Урамда буран дулый
Татарстан кече һәм урта бизнес ассоциациясенең матбугат хезмәте җитәкчесе, башкаручы директоры, ТР җәмәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркеме әгъзасы, «Rite Pro» IT компаниясен оештыручы һәм аны үстерүгә зур көч куйган шәхес иде ул. Алтынчы дистәне тутырып килүче, типсә тимер өзәрлек ир-егет – Наил Галиевне искә алу кичәсендә элеккеге хезмәттәшләре, якыннары аның белән бергәләп башкарган эшләрне, ул узган юлны олы сәхнәдән торып бәян иттеләр. Аның хөрмәтенә җырлар башкарылды. Кеше китә, җыры кала, дип язучы Мөхәммәт Мәһдиев Наил кебекләр турында әйткән. Ул нәкъ шундый затлардан булган. Махсус хәрби операциядә катнашып, 2024 елның 20 гыйнварында ак кар өстендә каны тамган Наил Камил улы хәзер җир куенында. Кыю ил сакчысын, альбомындагы фотосурәтләр һәм һәлак булганнан соң гаиләсенә тапшырылган «Батырлык» ордены хәтерләтә. Боларны беркайчан да күңелдән сызып ташлап булмый, буыннан-буынга күчә торган рәхмәт белән тулы хәтер сандыгы ул. Бу очрашуда шуны барлап утырабыз.
АЛГЫ СЫЗЫКТА – КЫЮЛАР
Махсус хәрби операциядә чакырылган сугышчыларның һәрберсе үзенә өстәмә исем кушарга өлгергән, берәүләр чыгышына карап, икенчеләре холкына ярашлыны сайлап... Наил үзенә «Буран» позывноен алган. Югыйсә шәхси тормышта ул, гаиләсен һәм туганнарын җил-бураннардан саклап, авыр чакларында һәммәсенә ярдәм иткән, алар хакында гел кайгыртып торган олы йөрәкле тыныч кеше булган.
«Гомеренең соңгы мизгелендә дә ул аларның һәммәсе хакында уйлагандыр, яуга да ил өстенә килгән сынауны аз булса да җиңеләйтергә теләп китте бит, – диләр аның турында. – Кызганыч, хәрби бирем үтәгәндә, дошман дроны һөҗүменә дучар булып, башта аның аягы каты яраланган. Дроннар белән идарә итүче дошманнар яралы солдатны күздән ычкындырмый, тынычлыкта калдырмый, һөҗүм кат-кат кабатлана. Һәм бу юлы тимер ярчыгы аның күзенә эләгә... Каһарман сугышчыга көрәштәшләре ярдәмгә килгәндә, ул соңгы сулышын ала торган була, алар кулында җан бирә».
«Буран»лы Наил абыйларын алар кыю, тәвәккәл, үз сүзендә нык торучан батыр йөрәкле солдат, ихлас, киң күңелле, иманлы кеше буларак хөрмәт иткәннәр. Араларында иң өлкәне булганга аңа «Бабай» дип олылап дәшкәннәр. Нәкъ тыныч тормыштагыча, яшьрәкләргә аталарча акыллы киңәшләрен бирүне, ярдәмгә мохтаҗларга ничек тә булса булышуны үзенең бурычы санаган ул. Диңгез пехотасы гаскәре составында хезмәт итү үзе үк тәвәккәллек, батырлыкка тиң икәнен хәрбиләр яхшы белә. Наил дә моны белеп барган. Югыйсә махсус хәрби операциядә катнашырга 57 яшьтә аны берәү дә мәҗбүр итмәгән. Өендә тыныч кына яшәп, мәктәп яшендәге улы Хәйдәрен үстерәсе, хәләл җефете Гүзәлгә терәк булып, әле күп еллар бергә чөкердәшеп гомер кичерәсе иде дә бит...
«Ил, Ватан язмышы хәл ителгән гаять катлаулы бу чорда үзен егет санаган кешенең, димәк, минем дә урыным алгы сызыкта!» дигән фикер күңелендә тамыр җибәргәнгә, патриотик хисләр тынгылык бирмәгән! Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең үзе яшьтән үк ятлап, күңеленә сеңгән: «Үлем турында уйлама, / Илең турында уйла, / Илең турында уйласаң, / Гомерең озын була» дигән шигыре дә, мөгаен, тәвәккәллек өстәгәндер аңа.
Совет армиясе сафларында хезмәт итеп, хәрби әзерлек үткән, күпмедер тәҗрибә туплаган бит ул. Мактанып, борын күтәреп йөрмәсәләр дә, солдат хезмәтендә булган ирләргә мондый гына сынауларны үтү берни түгел кебек. Әмма каракош кебек көтмәгәндә килеп чыга торган дроннар – хәрби конфликтлар тарихында яңа корал, сугышчыларыбыз да аңа каршы көрәш тактикасына өйрәнеп кенә киләләр әле.
Баксаң, Наил 10 ел элек үк халыкара хәл белән тирәннән кызыксына башлаган, шул чакта журналист буларак, Украинадагы вакыйгалар күңеленә тынгылык бирмәгән. Ләкин тынгысыз җанына сабырлык өсти торган гаилә хәлләре уйлар өермәсен вакытлыча тоткарлап торган. Өлкән яшьтәге, аның ярдәменә, кайгыртуына һәрчак мохтаҗ әнисен, энесенең, хатыны ягыннан кыз туганының балаларын, һәм әле тормыш юлына аяк басмаган улы – Хәйдәре, шушы олы бер гаиләне ихлас яратуы, аларны үз ярдәменнән ташламый яшәве вакытлыча туктатып калган. Гаилә – кечкенә бер дәүләт ул. Ир-егетләрнең Ватан алдында да изге бурычлары бар бит әле. Туган илебезгә – Ватанга зур куркыныч янавы ачыкланып, Махсус хәрби операциядә катнашып, 2024 елның 20 гыйнварында ак кар өстендә каны тамган Наил Камил улы хәзер җир куенында. Кыю ил сакчысын, альбомындагы фотосурәтләр һәм һәлак булганнан соң гаиләсенә тапшырылган «Батырлык» ордены хәтерләтә. Боларны беркайчан да күңелдән сызып ташлап булмый, буыннан-буынга күчә торган рәхмәт белән тулы хәтер сандыгы ул махсус хәрби операция башлангач, ул, үзен аямыйча: «Мин дә көрәшчеләр сафында булырга тиешмен», – ди. Ватанпәрвәрлек, фидакярлек, иман, вөҗдан һәр кешенең бәгырендә икән ул! Бәлки кемнәр өчендер болар гади сүз тезмәләре генәдер... Әмма Наил Аллаһы Тәгаләгә, язмышка чын йөрәктән ышана торган мөселман егете була. Аның өчен иманлы, намуслы булу – яшәү мәгънәсе! Димәк, илгә, халык җилкәсенә авыр сынау килгән чакта аның урыны да алгы сызыкта булырга тиеш!
Махсус хәрби операциядә катнашу теләге күңелендә туу белән, ул сәламәтлеген ныгыту белән җитди шөгыльләнергә тотына. Хәрби әзерлек үтү өчен «Дулкын» иҗтимагый оешмасы егетләре белән таныша. Алар белән аралашу, полигонда шөгыльләнүләр, физик күнегүләр үтүләр эзсез узмый, билгеле. «Дулкын»да ул сугыш серләренә өйрәнү белән генә чикләнми, беренче медицина ярдәме күрсәтү нечкәлекләрен дә үзләштерә. Яу кырыннан атап язган хатларында ул улына спорт белән яшьтән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту мөһим булуын аңлатып киңәшләр бирә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга волонтёрлык ярдәме күрсәтүчеләр байтак. Наил дә, алгы сызыкка кергәнчегә кадәр үк, шундыйлар сафына баскан булган, сугышчылар өчен беренче чиратта кирәк саналган әйберләр җыюда катнашкан. «Монда разведка ясый торган дроннар кирәк: аны алырга акчалата ярдәм итсәгез, яхшы булыр иде», – дип, якташларына хәбәр җибәрә ул. Үз мәнфәгатенә беркемнән, беркайчан берни сорамаган рядовой сугышчы алгы сызыкта активлык күрсәтә. Авыр минутта ярдәм итүне намус эше дип исәпләүче электән сыналган дуслары аның гозерен берсүзсез үтиләр.
Командирлары исә иптәшләренә һәрчак таяныч, терәк була алган кыю көрәшче «Буран»ның чыдамлыгын, түземлелеген яшьләргә үрнәк итеп куйган. Сугыш кыры – сынау һәм сыналу кыры да шул.
РӘСЕМНӘРДӘ – ТОРМЫШ ҮЗЕ
Наил балачактан тырыш була, укырга ярата, китаплар күп укый, төрле өлкәдә үзенең көчен, сәләтен сынап карыйсы килә. Рәсем сәнгатенә омтылыш аның күңеленә тынгылык бирми. Сәнгать училищесында белем алган Наилне башкалар кебек үк хәрби хезмәткә чакырып алалар. Анда чакта да бу шөгылен ташламый ул, частьта стена газеталары чыгару, лозунглар, белдерүләр язу эшенә бик теләп алына. Талантлы солдатка хәрби хезмәтен дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар, әмма егетнең күңеле әнисе, туганнары ягына тартыла. Кем белә, анда калса, бәлки, офицер дәрәҗәсенә ирешер, дан-дәрәҗәгә, мактаулы исемнәргә дә лаек булыр иде. Ләкин ул беркайчан да шөһрәт артыннан кумаган. Хезмәттәшләре аны намуслы, гадел, һәр эшне җиренә җит - кереп башкаручы, куелган бурычына зур җа - ваплылык белән караучы, эшчән зат буларак хәтерли. Шундый күркәм сыйфатлары, матур холкы өчен хөрмәт иткәннәр үзен.
90 нчы елларда Наил гуманитар проек - тлар белән ныклап кызыксына башлаган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы һәм төрле фондлар булышлыгы белән аңа «Балалар рәсемнәре» күргәзмәләре оештыру эшен йөкләгәннәр. Ул бу эшкә дә бик теләп алынган, яңа талантлар ачуга, буш - лай күргәзмәләр оештыруга күп көч куйган. Аралашучан, күңеленә иҗат дәрте салынган егет әнә шулай оештыру эшләре, үзенең һәм башкаларның иҗатын пропагандалау, әсәр - ләрен нәшер итү белән чын-чынлап мавыгып киткән.
Наил Камил улы «Восточный экспресс» газетасында, «Татар-информ», «Бизнес он - лайн» агентлыкларында коммерция – хуҗа - лык-финанс эшләрен алып бару кебек җа - ваплы эшләр башкарган. Моннан 15 ел элек ислам дөньясында зур әһәмияткә ия булган I Халыкара ислам финанслары саммитын оештыруда катнашкан. Башкарган хезмәт - ләре Татарстан Дәүләт Советының һәм ре - спубликабыздагы кече һәм урта бизнес ас - социациясенең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
...Сәхнә экранында мөлаем йөзле, уртача буйдагы, чандыр Наил Камил улы Галиев - нең портретлары, төрле чараларда төшкән рәсемнәре бер-бер артлы елъязма кебек ча - гылып уза. Бу сәхифәне безгә әле күп тапкыр - лар ачып карарга туры килер, сагындырыр ул безне бергә үткән күңелле мизгелләр, бәхетле чаклар. Рәссам җаны дөньяны, кешеләрне якты буяуларда саф-садә итеп сурәтләргә, аяз күкләрдәге ак күгәрченнәр кебек күре - ргә күнеккән иде бит. «Курган»нарда буран дуламасын иде», – дип әйтә сыман мәңгелек йортына кайткан «Буран» атлы батыр Наил...
Автор фотолары





Комментарийлар