Уңайлы кушымталар
Әни кешегә җитмеш төрле эш тә аз. Мәктәп, бакча, түгәрәкләр, түләүләр, җыелышлар, эштәге мәсьәләләр – безгә көндәлек бурыч-вазифаларны истә тотар өчен бер баш түгел, бишәү дә җитмәс. Ә менә вакыт, кул һәм көч җитмәгән эшләрне җиңеләйтергә замана кушымталары ярдәм итәр.
Тик Тик атамасы ук сәгать телләре текелдәвен хәтерләткән бу кушымта вакыт кадерен белүчеләр өчен уйлап табылган. Тәүлекнең кайсы вакытында нәрсә эшлисен, кая барасын, каян кайтасын, ахыр чиктә, сәгать ничәдә йокыдан торасын, ятасын да көйләп бирер Тик Тик. Расписание көйләнгәннән соң, аеруча мөһим эшләрне алгы сызыкка чыгарып куя торган бүлеге дә бар. Ашыгыч булмаганнарын аерым урынга теркәргә була.
Үзендә файдалы гадәтләр тәрбияләргә ниятләүчеләрне дә кайгыртып куйганнар. «Иртә тора башлыйм, вакытында ятам, кичке алтыдан соң ашамыйм», – дип, үзегезне буш вәгъдәләр белән бимазалаганчы, бу эшне кушымтага гына йөкләгез. Кызык, әмма ул хәтта иртәгәгә калырга гадәтләнгән эшләрне дә тәртипкә китерергә мөмкин икән. Һәрхәлдә, кушымтаның күпсанлы кулланучылары шулай ди. Әмма виртуаль ассистентка эш йөкләү бер хәл, кушымта кушканча яшәү – үзе үк зур хезмәт, дип искәртә алар.
Акча ОК гаилә бюджетын саклаучыларның күңеленә хуш килер. Кушымта айлык түгел, хәтта еллык чыгымнарны теркәп куярга, акчаны уңга-сулга сарыф итми, кирәккә генә тотарга өйрәтә. «Бу кушымтаны йөкләгәч тә, үзегезнең җилгә очкан акчаларыгызны жәлләп шаккатырсыз», – ди кулланучыларның берсе. Чыннан да, акча санарга яратучылар өчен шәп әйбер. Исәп-хисап берничә маддә буена алып барыла, акча янчыкларын да күпме кирәк, шуның кадәр ача аласың. Шулай итеп, гаиләдә ашау-эчү, кием-салым, машина, көндәлек кирәк-яракка киткән чыгымнарны тиененә кадәр белеп булачак. Дөрес, һәркайсын теркәп барган очракта гына. «Иренмәскә генә кирәк», ‒ ди кушымтаны йөкләгән бер хуҗабикә. «Автобуста барганда, кибеттә чиратта торганда, телефонны кулга алуга кушымтага күп дигәндә биш минут вакытыңны сарыф итәсең, әмма нәтиҗәсе күзгә күренерлек бит», ‒ дип ассызыклый икенчесе.
«Табак-савытны юып куй, тузанны сөрт, дәресеңне әзерлә, ипи-сөт ал» – әле кайчан гына әниләребез эш кушып калдыра иде. Соңрак, шалтыратып, мәгълүм чыганаклар аша язып җиткерергә ияләштек. Хәзер исә балага эш кушу өчен телефонга бармак белән генә төртәсе. Гаилә эшләрен планлаштыручы кушымта өйдәгеләрнең һәркайсына эш табар. Мисал өчен, сез эш урыныгызда кызып-кызып хезмәт сәгатьләрен ваклап утырасыз ди. Ул арада кушымтаны ачасыз да, өйдә көтеп торучы эшләр исемлеген барлыйсыз – әйтик, гөлләргә су сибелми калган. Шунда ук тиешле төймәгә басып, эшне улыгыз яки кызыгызга йөкләп куясыз. Бала хәбәрне үз кушымтасында күрәчәк. Монда инде аралашу мессенджерында кебек тәгаенләп тору юк – эш кушылды, димәк, үтисе. Баланың мотивациясен үстерү өчен дә әмәле уйланылган: хезмәтенә күрә балл куела. Гадәттә, баллар акчаны яки сатып алып булмый торган, әмма ата-ана үти алырлык теләкне аңлата. Аны бала шулай ук кушымтага терки, хыялына таба илтүче юллар – балларның үсүен исә ике як та күзәтеп бара. Бүре дә тук, сарык та исән, дигәндәй, бу кушымта эш сөймәгән теләсә кайсы баланы, әти-әнисенең тынычлыгын бозмый гына, селкенергә мәҗбүр итәр. Гаиләдәге олы кешегә дә эш кушарга була, тик бүләге каралмаган, «олылар үзләренә ни тели, шуны сатып ала» дип кенә «елмая» кушымта.
«Бүлмәңне җыештырган өчен 15 балл», ‒ дип, мин дә улыма кушымта аша эш кушарга булдым. Замана баласы шунда ук вазифаны кабул итте, күпмедер вакыттан соң «эшләнде» дигән хәбәрен дә алдым. Ул арада ялт иткән бүлмәсенең фотосын да юллаган. Улымның куышы мондый тизлектә тәртипкә килгәне юк иде әле. Болай булгач, күпме генә селтәнеп тә, нәтиҗәгә китермәгән «прәннекле» тәрбия камчысын кушымтага тапшырырмын, ахры. Прәннегенә акча җиткәнче тырышсын. Хәер, акча җиткерү дә хәзер минем баш бәласе түгел, вакытны да дөрес итеп бүлүчесе табылды. Төймәләргә тик баскала шунда – кушымта шулай куша.
Комментарийлар