УЯВ
Уяв – чуваш халкының борынгы игенчелек культурасы белән бәйле бәйрәме. Май азагыннан алып июль уртасына кадәр үткәрелә, димәк, айдан артык дәвам итә. Уявның соңгы көненә якынлашканда (ә бу – июль аеның якынча уникенче көне, җир өлгермәгән һәм аны борчырга ярамый дип саналган чор), басуда эшләү тыелган. Барысы да бу вакытта төрле уеннар уйнаган, ял иткән.
ГМ-инфо
Уяв – республика күләмендә беренче тапкыр 1993 елда Чистай районында уздырыла. Аңа кадәр авыл халкы үзара язгы кыр эшләре үткәрелгәннән соң җырлап, биеп, төрле уеннар оештыра торган булган.
Мул уңыш һәм яңгыр сорау
Һәрбер халыкның бәйрәмнәрендә үзенчәлекле йолалары бар. Уяв та искәрмә түгел. Таң атканда авыл халкы Ичуг – читтәге махсус урынга барып, ботка һәм шулпа пешергән, корбан китергән. Шул рәвешле ата-бабаларын искә алганнар, хәер-фатиха сораганнар, җырлар башкарганнар. Кичке Уявта махсус мәйданчыкка күрше авыллардан да халык җыелган һәм яшьләр җырлап, биеп, күңел ачкан.
Бәйрәмнең исеме «күзәтү» дигәнне аңлата. Югары көчләргә дога кылуны күз алдында тота. Бәйрәмнән соң өйләренә таралышкач та, гаиләдә дога кылу дәвам итә, сый-хөрмәтләр табынга куела.
Элек чуваш авылларында Уявны каршы алу һәм озату йоласы да булган. Яшьләр, болында кичкә кадәр әйлән-бәйлән уйнап, төрле уеннар оештырган, табигатьтән мул уңыш, яңгыр сорап үткәргән.
Республикада Уяв бәйрәмен оештыручы, режиссёр Сильвия Чаркина әйтүенчә, бәйрәмнең төп мәгънәсе халыкка ял биреп, күңел ачтыру һәм яшьләрне таныштырып кавыштыру булган икән.
Картларга хөрмәт
Балалар олылар янында йөгереп йөреп, үткәрелгән йолаларны күзәтеп, аларны үзләштереп барган. Бәйрәм картларга хөрмәт күрсәтеп, алар турында кайгыртырга өйрәткән. Уявта гына махсус җырлар башкарылган. Яхшы уңыш сорап, дога укылган. Хайваннар саны артуын һәм шулай ук аларның авырмавын теләгәннәр. Халык үзе турында да онытмаган, сәламәтлек һәм нәсел дәвам итүе турында Аллаһка мөрәҗәгать иткән.
Кызлар алдан әзерләнгән
Кызлар исә бәйрәмгә яңа кием әзерләгән – ел дәвамында матур күлмәк теккәннәр. Чувашларның берничә баш киеме бар, һәм ул хатын-кызның статусын күрсәткән, аның гаиләсен чагылдырган. Әлеге бәйрәмгә кызлар булачак тормыш иптәшләрен очратырга дип килгән. Бүген дә «Уяв пики» бәйгесен уздыралар, анда чуваш чибәре сайлана. Димәк, әлеге йола күпмедер дәрәҗәдә безнең көннәргә кадәр сакланган дип әйтергә мөмкин.
Бүгенге Уяв
Бәйрәмне күрү һәм анда катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта ерак чит илләрдән дә киләләр. Бәйрәмдә армиягә озату, кеше тормышы циклы, туй һәм кәләшнең елавы кебек төрле йолалар күрсәтелә. Кәләш елавы күпләрдә аеруча кызыксыну уята, ул – кыз баланың үсеп, ата-ана йорты белән саубуллашуы, кияүгә чыгу турында матур җыр башкаруы.
Тагын берсе – яшьләргә җыелышып йорт салырга ярдәм итү. Әлеге йола «Ниме» дип атала. Һәркем булдыра алган кадәр әлеге чарага үз өлешен кертә. Кем кием белән, бәлеш кебек ризыклар пешереп яисә кирәк-ярак белән булышкан. Төгәлрәк әйткәндә, «Ниме» ул – күп вакыт таләп итә торган эшләрне башкарганда авылдашлар тарафыннан оештырылган бушлай коллектив ярдәм.
Уявта исем бирү йоласын да күреп була. Балага исем кушарга авыл аксакалын чакырганнар. Ул, башкаларның фикерләрен сораштырып, кайсы исем яхшырак булуын уйлап, балага исем биргән. Бәйрәмдә бу йола хакында да тәфсилләп сөйләнә.
Әлеге бәйрәмгә кызлар булачак тормыш иптәшләрен очратырга дип килгән.
Автор: Гөлназ Гайнуллина
Фотолар «Сува» газетасы архивыннан
Комментарийлар