Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен эмоциональ вакцина

Бүгенге әңгәмәдәшебез – Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты доценты Ләйсән Каюмова.

Ләйсән Каюмова – Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты доценты. Университетта педагогик эшчәнлеккә кереш, сыйныф җитәкчесе эшчәнлеге, белем бирү эшчәнлегенә диагностика һәм бәя бирү, сәламәтлекне саклый торган технологияләр, педагогик проектлау, психологик-педагогик диагностика һәм хәвеф-хәтәр төркемендәге балаларга ярдәм итү буенча курслар алып бара.

Фәнни журналларда һәм конференция материалларында бастырылган 38 мәкалә авторы. Алар арасында РФ ЮАК тәкъдим иткән журналларда 7 мәкалә, Scopus һәм Web of Science БДларында индексацияләнә торган басмаларда 11 мәкалә, 2 монография, 5 укыту һәм укыту-методик әсбап бар.

– Ләйсән, педагогика юнәлеше кайсы ягы белән җәлеп итте?

– Мин мөгаллимә булырга дип белем алдым. Укытучылар әзерләү циклын тулысы белән үттем: башта көллият, КФУ, аннан үземнең кафедрада аспирантура тәмамладым. Уку һәм эшләү вакытында безнең хезмәтнең кыенлыкларын, җитешмәгән якларын күп күрдем. Көллият вакытыннан ук балалар бакчасында, мәктәпләрдә төп укытучылар авыр хәлдә калганда да эшләдем әле мин. Шул вакытта күңелдә ничек тә булса безнең хезмәтне җиңеләйтү, укытучыларны башкачарак әзерләү системасы буенча эшләү теләге туды. Аспирантурада фәнни эш темасын нәкъ шул юнәлештә алып барырга булдым. Кафедра мөдире – Венера Гыйлемхан кызы Закирова һәм минем фәнни җитәкчем Вера Константиновна Власова да бу темамны хупладылар. Фәнни эзләнүләр темасы – авырлыклар тулы мохиттә эшләүгә әзер укытучылар әзерләү.

– Кайберләүләр совет чоры мәгарифен сагынып искә ала, ул чорда төпле белем бирелгән дип исбатлый. Бу җәһәттән фикерең нинди?

– Без төрле периодтагы мәгариф системасын өйрәнгәндә, һәрвакыт шул системаның барлыкка килгән һәм аның үсеше барган вакытның социаль- тарихи вакыйгаларын искә алырга тиеш. Бу яктан әйткәндә, совет чоры мәгърифәте үз вакыты өчен куелган максатларны бик яхшы башкарган. Әлбәттә, империя беткәннән соң, ил катлаулы чор кичерә, Гражданнар сугышы, юклык, балалар сукбайлыгы көчәя. Бу чорда совет мәгърифәтенең катгый рәвештә стандартлаштырылган укыту системасы бик үтемле булган. Һәрбер кешенең, теләсә кайсы мәктәпне тәмамлавына карамастан, бер дәрәҗәдәге белеме һәм бу белемнең билгеле бер күләмдә булуы чорына күрә бик яхшы. Һәрбер балага, һәрбер гаиләгә, һәрбер төбәккә аерым белем системасы ясау бик күп вакыт таләп итә һәм ул вакытларда моны эшләп тә булмый. Икенче яктан караганда, совет системасының тәрбия аспектын искә алырга тиешбез. Пионер, комсомол системасы бик камил һәм нәтиҗәле эшләнелгән. Совет чорында безнең әти-әниләрнең бөтен яктан да социаль якланган булулары билгеле, ә безгә бу әйберләр эләкмәде, чөнки Советлар иле бетте дә безгә бу гарантияләр килеп җитмәде. Шуңа күрә дә дәүләткә ниндидер үпкә бар. Хәзер инде без моның белән килешергә өйрәнәбез. Дәүләтне яратырга, үткән-беткән дип карарга, ил мәнфәгатьләрен якларга күнегә башладык. Менә бу яктан совет чоры тәрбиясе бик күркәм! Әмма хәзерге вакытта, совет мәгърифәтен безнең чорга автоматик күчерү бик дөрес булмас, чөнки совет чоры мәгърифәте ул белемле принципларда яшәгән. (Бар кеше дә билгеле бер күләмдә белемле булырга тиеш!) Ә хәзер исә без бу белем белән эш итәргә өйрәнергә дә бурычлы. Әйтик, элек сызым, астрономия, ботаника укытыла иде. Бүгенге көндә бала, астрономияне белүгә караганда, бу белемен үз тормышында кайда ничек куллануын өйрәнергә тиеш. Ягъни хәзер белемне гамәлгә күчерү, аны мобиль яктан файдалану әһәмиятлерәк. Функциональ грамоталылык, диик. Балалар математика буенча бары тик мәйданны санап чыгаруны гына белә иде. Ә хәзерге вакытта без балага менә бу белемнәрне өйрәнгәннән соң, практик яктан нинди файдалы эш эшли аласың: бүлмәнең биеклеген, киңлеген беләсең, ничә тәрәзә булуын беләсең, димәк, барысын бергә кушып, күпме обой сатып алырга кирәклеген исәпли аласың, дип өйрәтәбез. Ә совет чорында бит болар булмаган.

Совет чоры мәгърифәте үз вакыты өчен куелган максатларны бик яхшы башкарган. Әмма аны безнең чорга автоматик күчерү бик дөрес булмас, чөнки «бар кеше дә билгеле бер күләмдә белемле булырга тиеш» системасы эшләми. Хәзер белемне гамәлгә күчерү, аны мобиль яктан файдалану әһәмиятлерәк.

– Совет чорында китап уку модасы да күпкә популярлырак иде кебек...

– Әйе, китап уку гадәте көчле иде. Хәзер бу гадәт безнең тормыштан, кызганыч, югала бара. Гаиләдә газета-журнал, китап уку гадәтен популярлаштырырга, кайтарырга кирәк. Китап укыган кеше белән аралашырга да кызыклырак бит.

– Замана баласына белем бирү өчен мәктәпләргә педагоглар әзерләүнең дә нинди яңа ысуллары кирәк соң?

– Хәзерге мәктәпләргә төрле яктан белемле, җитез, психик яктан төпле укытучылар кирәк, чөнки беренчедән, балалар бик акыллы, 5–6 яшьтә күбесе укый белә. Икенче яктан, алар дөнья белән кызыксына. Моңа электрон-информацион технологияләр булыша. Кечкенә балаларның телефон һәм смартфоннар белән эшләвенә катгый карарга ярамый, чөнки бу да – тормышыбызның бер өлеше. Укытучыга үз балаларыннан бер адым алдарак барырга кирәк. Хәзерге заман укытучысы заманадан һич калышырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт белемен төрле яктан чарлап торырга, үзлегеннән гел гыйлем тупларга тиеш. Укытучының психологик халәте бик мөһим. Бер мәктәптә дә абсолют тынычлык һәм тәртип булмый. Бу – нормаль күренеш, чөнки мәктәп бит ул балалар өчен тормыш. Бала мәктәп аркылы гына социальләшә. Ә социальләшкәндә, дуслар табарга өйрәнүдән тыш, башка кешеләргә кайвакыт каршы торырга да өйрәнергә тиеш! Ул кешеләрнең кайсыберләре укытучы да булып чыга. Мөгаллим бу очракта үзен олыларча, баланың кулыннан тотып, аңа дөнья ачарга өйрәтергә бурычлы. Укытучы мондый хәлләргә үзе әзер булмаса югалып калачак, буллинг ише юнәлешләр балалар арасында бар. Һәрбер класста ниндидер йомшаграк бала да һәм агрессор бала да була. Бу – гадәти хәл. (Тормышта да шулай бит.) Укытучы моны аңларга, хәлне күреп, җайга салырга тиеш. Ата-аналарның да төрлесе була. Бу очракта педагогка психолог булу да бик кирәк. Кайбер ата-аналар белән утырып чәй эчү җитә, ә кайберләренә тавыш күтәрергә дә туры килү ихтималы бар...

Хәзерге мәктәпләргә төрле яктан белемле, җитез, психик яктан төпле укытучылар кирәк, чөнки беренчедән, балалар бик акыллы, 5–6 яшьтә күбесе укый белә. Икенче яктан, алар дөнья белән кызыксына.

– Яшь галимә буларак, милли мәгариф системасы да битараф калдырмыйдыр...

– Бу җәһәттән мин – чын-чынлап патриот. Казан федераль университетына рәхмәт. Безнең укытучыларыбыз һәм җитәкчеләребез үз вакытында төрле илләрнең мәгариф системасы белән танышырга, аларны өйрәнергә мөмкинлекләр бирде. Хәзерге вакытта без БДБ илләре, Үзбәкстан, Казахстан белән бик тыгыз эшлибез. Европа илләре буенча караганда, Россия системасы тормышчанрак. Ул тормышның һәрбер сынавына үзенең кирәкле сүзе белән җавап кайтара. Мәсәлән, хәзер безнең балалар үсә һәм яңа җисемнәр барлыкка килә. Бу җисемнәргә совет системасы җавап бирә алмый. Ә менә Россиянеке хәрәкәтчәнрәк, һәм ул тиз генә җаваплар да таба ала. Милли мәгариф системасында күп программалар барлыкка килә. Мин яшь студентлар белән эшлим. Дөресен әйтим, студентлар бик төрле. Кемдер таләпчәнлекне яратмый, кайберләре укытуга артык зур өмет баглый. Әмма шулай да теләгән эшлекле кешегә безнең илдә күп мөмкинлекләр бар. Бихисап грантлар, проектларны күздә тотабыз. Әйтик, «Алдынгылар хәрәкәте», «Твой ход» – монда балалар, үзләренең идеяләрен чынга ашырып, чыннан да, матди терәк таба ала.

Уку-укыту ягыннан карасаң, хәзерге система шулай ук алдынгы дип әйтә алам. Менә бу стандартлар системасы безнең Россиядә, гомумән, бик яхшы эшләнелгән. АКШ моделен карасак, аларда стандарт бөтенләй юк! Бер штатта балалар бик нык белемле булса, икенче штатларда түбән булырга мөмкин. Бу стандартлы система булмаганга бәйле. Бездә укытучыларга мөнәсәбәт бик яхшы, һөнәре дәрәҗәле. Башка илләргә караганда, отышлырак хәлдәбез. Норматив яклары эшләнгән. Ягъни устав, кануннар – болар барысы да укытучының статусын күтәрә. Ата-аналар, балалар ягыннан кыерсыту булса, укытучы шулай ук үзенең мәнфәгатьләрен яклауга ирешә ала. Тормышта мондый хәлләр дә булгалый. Хәзерге вакытта актив рәвештә хокукый базаны эшләү бара.

– Ләйсән, мәктәпләрдә белем өчен түгел, ә билге өчен уку проблемасын да берничек инкяр итеп булмый. Минемчә, бу – шулай ук шактый четерекле мәсьәлә һәм баланың киләчәгенә турыдан-туры тискәре йогынты ясарга да бик ихтимал...

– Күптәннән инде Россия системасы мәгарифендә билге, тамгаларны нинди дә булса, баллар форматына китерү омтылышлары бар. Кызганыч, традицион системадан әлегә чыгып булмый. Башлангычта бу билгесез уку диләр, әмма шул ук вакытта кечкенә бала да, укытучы да кояш белән куянның арасын яхшы тоемлый. Кояш, әлбәттә, «5»ле, куян бәлки «4»ледер, ә болыт «3»ле булырга мөмкин. Врубка: Ни өчен билге кую бик үк яхшы түгел? Чөнки бу вакытта бала сыйныфташлары белән ниндидер җисем өчен ярыша башлый. Ярышу шулай ук, бик яхшы сыйфатлардан саналмый. Ярышканда кеше үз-үзе белән ярышырга тиеш. (Кичә белми идем, бүген инде эшли алам, кичә минем язу ямьсез иде, ә бүген турырак бара, диебрәк. Ягъни мин кичә һәм мин бүген.) Ә менә тамга аркасында шушы ярышу балалар арасында бара. Укучылар бу ярышу вакытында бер-берләрен кимсетергә мөмкин. Билгесез, ягъни балл системасына күчкән булсак, балалар аның бары тик балл икәнен аңлый. Безнең биш билгеле система. Дөресен генә әйткәндә, ул бишнең өч кенә билгесе кулланышта. «2» ле куйсаң, укытучыга яхшы түгел, «1» бөтенләй куймыйлар. Билге һәм тамга системасы – бик актуаль проблема. Аны камилләштерергә тырышалар. Мәктәпләр берничә системаны кулланып карый. Әлегә кадәр тулы чишелеш күренгәне юк шул.

– Мәгариф – гомумән, үтә дә катлаулы өлкә. Мәктәп бусагасын атлап кергән яшь белгечне шәхсән үзем дә каһарманга тиңләр идем. Көн саен мина кырында йөргән кебек бит алар. Бигрәк тә яңа гына диплом алып укытырга килгәннәре...

– Килешәм, безнең мәгариф – шактый катлаулы өлкә, киеренке, көтелмәгән хәлләргә дә шактый бай. Бер яктан, бу укытучылыкка йөкләнгән социаль өметләр белән бәйле, икенче яктан, балалар, яшүсмерләр нәкъ вакытында беренче социаль рольләрне өйрәнә һәм, йомшак итеп әйткәндә, бу бер дә җиңел бармый. Тагын моңа кушып, ата-ананың төрле булуын искә алыйк. Елдан-ел стандартлар авырлаша, катлаулана. Ә традицион укытучы әзерләү системасы безнең бары тыныч һәм дустанә мөнәсәбәтле мәктәпкә юнәлтелгән. Шундый давылларга түзә алмыйча, укытучылар беренче 3–5 елдан китеп бара да инде.

– Ә бәлки аларга уңайлырак булсын өчен, остазлык мәктәпләрен куәтләндерергәдер?

– Без укытучыларның махсус күнекмәләрен эшләдек. Ягъни авыр хәлдә калганда үзеңне ничек тотарга, мондый хәлләр була алуын күңелеңнән кабул итәргә өйрәтергә тырышабыз. Моның өчен махсус технологияләр бар, гомумән, бу симуляцион уен формасында бара. Минем кул астында 2016 елдан бирле форум-театр эшли, гомумән, республиканың Яшь укытучылар советы белән берлектә, мөгаллимнәргә өйрәтү дәресләре үткәрәбез. Бу мастер-класслар аркылы мәктәптә мөмкин булган авыр хәлне абсурд, куркыныч хәлгә кадәр «җиткереп» күрсәтәбез. Шулай итеп, укытучыларга үзенә күрә эмоциональ «вакцина» ясарга тырышабыз.

Мастер-класслар аркылы мәктәптә мөмкин булган авыр хәлне абсурд, куркыныч хәлгә кадәр «җиткереп» күрсәтәбез. Шулай итеп, укытучыларга үзенә күрә эмоциональ «вакцина» ясарга тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ