына сөенеп ятуларыдыр. Язмамны да аның сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
– Бүгенге көндә Лаеш шәһәре тарихын язарга алындым. Әлегә материаллар туплыйм, архивларда эшлим. Бу – бик зур хезмәт. Бүген мин җиде буын бабамны белә алганга Аллаһыма бик рәхмәтле. Ә минем оныкларым тугыз буын бабаларын белә дигән сүз. Безнең тамыр, безнең буын тарихка кереп калыр. Ә тарих ул үлми, бер вакытта да югалмый!
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Комментарийлар