Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыга хөрмәт

Казансу буенда Укытучылар йорты ачылды, аның бакчасына укытучыга һәйкәл куелды. Татарстан мәгарифе тарихына бу чын мәгънәсендә мөһим вакыйга буларак кереп калыр.

Барысы да заманча

Укытучылар йортының ике катлы бинасында 140 урынга исәпләнгән конференц-зал, осталык дәресләре, проект эшләре, махсус чаралар үткәрү өчен 70 кешегә һәм тагын ике дистә кешегә исәпләнгән заллар бар. Онлайн курслар үткәрү өчен медиастудиянең заманча җиһазландырылган булуы да әһәмияткә ия. Бу проектны гамәлгә ашыруга 2024 елның көзендә генә старт бирелгәнен искә алсак, кыска вакыт эчендә чыннан да бик зур эш башкарылган. Йорт яны бакчасы да укытучыларны гына түгел, башкалабыз кунакларын да үзенә җәлеп итеп тора, элекке кебек киртә-коймалар да юк.

Укытучылар йортына Мәскәүдән, КФУдан килгән укытучылар, галимнәрне биредә беренче кунак буларак каршы алганнар, эшлекле аралашулар булган. Алга таба биредә Мәгарифне үстерү институты, КФУ белән берлектә ел дәвамында төрле мәгариф чаралары үткәрү күздә тотыла.

– Казан мөгаллимнәренең электән дә очраша, мәдәни-агарту, мәгариф чаралары уздыра торган урыннары булды. Мәгариф хезмәткәрләре башта Профсоюзлар, аннары Бауман урамындагы төрле биналарда сыену урыннары тапты. Аларны яратып, «Укытучылар йорты» дип атап йөрттеләр. Анда оештырылган чаралар соңгы өч елда гына да биш тапкырга артты – елга 150 чара узды. Эшчәнлегебез белән даими кызыксынып, үз ярдәмен күрсәтүче шәһәребез мэры Илсур Рәис улы Метшин, безгә заманча уңай шартлар булдыру, тагын да киң мөмкинлекләр ачу нияте белән, Казансу буендагы Подлужная урамында әлеге бинаны тергезергә булды. Бу башлангычны республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та хуплады, ярдәмен күрсәтте, эшнең барышы белән даими кызыксынып торды. Бинага 1900 елны нигез салынган, шактый таушалган иде. Шуңа да аның өске өлешләрен сүтеп, нигезен ныгытып, яңартып чыгарга дигән карарга киленде. Бина тышкы яктан иске булып күренсә дә, эчендә заманчалык та, тарихи төсмерләр дә сакланган. Хәзер ул – педагогларның штаб-фатиры, укыту-тәҗрибә уртаклашу һәм аларның шәхси аралашу, ял итү мәйданчыгы да. Еллык эш планнары төзелеп куелган, бер генә буш көнебез дә юк, – дип сөйләде әлеге учреждение директоры Альберт Әхмәтов.

Укытучылар йорты эшчәнлеген нигездә дүрт юнәлештә алып барырга исәпли: педагогик остаханә, R&D, HR һәм лидерлык үзәкләре бар.

 

«Үз өебез бар»

– Бүген үзебезнең өебез бар, дип әйтә алам. Барлык укытучылар, гомумән, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр өчен бик зур мөмкинлекләр ача ул. Монда җыелып, тәҗрибә уртаклаша, укучыларыбызны алып килеп, укытучының мәктәптән тыш эшчәнлеге белән таныштыра алачакбыз, – дип шатлыгын бүлеште  Казандагы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Ләйлә Гарифҗанова. – Бу педагог һөнәренә карата тагын да зуррак кызыксыну һәм ихтирам уятырга мөмкин. Бирегә шушы мохитне күрер өчен генә булса да килергә кирәк, барлык уңайлыклар да булдырылган, барысы да заманча. Укытучылар бакчасында укытучыга һәйкәл куелу да сөендерә: без анда укытучының җыелма образын күрәбез. Биредә мөгаллим үз артыннан балаларны ияртеп баручы, аларга юл күрсәтүче буларак тасвирлана.

 

Фидакяр хезмәт

Укытучылар йорты каршындагы укытучыга һәйкәл Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.

– Гаилә һәм укытучылар – һәр кеше тормышында иң мөһиме. Безнең көндәшлеккә сәләтле булуыбыз белем бирү сыйфатына бәйле. Татарстан укучылары Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешә. Мондый уңышларның һәркайсы – педагогның көндәлек фидакяр хезмәте, – диде Рөстәм Нургали улы. Укытучылар йортында педагоглар белән очрашу вакытында мөгаллимнәр эшчәнлеге хакында сөйләшүне дәвам итеп, быел киң җәмәгатьчелек тарафыннан 100 еллыгы билгеләп үтелгән, танылган педагог Мирза Мәхмүтов хезмәтләренә тукталды. – Мирза Исмәгыйль улының исеме республикабыз һәм илебезнең мәгариф тарихына мәңге язылып куелган. Ул – безнең өчен үз эшенә фидакяр хезмәт итү, гаҗәеп эшкә сәләтлелек һәм сирәк очрый торган кешелеклелек сыйфатлары символына әверелгән кеше, – диде Рәис.

Укытучылар һәйкәленең авторы – Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин, бу эшне башкарып чыккан танылган скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшчәнлегенә җитәкчелек тарафыннан югары бәя бирелде.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ