Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай – һәркемнең замандашы

Әгәр бүген Тукай Казан урамнары буйлап атлап килсә, без аны таныр идекме? Әллә ул гадәти киенгән, үткен карашлы, шаян сүзле яшь егет булып кына үтеп китәр идеме? Без аны һаман да һәйкәлләрдәге кебек җитди, кулына китап тоткан шагыйрь итеп күз алдына китерергә күнеккән. Әмма «Казанга Тукай кайткан» спектаклен иҗат итүчеләр аны бөтенләй башкача күрә: тере, көлә белгән, икеләнгән, яраткан, әрнегән, бәхәсләшкән, әмма барыбер милләт өчен янып яшәгән шәхес... Спектакльнең драматургы Резеда Зәйниева һәм сәхнәдә Тукай образын тудырган Эмиль Талипов фикерләре аша бөек шагыйрьне яңадан ачарга тырышып карыйк.

Тукайны яңача ачарга теләдек

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Резеда Гобәева өчен «Казанга Тукай кайткан» спектакле – гадәти иҗади проект кына түгел. Бу – озак эзләнүләр, тарихи чыганаклар белән эшләү, бәхәсләр һәм шәхси ачышлар нәтиҗәсе.

– Идея 2023 елда барлыкка килде, – дип искә ала ул. – Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы безгә гадәти булмаган форматтагы проект әзерләргә тәкъдим итте. Ул вакытта спектакль-концерт форматы киң тарала башлаган чор иде. Тамашачы да мондый яңалыкны бик җылы кабул итә иде.

Ләкин иҗат төркеменең күңелендә бөтенләй башка сорау туа: «Ә без Тукайны бөтенләй башкача ачып карый алмыйбызмы?» Нәкъ шул сорау булачак спектакльнең нигезенә әверелә. Режиссёр Айдар Җаббаров белән эшләү дә спектакльнең язмышын билгели.

– Айдар – яңача фикерли торган режиссёр. Ул һәрвакыт таныш әйбергә көтелмәгән яктан карый белә. Спектакль буенча эшләү 2023 елның кышында башланды. Бу инде уртак дәртнең нәтиҗәсе булды, – ди Резеда ханым. – Әлбәттә, тәнкыйть тә яңгырады. Әмма иҗатта тәнкыйть булмаса, димәк, әсәр битараф калдырган. Ә безнең спектакль кешеләрне бәхәсләштерде, уйландырды.

Нигә нәкъ менә Тукайның Казанга кайткан чоры?

– Тукайның балачагы турында бихисап китаплар язылган, фильмнар төшерелгән. Ә менә Казанга кайткан яшь Тукай турында без әллә ни күп белмибез. Безне нәкъ менә шул чор кызыксындырды, – ди Резеда ханым. – Чөнки Казанга кайткан вакытта ул инде шәхес буларак формалашкан. Бу – аның иҗатының иң көчле чоры. Ул иҗатташлары белән аралаша, милләтнең мәдәни тормышының уртасында кайный.

Шушы еллар татар мәдәниятенең дә күтәрелеш чоры була. Татар театры туа, матбугат үсә, яңа әдәбият барлыкка килә. Яшь язучылар милләтнең киләчәге турында бәхәсләшә.

– Безне иң кызыксындырганы – иҗат кешеләренең шул мохиттә ничек формалашуы иде. Чөнки һәр иҗатчы, нинди генә тарихи шәхес турында язмасын, барыбер үзеннән дә нидер сала. Бәлки, без дә Тукай турында сөйләгәндә, үзебез турында да сөйләгәнбездер.

Тукай Казанга 1907 елда Уральскидан кайта. Нәкъ шул чорда аның иң көчле шигырьләре языла, ул «Әл-ислах», «Яшен», «Ялт-йолт» кебек басмаларда эшли, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галиәсгар Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев кебек иҗат әһелләре белән аралаша. Нибары алты ел эчендә ул татар әдәбиятының йөзе булып өлгерә.

Спектакльне иҗат иткәндә, төркем иң беренче чиратта документларга мөрәҗәгать итә, замандашларының истәлекләрен укый, Галиәсгар Камал язмаларын өйрәнә, Тукай турында язылган романнар белән таныша, төрле авторларның шагыйрьгә карашын чагыштыра.

– Шушы материалларны өйрәнгәннән соң, безнең күз алдыбызда үзебезнең Тукай образы туды, – ди Резеда ханым.

Әлбәттә, бу образ белән килешмәүчеләр дә була. Кемдер: «Тукай мондый булмаган», – ди. Ләкин иҗат төркеме моңа тыныч карый.

– Һәркемнең үз Тукае бар. Без дә аны нәкъ шулай күрдек.

 

Һәйкәл түгел тере кеше

Резеда Гобәева әйтүенчә, спектакльнең төп максаты – Тукайны пьедесталдан төшерү түгел, ә аны кешеләргә якынайту.

– Татарда: «Киеменә карап каршы алалар...» дигән әйтем бар. Башта кайберәүләр спектакльне дә тышкы кыяфәте буенча бәяләде. Әмма спектакль тәмамлангач, инде башкача карый башлыйсың. Без аны битлексез күрсәтергә теләдек. Чөнки хәзер заман башка. Идеаллаштыру чоры артта калды. Без бүген кешене көчле яклары белән дә, яралары белән дә кабул итә беләбез.

Резеда Гобәева сүзләренчә, Тукай белән эшләгәндә, аның өчен иң зур ачышларның берсе шагыйрь иҗатына кеше язмышы аша карау була.

– Мин Тукайны аның әрнүләре аша аңлый башладым. Күңелендәге җәрәхәтләрне тойган саен, иҗаты да минем өчен тирәнәя барды... Мәсәлән, без «Тәфтиләү»не гадәттә Тукай сүзләренә язылган татар халык җыры итеп кенә кабул итәбез. Әмма аның тарихын белгәч, бөтенләй башка дөнья ачыла.

Риваять буенча, Тәфтиләү исемле байның кызы француз егетенә гашыйк була. Егет кыз янына килгәч, кызның әтисе кайтып керә. Курыккан кыз егетне пыяла шкаф эченә яшерә. Әмма әтисе барыбер күреп ала. Егет тәрәзәне ватып кача, шул вакытта каты җәрәхәтләнә, аның каны идәнгә тама. Шушы фаҗигалы вакыйга соңрак җырга нигез булып хезмәт итә. Ә тарихын белгәннән соң, син инде аны бөтенләй башка йөрәк белән тыңлыйсың. Кеше турында да шулай. Аның язмышын белгән саен, иҗатын тирәнрәк аңлый башлыйсың.

Резеда ханым әйтүенчә, спектакльнең иң зур максаты – Тукайны тере кеше итеп күрсәтү.

– Аның да куркулары, икеләнүләре, үз көченә тулысынча ышанып бетмәгән чаклары булган. Әмма, иң мөһиме, ул шул куркуларын җиңә белгән. Үз сүзен әйтергә батырлыгы җиткән. Бу сыйфат – бүгенге иҗат кешесе өчен дә иң кирәкле сыйфатларның берсе. Яшь драматурглар да, режиссёрлар да, артистлар да үз сүзен әйтергә курыкмаска тиеш. 

Кеше бөтенләй чит шәхесне ачып бетерә алмый. Барыбер аның эчендә үзенә аваздаш булган сыйфатларны эзли. Рухи кагылу. Нәкъ шул уртаклык аша син шәхескә якынаясың. Минем өчен Тукай да шулай ачылды, – дип сөйли Резидә ханым.

 

Һәр чорда яңача укыла

Спектакльдә күтәрелгән темалар арасында тел мәсьәләсе, иҗатчы язмышы, ана белән бала мөнәсәбәте, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы үзәк урынны алып тора. Режиссёр фикеренчә, бөек шәхесләр вакыт белән чикләнми, Тукай һәр чорда яңача укыла. Әмма һәрвакыт актуаль булып кала.

– Ул татар милләтенең киләчәген күрә алган. Театрның да милләт өчен никадәр әһәмиятле булуын бик яхшы аңлаган. Әгәр бүген саф, матур татар әдәби телен ишетергә теләсәк, театрга барабыз. Ул – бүген дә татар теленең иң көчле сакчыларының берсе.

Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камаллар зур каршылыклар аша узганнар. Әмма беренче адымнан курыкмаганнар. Һәр яңалык авыр башлана. Әмма нәкъ шул беренче адым милләт тарихын үзгәртә.

Спектакльдән соң күпләр Тукайның үзе белән генә түгел, аның замандашлары – Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм шул чордагы мәдәни мохит белән дә кызыксына башлый. Резеда Зәйниева фикеренчә, спектакльнең төп миссиясе дә нәкъ шул.

– Без Тукай иҗатын иң элек аның шәхесе аша ачарга теләдек. Кеше башта авторның үзен күрә, аның күңелендәге җәрәхәтләрне аңлый. Аннан соң инде әсәрләрен бөтенләй башка күз белән укый башлый. Спектакльдән чыккан кешенең: «Өйгә кайтып Тукайны яңадан укыйсым килде», – дип әйтүе – безнең өчен иң зур бәя. Димәк, спектакль үзенең иң төп максатына ирешкән.

 

Тукай төрле булган…

Төп рольне башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов өчен дә бу спектакль гадәти рольләрнең берсе генә түгел. Ул Тукай образын сәхнәгә чыгару өчен шагыйрьнең биографиясен генә түгел, аның турында замандашлары калдырган истәлекләрне дә кат-кат өйрәнгән.

– Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыганда, Тукайны бераз башкача өйрәттеләр. Ул безгә һәрчак пьедесталда торган бөек шәхес булып кына тәкъдим ителде. Шуңа күрә күпләр аны үзеннән бик ерак итеп кабул итте. Ә минем һәрчак аның кеше буларак нинди булуын беләсем килде.

Артист әйтүенчә, спектакльнең нигезенә нәкъ менә Тукай замандашларының истәлекләре салынган.

– Ул бертөрле генә кеше булмаган. Кайчак бик күп сөйләшкән, кайчак бөтенләй сүзсез йөргән. Кайчак күңел күтәренкелеге белән янып иҗат иткән, ә кайчак төшенкелеккә бирелгән. Һәр кеше кебек үк, ул да борчылган, авырлыклар кичергән.

Фатих Әмирхан истәлекләрендә Тукайның: «Яза да алмыйм. Бүлмәмдә гел кеше. Тынычлык юк. Сәламәтлегем дә какшый...»  – дип зарланган юллары да бар.

Без театрда һәйкәлләр белән түгел, кешеләр белән эшлибез. Безне аның эчке дөньясы кызыксындырды. Нәрсәдән курыккан? Нәрсәгә сөенгән? Нәрсә өчен көрәшкән? Шуңа күрә без Тукайны мөмкин кадәр тамашачыга якынайтырга тырыштык.

Эмиль Талипов өчен спектакльдә иң кадерле күренешләр – Тукайның Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал кебек фикердәшләре белән очрашулары.

– Алар бер-берсен тәнкыйтьләгәннәр, бәхәсләшкәннәр, төрттергәннәр. Әмма бу беркайчан да аларның дуслыкларына комачауламаган. Без бүген кайчак тәнкыйтьне дошманлык итеп кабул итәбез. Ә алар өчен бәхәс – иҗатның табигый өлеше.

Тукай үткен телле дә, шул ук вакытта гаять йомшак күңелле дә булган.

Ул усал сүз дә әйтә белгән, әмма бала кебек ихлас та булып калган. Менә шул күңел сафлыгы – минем өчен иң кадерле сыйфатларның берсе.

Ул чорны Эмиль Талипов татар мәдәниятенең чын Ренессансы дип атый. Тукай янәшәсендә генә дә никадәр шәхес! Камал, Әмирхан, Тинчурин, мөгаллимнәр, журналистлар, наширләр... Алар барысы да милләт өчен хезмәт иткәннәр.

 

Яшьләр белән уртак тел табар иде

Эмиль Талипов фикеренчә, Тукай үз чоры өчен гаять заманча кеше булган.

 

– Мин аны бүгенге яшьләрдән аерылып торыр иде дип уйламыйм. Киресенчә, ул алар белән уртак тел табар иде. Ул рус һәм Европа әдәбияты белән кызыксынган. Яңа мәдәни агымнарны күзәткән. Киенү рәвешендә дә заман белән бергә атларга омтылган. Бүген «эпатаж» дип йөртелгән күренешләр дә аңа чит булмаган. Тукай үткәнне генә сагынып яшәүче кеше түгел. Ул һәр чорның үз кануннары булуын аңлаган. Үткән һәр көн тарихка әйләнә. Тормыш яңарып тора.

Ул дан өчен иҗат итмәгән, премия өчен дә язмаган. Иҗат аның яшәү рәвеше булган. Без аны мескен итеп күрсәтмибез. Әмма ул да – адәм баласы, бәлки, аның иң зур хыялы да гади бәхетле кеше булып яшәү булгандыр. Бөек таланты өчен ул бик зур бәя түләгән.

Спектакльдән соң укучыларның Тукай китапларын эзләп укый башлавы – иҗат төркеме өчен зур сөенеч. Эмиль Талипов бер вакыйганы аеруча дулкынланып искә ала.

– Мәктәп балалары спектакльнең соңгы күренешен рәсемгә төшергәннәр. Анда Тукайның ат өстендә барганы сурәтләнгән иде. Алар рәсемне миңа бирергә оялганнар да туганыма җибәргәннәр. Ул рәсемне күргәч күңелем тулды. Димәк, спектакль балалар күңеленә барып җиткән.

Артист фикеренчә, сәнгатьнең төп максаты да шул.

 

Әтидән килгән мәхәббәт

Сәнгатькә мәхәббәт тә, Тукайга мәхәббәт тә Эмиль Талипов күңеленә кечкенәдән сеңгән.

– Әтием, рус теле белгече булса да, гомер буе татар теле һәм әдәбияты укытты. Апаларым да – тарихчылар. Еш кына тарих, милләт турында сөйләшә идек. Өебездә дә китаплар бик күп иде. Кечкенәдән Тукай турында укып, кызыксынып үстем.

– Бу спектакльне халыкка тәкъдим иткән көннәрдә әтием вафат булды. Премьера көнне без аны соңгы юлга озаттык. Шул көнне күңелемдә: «Әти, без әле бу спектакль өчен Тукай премиясе дә алырбыз», – дигән уй туган иде.

Ике елдан соң бу уй чынга ашты. Без чыннан да Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдык. Мин моны язмыш бүләге, әтиемә барып ирешкән сөенеч дип кабул итәм.

Спектакльнең Тукай  исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуы очраклы түгел. Чөнки ул тамашачыны яңадан шагыйрьнең китапларын ачарга мәҗбүр итә. Бәлки, Тукай үзе дә нәкъ менә һәйкәл булып биектә басып торуны түгел, ә иҗаты аша һәр буын күңелендә яңаруын теләгәндер.

 

Тукай тыйнак тамашачы

Сөйләшүебез кызыклы гына ачышларга да китерде. Шул фактларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Тукай театрны милләтнең киләчәге өчен иң мөһим көчләрнең берсе дип санаган. Ул театр турында дистәләгән мәкалә язып калдыра һәм татар сәхнәсен милләтнең рухи мәктәбе дип бәяли.

Ул бик тыйнак тамашачы булган. Замандашлары истәлекләрендә Тукайның спектакльләргә алдан хәбәр итмичә килеп, арткы рәтләрдә генә утырып каравы искә алына.

Тукай Европага ачык шәхес була. Ул рус һәм Европа әдәбиятын даими укый, Пушкин, Лермонтов, Крылов әсәрләрен татарча яңгырата.

Дуслары белән бәхәсләшергә яраткан. Әмирхан, Камал, Исхакыйлар белән фикер көрәшләре еш булса да, иҗади дуслык сакланган.

Ул үзенә бик таләпчән булган. Замандашлары аның язган әсәрләрен кат-кат төзәтүен, камиллеккә омтылуын искә ала.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Гүзәл Закирова фотолары

                                                                                                                                                                               Фото kamalteatr.ru сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ