Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай нуры сүнми – сүрелми

Апрель аенда Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә V Төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды.

         Рөстәм Сәйфетдинов,

Яшел Үзән районының 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры

Апрель аенда Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә V Төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды. 

Равил Сәйфетдинов күпкырлы уникаль шәхес: укытучы, шагыйрь, журналист, сүз остасы,  имам-хатыйб... Иң беренче чиратта, Равил Сәйфетдинов – коеп куйган укытучы. Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм үзе дә халык тарафыннан бик тә үз ителүче үзенә генә бертөрле булган зыялы шәхес иде. Мәктәп елларыннан алып гомеренең азагына  кадәр ул әдәби иҗат белән шөгыльләнде.  Халык шагыйре Илдар Юзеев Равил Сәйфетдиновны  “Мөгаллим дә, шагыйрь дә  булган сәләтле шәхес”, язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин  “Шигырь мәҗнүне” (Шагыйрь – мулла-укытучы) дип атый.

Равил Сәйфетдинов гомере буена туган ягы, аның матур  табигате, гүзәл кешеләре турында язды. Шуңа да 2022 нче елгы Укуларда шәһәребезнең 90 еллыгы уңаеннан Равил Сәйфетдиновның туган төбәгебезгә, Яшел Үзәнгә багышланган әсәрләре яңгырады. Илебездә Укытучылар елы игълан ителгән 2023 нче елда  башлыча мөгаллимнәр турында язылган шигырьләрен тыңладык. Узып киткән Ватанны саклаучылар елында шагыйрьнең сугыш фаҗигасен яктырткан әсәрләрен өйрәндек. Әлеге тема быел да үзәктә. Әтисе сугышта һәлак булган сугыш чоры баласы гына шундый тетрәндергеч юллар яза аладыр.

Мәңгелек ут урамнарда түгел,

Бәгырьләрдә яна, бәгырьдә.

Бу сагышны һаман җиңеп булмый,

Үзем белән бара кабергә.

Быел республикабызда Тукай елы. Равил Сәйфетдинов гомере буе Тукай дөньясында яшәде. «Тугры Тукай» исемле күләмле публицистик поэмасында, «Мин яшимен Тукай дөньясында», “Кара кеше” (Тукайдан сүзләр алып), “Хөр бул, Рәсәй!”, “Тукай елы”, “Әгәр Тукай...”, “Заманабыз мохтаҗ Тукайлыкка”... шигырьләрендә “Тукай ялкыны”нда “дөрләп янды”. Бүген Тукайның Тау ягы белән бәйләнеше турында күпләр белә. Ә Тукайның Мулла Иле авылына килүе турында  Равил Сәйфетдиновка үз вакытында Тукайны Мулла Илендә үз күзләре белән күргән авылның зыялы аксакалы Сәләхетдин Моратов дигән кеше сөйләгән була. Аның сөйләүләреннән чыгып, Равил Сәйфетдинов вакытлы матбугатта Тукайның Мулла Илендә булуы тарихын язып чыкты. Биредә Тукай әдәбият дәреслеге авторы буларак та ачыла.

Җитмеш яшен узган шагыйрь 30 яшенә дә җитә алмыйча дөньядан китеп барган Тукай иҗатына нинди олы бәя бирә!

Заманага карап үзгәрми ул,

Яшькә карап артмый-кимеми.

Эзләр бетә, янар таулар сүнә,

Тукай нуры сүнми – сүрелми.

(“Яшьтәмени соң ул хикмәт!”)

 V Төбәкара Равил Сәйфетдинов Укуларына Яшел Үзән, Апас, Саба, Теләче  районнары, Казан шәһәре  мәктәпләреннән барлыгы 128 эш кабул ителде.  Укуларда ел саен, читтән торып, Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары бик теләп катнашалар. (2017 нче елда Курган өлкәсендә узган «Татар мәгарифе көннәре»ндә   16 нчы мәктәп белән   Кызылбай мәктәбе  арасында үзара хезмәттәшлек килешүе  төзелгән иде.) Гадәттәгечә, зур экран аша аларның чыгышларын бөтен зал карады.

Укучыларның чыгышларын һәм иҗат эшләрен «Равил Сәйфетдинов әсәрләрен  сәнгатьле уку», «Каләм тибрәтү» (яшь иҗатчылар), “Равил Сәйфетдинов иҗаты – рәсемнәрдә” (яшь рәссамнар), “Равил Сәйфетдиновның тормышы һәм иҗаты буенча тикшеренү һәм проект эшләре” номинацияләрендә галимәләрдән, дин әһелләреннән (Равил Сәйфетдинов Укулары ел саен Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинның фатихасы белән  башланып китә), сәнгать эшлеклелеләреннән, районыбызның тәҗрибәле укытучыларыннан, Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләреннәнән, Равил Сәйфетдинов иҗатын бик яхшы белүче җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде һәм урыннар билгеләде.

Равил Сәйфетдинов укуларының фәнни җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы эксперты, Россия Федерациясе һәм Татарстан АССРның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов. Мөгаллимнәр, укучылар тарафыннан Укуларга тәкъдим ителгән фәнни-методик хезмәтләрне (проектларны, дәрес эшкәртмәләрен...) хөрмәтле остазыбыз җитәкчелегендәге КФУ галимнәре бәяләделәр. Әнвәр Нуриәхмәт улы, видеотрансляция аша Укуларда катнашучыларны кайнар сәламләп, Равил Сәйфетдиновка чын кеше,  укытучы-новатор,  талантлы шагыйрь, нәфис сүз остасы буларак югары бәя бирде.

Укуларда  кунаклар буларак катнашучы Равил Сәйфетдиновның укучылары – Гыйльметдинова Рузилә Әмир кызы – ТР Хөкүмәте Документлар белән тәэмин итү идарәсендәге редакторлар экспертизасы һәм тәрҗемәләр бүлегенең баш белгече,  Шиһапова Илсөяр Илдус кызы – Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече – яраткан укытучылары турында дулкынландыргыч истәлекләрен сөйләделәр, Равил Сәйфетдинов иҗаты турында үзләренең фикерләрен әйттеләр. Рузилә Әмир кызы шагыйрә, Илсөяр Илдус кызы нәфис сүз остасы буларак, бәйгедә катнашучы яшь иҗатчыларга («Каләм тибрәтү» номинациясе), шигырь, хикәя сөйләүчеләргә (Равил Сәйфетдинов әсәрләрен  сәнгатьле уку номинациясе) үзләренең гадел бәяләрен бирделәр. Аеруча зур осталык күрсәткән укучыларны үзләренең истәлекле бүләкләре белән дә сөендерделәр. Үз вакытында, 16 нчы мәктәптә укыганда, Равил Сәйфетдинов шигырьләрен төрле сәхнәләрдә яңгыраткан Шәйхетдинов Тимерхан (соңгы ике елда мәктәпнең иң алдынгы укучыларына үзенең Премиясен тапшыра килә, бүгенге көндә Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары вазифаларын башкара) Укуларда чыгыш ясаучы укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде.

   V Төбәкара Равил Сәйфетдинов Укуларында катнашучы барлык укучыларга, методик эшкәртмәләр тәкъдим итүче укытучыларга, төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле бүләкләр, үз вакытында Яшел Үзән шәһәрендә яшәп иҗат иткән язучы Азат Вергазов (безнең мәктәпкә бик күп китапларын бүләк иткән иде), Равил Сәйфетдинов, Илсөяр Шиһапова китаплары тапшырылды.

    Быелгы Укуларда Тукай да “катнашты”. Мәктәбебезнең театр түгәрәге җитәкчесе  Раил Мөхетдинов, Равил Сәйфетдиновның “Тукай – Мулла Илендә” әсәре буенча спектакль  сәхнәләштереп, Укуларда катнашучы тамашачыларга тәкъдим итте. Раил Мөхетдинов – Тау ягының талантлы ир-егете – бөркете, педагог, артист, режиссер, нәфис сүз остасы, Равил хәзрәт Сәйфетдиновның фикердәше. Ике ел рәттән Равил Сәйфетдинов укуларын алып бара. Ел саен сәхнәгә яңа оразлар чыгара.

Артист укучыларыбыз спектакльне бик тырышып, күңел биреп башкардылар. Раил Фәргатович яшь артистларны кирәкле образга ничек итеп кертү серләрен бик яхшы белә. Без үзебезне XX гасыр башына кайткан кебек хис итеп утырдык. Тукайны, аның дусты – Мулла Иле егете Гыйззәтулла Галиәкбәровны, шул вакыттагы Мулла иле авылы мәчете имам-хатыйбы Вәлихәйдәр хәзрәт Котлыәхмәтовларның үзләрен күргән кебек булдык. Бөтендөнья татар конгрессы  тарафыннын Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән елда Бөек шагыйребез балалар күңеленә яңа яклары белән кереп калыр дип ышанасы килә.

Мәктәбебезнең сәләтле укучылары башкаруында Укуларда яңгыраган җырлар, биелгән биюләр, Равил Сәйфетдинов шигырьләре, хикәяләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар көчле алкышларга күмелеп барды.                                                        
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ