Үс, балам!
Баланың буе – аның сәламәтлеге турында сөйләүче төп күрсәткечләрнең берсе. Әгәр ул яшьтәшләреннән тәбәнәгрәк икән, хафаланганчы, сәбәпләрен ачыклагыз.
Үсмәү сәбәпләре
Буйга үсү кебек катлаулы биологик процесс эволюцияле, динамик характерга ия, шулай ук вакыт белән чикләнгән. Шуңа күрә баланың үсмәвенә вакытында игътибар итәргә кирәк. Фәнни телдә буй үсеше тоткарлану баланың үз җенесендәге яшьтәшләренә караганда акрынрак үсүен аңлата. Әлеге процесска эчке һәм тышкы факторлар йогынты ясый. Эчке факторларга баланың эндокрин системасындагы тайпылышлар, җенси үсеш вакытының соңаруы, нәселдән килүче авырулар керә. Тышкы сәбәпләр баланың яшәү рәвешенә бәйле – йокы режимы, гаиләдәге психологик климат, йогышлы чирләр, туклану, стресс, борчулар да буйга тәэсир итә ала.
Эндокрин авырулар арасында буй үсмәү, калкансыман биз патологияләре һәм симерүдән соң, өченче урында.
Еш кына тәбәнәк буй нәселдән килергә яки тән төзелешенә бәйле булырга мөмкин, әмма үсүдә тоткарлыгы булган балаларның 20 процентында сәбәп эндокрин авыруларга тоташа. Еш кына тәбәнәк буйлы балаларда калкансыман бизнең начар эшләвен – гипотиреоз авыруын күзәтәбез. Шулай ук үсеш гормоны дефициты да сәбәп була ала, фәнни телдә аны соматотроп җитешмәүчәнлеге дип тә атыйлар. Моннан тыш, канда пролактин гормонының дәрәҗәсе югары булу да үсүгә комачауларга мөмкин. Вакытыннан алда җенси җитлегү, бөер өсте бизләренең тумыштан килгән дисфункциясе дә сәбәпчеләр рәтендә.
Кызлар һәм малайлар төрлечә үсә
Малайлар беренче тапкыр дүрт яшьләрдә үсеп китә, кызлар исә 6 яшьтән соң тартылып куя. Икенче тапкыр малайлар 13–16 яшьтә, ә кызлар 10–12 яшьтә, пубертат чорында буй җиткерә. Үсеп килүче баланың буена төрле гормоннар да йогынты ясый. Әйтик, сабыйны калкансыман биз гормоннары үстерә, мәктәпкәчә яшьтәге баланың буена үсеш гормоны тәэсир итә, пубертат чорында исә җенес гормоннары зур роль уйный. Кызлар һәм малайларның җенси үсеш чоры аерылганлыктан, буйга да алар төрле вакытта үсеп китәр. Шуңа күрә балагызның буен үз җенесендәге яшьтәшләренеке белән генә чагыштырыгыз.
Үсеш нормасы
Тугач та, бер ел дәвамында бала 25 сантиметрга үсә, шулай итеп, бер яшьлек нарасыйның буе якынча 75 сантиметр булырга тиеш. Икенче елга, тагын 12 сантиметр өстәлеп, 80 сантиметрны куып тотачак. Димәк, үсү темплары акрыная. Әмма бала ел дәвамында 4 сантиметрдан да азрак үсә икән, сагаерга сәбәп бар. Мәктәп линейкасында яки физкультура дәресендә иң кечкенәсе булып басып торса да, икенче ел рәттән бер үк үлчәмдәге киемнәре таман икән, монда да уйланырга җирлек бар.
Үлчәнеп торырга
Баланың үсешендә тайпылышларны вакытында чамалау өчен, елга бер тапкыр үлчәнеп тору мөһим. Моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә (мисал өчен, әүвәлге кебек ишек яңагына сызып) яисә яшәү урыны буенча табибка барып үлчәнергә, саннарны махсус дәфтәргә теркәп барырга була. Еш кына әти-әниләр үсеш сроклары турында сорауларга җавап бирә алмый, әмма табиб-эндокринолог өчен бу мәгълүмат баланың буйга үсү тизлеген яшь нормаларына карата билгеләү өчен мөһим. Интернеттан яшь күрсәткечләрен табып, үсү нормаларын күзәтеп барырга мөмкин.
Билгеләре
Тән төзелешенең гадәти булмавы, курчакныкы кебек пропорцияләр (еш кына хромосомаларга яки төрле патологияләргә бәйле) буй үсмәүнең билгеләре була ала. Хәтер начарлану, игътибарсызлык, укуда артта калу, гипотиреоз билгеләре дә буй үсеше тоткарлануы турында сөйләргә мөмкин. Эчәк-ашказаны авырулары булганда, баланың организмына туклыклы матдәләр җитми, шуңа да үсмәве ихтимал. Мондый вакытта ул диарея, яки эч китү, күперүдән зарлана. Шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авырулары (ак, зәңгәрләнеп торган йөз), анемия, түбән кан басымы сәбәпле хәлсезлек бөер өсте бизләрендә гормоннар җитмәү турында искәртә.
Диагностика
Беренче чиратта йөрәк һәм кан тамырлары яки башка соматик авыруларны кисәтү өчен, гомуми кан анализын тапшырырга кирәк. Эндокринологка барганчы УЗИ аша калкансыман бизне, тиреоид гормоннарын тикшертегез. Шулай ук инсулинга охшаш үсеш факторы 1 (аны соматомедин С дип тә йөртәләр) анализын да тапшырырга була. Үсеш гормонын тикшерү файдасыз, чөнки ул импульсив характерга ия, анализда күренүе дә икеле. Табибка барганчы, шулай ук D витаминының да күрсәткечләрен белсәң яхшы. Башка анализларны эндокринолог билгеләячәк. Кайчак белгеч сөяк яшен белү максаты белән рентгенга да җибәрергә мөмкин.
Дәвалау
Буй үсүдә тоткарлыкны дәвалау ысуллары аның сәбәпләренә карап билгеләнә. Әгәр ул төрле соматик авыруларга бәйле икән, иң элек аларны дәваларга кирәк. Мисал өчен, гипотиреоз булганда дәва буларак калкансыман биз гормоннарын билгелиләр. Үсеш гормоны дефициты күзәтелсә, аны тулыландыру мөһим. Шулай ук витаминнар курсы, чамалы физик авырлык та ярдәм итәчәк.
Нишләргә?
Буй үсеше тоткарланганда сикерү, йөзү, турникта асылынып тору файдалы. Моннан тыш, көн һәм ял режимын саклау бик мөһим – балагызның 21–22 сәгатьләрдә йокларга ятуын кайгыртыгыз, нәкъ шушы вакытта үсеш гормоннары бүленеп чыга.
Туклану
Баланың рационында аксымга бай ризыклар: ит (кызыл булса яхшырак), ит шулпалары, балык, йомырка, творог, сыр булу шарт. Кызгылт сары төстәге җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирегез – аларда А витамины күп. Ләкин бу витамин майда эрүчән, шуңа күрә, мисалга, шул ук кишерне салат рәвешендә каймак яки әстерхан чикләвеге белән ашарга була.
Үсеш нормалары |
| Яшь | Буй (см) | |
|
| Майлайлар | Кызлар |
| 1 | 74–80 | 72-79 |
| 2 | 84–92 | 82-90 |
| 3 | 92–101 | 90-99 |
| 4 | 100–110 | 97-107 |
| 5 | 106–117 | 103-115 |
| 6 | 112–123 | 109-121 |
| 7 | 118–129 | 114–127 |
| 8 | 123–135 | 119–133 |
| 9 | 128–140 | 123–139 |
| 10 | 133–146 | 127–145 |
| 11 | 138–152 | 131–151 |
| 12 | 143–158 | 136-157 |
| 13 | 148–164 | 140-163 |
| 14 | 153–170 | 144–167 |
| 15 | 159–176 | 147–169 |
| 16 | 164–181 | 149–171 |
| 17 | 168–185 | 151–173 |
| 18 | 170–187 | 153–175 |





Комментарийлар