Логотип Магариф уку
Цитата:

Тыйганнарыннан тыелып яшибез

Үз парыңны табу җиңелме? Бу мәңгелек сорау кебек яңгырый. Соңгы елларда гаилә кору серләренә мәктәп балаларын да өйрәтә башладылар. Һәр кеше үз куышын корырга, бәхетле парлар булып гомер кичерергә тели. Бу язма әнә шундый парларның берсе – Казандагы 183 нче гимназия укытучы Лилия Фаил кызы Арсланова һәм аның гаиләсе хакында.

Тормыш сынаулардан тора

Аның урынында башка берәү булса,  төшенкелеккә бирелер, тормыш арбасыннан төшеп калыр иде. Лилия Фаил кызы үзенең тормыш юлы, мөгаллимлек өлкәсендәге эшчәнлеге, шул вакытларда үткән сынауларны сөйләгәндә, шундый фикергә килдем. 

– Тумышым белән ерак Кыргызстанның Ош шәһәреннән булсам да, миңа әтиемнең авылы Башкортстандагы Ярмәкәй районы Тарказыда үсәргә насыйп булды. Әнием Оренбург өлкәсе Җирекле авылыннан. Алар бер-берләрен төрле җирдән эзләп тапканнар, никахлар күктә укыла, диләрме әле. Безнең бәхеткә, нәсел тамырлары корымаган, Зөфәр бабакаем очучы, Хәмзә бабам элемтәче буларак, Бөек җиңүгә үз өлешләрен кертеп, яудан исән кайткан шәхесләр. Алар безнең киләчәгебез, илебез иминлеге өчен көрәшкәннәр, батырлыклары орден-медальләрдә күренә иде. Без бабайларны  һәрвакыт сагынып искә алабыз, – дип сүз башлады Лилия ханым. – Тыныч тормышта алар физика һәм математика, рус теле һәм әдәбиятын укытканнар, һәркайсы үзеннән соң якты эз калдырган. Әтием белән әнием безне әби-бабайлар үрнәгендә тәрбияләде.  «Изге эшләр эшләргә тырышыгыз. Мескен булмагыз! Байлыкка кызыгып яшәмәгез – кеше булып калыгыз. Байлык  – бер айлык ул», – дип әйтәләр иде. Чыннан да, укытучы буларак, үзеңнән соң белемле, иманлы балалар тәрбияләп калдырудан да зуррак байлык бармы икән?! Гаиләбездә, кайда булсак та, олыларны хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлаттылар. Әтием милләтебез белән горурланырга, татар телендә сөйләшергә, әнием кешеләрнең яхшы якларын күбрәк күрергә, ярдәмчел булырга,  гаиләдә хатын-кыз башкарырга тиешле эшләргә өйрәтте. 

Туганнарым һәм бүгенге гаиләм – барыбыз да ислам динендә. Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшибез. Әтием – авыл мәчетендә мөәззин. Абыем Илдар – Бәләбәйдәге Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы. Үзем югары  Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алам, гыйлемемне «Ислам дине нигезләре» фәненнән шәкертләргә һәм башкаларга җиткерергә дә тырышам. Энем Ринат та – Россия ислам университетында белем ала, абыйлы-энеле Изге Мәккәгә барып, хаҗ кылып кайттылар. Безнең гаиләгә дә Аллаһның шундый олы бүләге насыйп булса иде, дип телибез.

Минем гаиләм

– Мин гаиләдә әнә шулай ике егет арасында үстем. Безнең балачак табигать кочагында – болыннарда җиләк җыеп, тау башларына менеп, елга-күлләрдә су кереп, балык тотып үтте. Үсә төшкәч, без абыем белән, мәктәптән кайтып, өйдәге барлык эшне башкара идек. Әти-әни эштән кайтуга, мичкә ягылган, ашарга пешкән, өй җыештырылып, идәннәр юылган, мал-туар каралган була иде. Кичке аш белән бергәләп сыйланганнан соң, без иркенләп дәресләргә әзерләндек. Әби-бабайлар мөгаллимнәр булгангамы, бездә тырышлык та, башкалар алдында сер бирмәскә омтылышу көчле иде шул. Барыбыз да, Аллаһка шөкер, яхшы укыдык. Мәктәпкә уза торган ата-ана җыелышларына әтием белән әнием җитәкләшеп чыгып китәрләр, балкып кайтып керерләр иде. Бусагадан атлауга ук күңелгә рәхәтлек, шатлык өстәп һәммәбезне мактаганнары, үсендереп  җибәрүләре әле дә истә. Ул чакларда хәзерге кебек, укучыларга кочаклап грамоталар өләшү юк иде әле. Бүгенге көндә ата-аналар балаларының ничек укыганнарын, төрле бәйгеләрдә, ярышларда,  җәмәгать эшләрендә ирешкән уңышларын һәрдаим белеп торалар.

Лилия ханым гаилә кыйммәтләре, эшчәнлеге хакында кызыксынуыма каршы сүзен әнә шулай матур балачак хатирәләре белән урап дәвам итте. Казандагы 183 нче гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, ул һаман да «балачак илендә» кебек тоелды миңа. Аның хакында һәрвакыт «Кечкенә булса да – төш кенә» дип әйтә торган булганнар. Кече яшьтән башлап кияүгә чыкканчыга кадәр концерт-тамашаларда катнашып, биеп йөргән ул. Әтисе ягыннан барысы да оста биючеләр булган икән. «Татарча шома басарга да әтием өйрәтте», – ди ул. Аның мәктәп тормышына, балалар дөньясына кереп китүе 11 ел буе староста вазифасын башкарудан башланган. «Классташларым белән яхшы мөгамәләдә булып, аларны һәр эшкә оештырып тордым, мәктәп, район күләмендә уза торган чараларда актив катнаша  идем», – дип искә алды мөгаллимә ханым үсмер чагын. Бу сыйфаты аны гомер буе озата бара, мәктәптә дә, дини-дөньяви тормышта да аның кебек затлар сирәк очрый. Хәзер аны «төшкә» дә, «терекөмешкә» дә тиңләргә була. 

  
 Мөгаллимлек юлы сикәлтәле

– Укытучыны гади профессия генә димәс идем, ул – безнең яшәү рәвеше, тәүлек дәвамында башкарыла торган хезмәт. Мин аны яшьтән күреп, тоеп үстем. Безгә өлкән яшьтәге укытучылар белем бирде. Беренче укытучым Җәмилә апа Шәйдуллина чын-чынлап  икенче әни кебек иде. Ул безне яратып, яхшы белем белән беррәттән, төпле тәрбия биреп, үзара дуслыкка өйрәтеп, чын  ватанпәрвәрләр итеп үстерде. 

Урта сыйныфларда иң яраткан фәннәрем татар теле һәм әдәбияты булды. Бу дәресләрне көтеп ала идем. Укытучыларым Нәркизә апа Гатиятуллина белән Назыйма апа Хәсәншина исә туган телгә – татар теленә карата зур мәхәббәт тәрбияләделәр. Аларның дәресләре күңелле, кызык һәм искиткеч «тәмле телле» була иде. Шулчаклы матур, кызыклы алып баралар иде алар дәресләрен!.. Хәтта мин мәктәптән кайткач, Ринат энемне көзге каршына утыртып, укытучы булып дәресләр бирә, укытучыларымның үз-үзләрен тотышын, сөйләм алымнарын кабатлый идем. Шул чорда күңелемә укыту һөнәренә мәхәббәт тагын да ныграк керде. Нәтиҗәдә энем, мәктәпкә барганчы ук, 4–5 яшендә укырга, язарга өйрәнде, ул вакытларны әле дә сагынып  искә алабыз...

 

Тулырак язманы «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санында укыгыз


 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ