Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукайга ышыкланып йөрү килешмәс»

Олуг әдибебез Габдулла Тукай гаилә корып яшәргә өлгерми кала. Турыдан-туры дәвамчылары да юк. Әмма мулла нәселеннән чыккан шагыйрьнең туганнары булган бит. Бүген журнал укучыларын Тукайның кардәше, Казанның 64 нче мәктәбе директоры, педагог Айнур Нуриев нәселе белән таныштырабыз. Сүзне үзенә бирик.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Без Габдулла Тукайга әти ягыннан туган булып чыгабыз. Габдуллаҗанның әтисе Мөхәммәтгарифның иң кече сеңлесе Бибифаизә –  минем ерак әбием. Фаизәнең төпчек улы Габдрахман бабай минем әтинең бабасы булып чыга. Габдрахман бабай, сөйләүләре буенча, бик укымышлы мулла булган. Габдрахман бабайның иң олы кызы Сатыйга – минем әби. Ул Арча районының Яңа Масра авылында туган. Габдрахман Масра авылында мулла булган. Сатыйга белән Хашимның улы Җәүдәт – минем әтием. Алар күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән, Арчада гомер иттеләр. Минем аларда берничә тапкыр гына булганым бар. Бабайны соңгы мәртәбә дүрт яшемдә күргәнмен. Хашим бабай разведчик булган. Каты яраланып сугыштан кайткан һәм тернәкләнеп яңадан аякка баскан. 1942 елдан бирле Арча элеваторында эшләгән. Култык таягы белән йөргән, сугыштан соң аякка баскан. Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабай 1986 елда бакыйлыкка күчте. Ел саен Арчадагы каберләрен карап-җыеп торабыз.

Әниебез Венера Нуриева (Латыйпова) Саба районының Татар Икшермәсендә туган. Аларның тормышы Тукайныкы кебек бик авыр булган. Дүрт бала. Дәү әнием Минниса 28 яшендә тол кала. Дәү әтием Әсәт Латыйпов Саба районы Эзмә авылыннан. Аны сугыш елларында Әтнә районына милиция начальнигы урынбасары итеп җибәрәләр. Әсәт бабай 1950 елда бандитлар кулыннан һәлак булган. Дәү әниемә җиңеллерәк булсын дип, әниемне Фатыйма әбисе үзе белән алып китә. Шулай итеп, әнием әбисе тәрбиясендә үсә.

Тукайдан безгә гыйлемгә омтылу сыйфаты күчкәндер, мөгаен. Муллалар нәселе бит. Шагыйрьлек сыйфаты күчеп бетмәсә дә, педагоглыкка хирыслык бар. Күпсанлы туганнарыбызны барлаганда да, моңа дәлилләрне шактый очраттым.

Оясында ни күрсә...

Әти белән әнине укытучылык һөнәре берләштергән. Әтиебез Җәүдәт – бокс буенча спорт остасына кандидат. Яшь чагында Мәскәү Кремлендә хезмәт иткән, мавзолейда почётлы каравылда торган. Аннан кайткач, Казан дәүләт университетында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә диплом алган. Бүленеш буенча Әтнә районына укытырга кайткан.

Мәктәбебез янындагы 39 квадрат метрлы баракта үстек без. Анда башка укытучы гаиләләре дә яшәде.

Үскәндә Габдулла Тукайның туганы икәнлегебезне беркемгә дә белгертмәдек, чөнки әти халык шагыйре дәрәҗәсе белән мактанып, масаеп йөрергә ирек бирмәде. «Сез үзегез уңышка ирешегез, үзегез кеше булыгыз, Тукайга ышыкланып йөрү килешмәс, борыныгызны чөереп йөртергә ярамый!» – дия торган иде.

Дөресен генә әйткәндә, үскәндә дә Тукай турында сөйләшеп утырган чаклар булмады. Ләкин татар теле укытучысы Рәхимә апа безнең Тукай туганы икәнебезне белә иде. Шуны күз уңында тотып, берзаман миңа: «Энем, синдә шагыйрь гены булырга тиеш. Шигырь язып кара әле», – диде. Мин, өч көн бик нык уйланып йөреп, ике куплетлы шигырь яздым. Хәзер инде ул язганымны исемә төшерә алмыйм. Укытучым аны укып чыкты да: «Ярар, энем, молодец!» – диде. Шигырьне азрак рәтләп киләм, дип алып кайтып китте, икенче көнне алып килгән. Анда инде беренче юл гына минеке иде, калганын Рәхимә апа үзгәртеп, матурлап шигырь юлына салган. Шул шигырьне без «Арча хәбәрләре» газетасына җибәрдек. Редакция аны бастырып чыгарды. Әле 2 сумлап гонорар да җибәрделәр. Рәхимә апаның горурланганын күрсәгез иде. Класс алдында газетада бастырылган «шигыремне» укыды. Миңа оят булды, ләкин башкаларга сиздермәскә тырыштым.

Укытучылар гаиләсендә без ике ир бала үстек. Артур исемле абыем – гаскәри кеше. Ул артиллерия маршалы М.Н. Чистяков исемендәге ракета гаскәрләренең  Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесын тәмамлады. Үз һөнәре буенча Красноярскида хезмәт итте. Алинә исемле кызы бар. Әти-әниләр педагоглар булгач, тырышып укыдык, Әтнә мәктәбен көмеш медальгә, ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамладым. Аспирантурага авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына кердем. Беррәттән шунда укыттым, ветеринария институтына кайтып, ике ел белем бирдем. «Кызыл Шәрык»та баш белгеч булып эшләдем. 2017 елда янә мәктәпкә укытырга кайттым.

 

Атаның сүзе – акылның үзе

Әти – Җәүдәт Хашим улы гомер буе балаларга сабак бирде, стажы – 37 ел. Ул чакларда Әтнәнең без укыган мәктәбенең даны еракларга киткән иде. Аны хәтта 1962 елда Америкада оештырылган күргәзмәдә күрсәткәннәр. Безнең мәктәптә лингафон кабинетына кадәр бар иде.

Лингафон кабинеты ул махсус бүлмә, анда телне тыңлап, ишетеп һәм күреп өйрәнү өчен кирәкле җайланмалар урнаштырылган.

Нәкъ менә әтиемнең 8 нче кабинеты иде ул. Ул вакытта ук рус телен балаларга заманча укытты. Яшь чагында Бакуга кадәр барып, тәҗрибә уртаклашып кайтты. Аның дәресендә балалар партада утырмый, ә аягүрә басып белем үзләштерә, иркенләп аралашырга, хәтта йөреп торырга да ярый. Аның классы гөжләп тора! Советлар Союзы вакытында төрле форумнарга йөреп, үз алгоритмын тапкан иде. Башка педагоглардан аерылып тора, аны укучылары да бик яратты, хәзер дә сагынып искә алалар. Әтиебез, Аллаһка шөкер, 85 яшендә, исән-имин генә яши.

 

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән...

Әниебез – Венера Әсәт кызы Арчаның педагогия көллиятендә укыган, аннан Казан дәүләт педагогика институтына укырга кергән. Шулай ук бүленеш буенча Әтнәгә кайткан.

Ул 35 ел мәктәптә эшләде. Балалар аңа «Венера Асатовна» дип дәшәләр иде. Менә аның дәресләрендә тынычлыкның тынычлыгы, хәтта чебен очканы да ишетелә иде. Әти-әни күбрәк укучыларына игътибарлырак булды кебек тоела миңа, без ничектер икенчерәк планда кала идек шикелле...

3 нче сыйныфта укыганда, берсендә укытучым Рузалия апага сүгендем. Ә аны заманында әни укыткан. Минем начар сүз ычкындырганны, билгеле,  әнигә әйткән. Әнидән бик яхшы эләккән иде. «Укытучы баласына алай ярамый!» – дигәне истә калды. Шул мизгелдән авызны үлчәп ачу гадәте барлыкка килде.

5 нче сыйныфта укыганда, немец теле дәресендә көлеп җибәргән өчен укытучы миңа «икеле» билгесе куйды. Ул вакытта чит телләр дәресен икегә бүлеп укыталар иде. Мин дәрестән чыгып китеп, икенче төркемгә кереп утырдым. Кечкенә булсам да, билгене көлгән өчен түгел, белем өчен куярга тиеш икәнен аңлаганмындыр инде. Менә шулвакыт әнинең мине яклаганы истә калган. Бу мизгелдә әнинең хуплавын сизү миңа бик рәхәт иде. Бу зур вакыйга булды, чөнки әти дә, әни дә мине мәктәптә беркайчан да якламый иделәр. Мәктәптә һәрвакыт укытучы баласы үзе гаепле булып кала торган канун яши.

Әти дә, әни дә абыйга да, миңа да укытучы һөнәрен сайламаска дип әйтә килделәр. Катлаулы, авыр хезмәт икәнен үзебез дә күреп үстек. Иң четереклесе – балалар белән эш итү. Мәктәптә тәрбияләнгәч, үскәч, мөгаен, канда калгандыр инде. Борма юллар аша барыбер мәктәпкә кайттым бит. Мин моңа куанам гына. Бу тормышта үземне таптым дип саныйм. Мәктәпнең һавасы ук миңа рәхәтлек бирә.

 

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Хатыным Гөлназ – Казан кызы. Шулай ук Әтнә районы тумасы. Әнисе  Олы Бәрәзә авылыныкы. Гөлназ белән беренче тапкыр пионер лагеренда очраштык. Ул ял итәргә килгән иде, ә мин институтта 3 нче курста укыйм. Лагерьга акча эшләп алу өчен эшкә урнашкан идем. Мөлаемлыгы, чибәрлеге белән җәлеп итте. 4 ел дус булып йөрдек. 2000 елда аңа 18 яшь тулгач, никахлашып бергә яши башладык. Ул вакытта мин аспирантурада укый идем. Укымышлы булуымны ошатканнардыр инде, әби-бабай унсигез яшьлек кызларын миңа ышанып тапшырдылар. Үз әти-әнием – Әтнә районында билгеле шәхесләр, алар үстергән егеткә бирергә курыкмаганнардыр дип уйлыйм хәзер. Тормыш иптәшем дә Казан дәүләт университетын тәмамлады, икенче югары юридик белем алды, полициядә эшләп, лаеклы ялга чыкты.

 

Балалы өйдә гайбәт булмас

Гаиләбездә 3 балабыз бар. Олы улыбыз – Әмир, ул инде югары уку йортын тәмамлады, төзелеш компаниясендә прораб булып эшли. Узган ел өйләнде. Киленебез Алинә – булачак медик. Икенче улыбыз Аяз 10 нчы сыйныфта укый. Өченче балабыз Самирә 5 нче сыйныфта белем ала. Кызым сугышка багышланган шигырь язды. Дөрес, рус телендә. Шигыре чын шагыйрь язган диярсең, исем китте хәтта. 146 нчы лицейда укый. Мәктәп сайтларына да элеп куйдылар. Тукаебыз геннары, кем белә, әллә кызыбызга күчкәндерме...

Казанда яшәсәк тә, үзебезне шәһәр кешесе дип хис итмибез. Без –күбрәк авыл балалары. Хатыным да, Казанда туган булса да, җәй буе авылда үскән. Авыл хезмәтенең бар нечкәлекләрен белә. Хәтта сыер да сава ала. Балаларыбыз да хезмәтнең, тир түгүнең ни икәнен сабый чактан белеп үстеләр. Мөстәкыйльлек тәмен дә, җаваплылыкны да беләләр.

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ