Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзбәк гүзәле – Нәүрүз!

Төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме Нәүрүз фарсы телендә «яңа көн» дигәнне аңлата. Бай тарихлы бу бәйрәм татарлар, үзбәкләр, таҗиклар, азәрбайҗанлылар, төрекмәннәр һәм башка халыклар өчен яз килү, яңа тормыш башлану символы булып тора. Халыкара бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән Нәүрүз һәр милләт өчен зур әһәмияткә ия.

Үзбәк халкы Нәүрүзне, башка халыклар кебек үк, күркәм гадәтләр, милли йолалар белән каршылый. Бу бәйрәм якынлашканда, үзара дуслашу, гафу үтенү йоласы – Нәүрүзнең асылы, мәгънәсе, ди үзбәкләр. Борынгы заманнарда Нәүрүз җиткәндә, сугышларны да туктатып, бәйрәм чаралары вакытына тынычлык игълан итеп торганнар, хәтта дошманнарына да сый-хөрмәт күрсәткән кунакчыл үзбәк халкы. Әлеге бәйрәмне уңдырышлы ел килсен дип, зурлап үткәрәләр.

– Нәүрүзгә бәйле әле дә булса сакланып килгән гадәтләрнең берсе – хашар, – дип, үз халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыра Татарстан Республикасының Үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Алишер Кәримов. – Бу йола буенча үзбәкләр йорт-җирләрен, тирә-юньне тәртипкә китерә, чистарта, матурлый. Бүгенге көннәрдә Казанда  яшәүче ватандашларыбыз да, әлеге традицияне үтәп, үз йортларында, фатирларында хашар йоласын башкара,  Нәүрүзгә әзерләнә.

Үзбәкләрдә Нәүрүз бәйрәме аерым бер үзенчәлеккә ия икән. Урта Азия халыкларына хас булганча, алар патыр, төрле ярмалардан пылау, сумаляк кебек милли ашлар әзерли. Соңгысы – бәйрәм табынын бизәүче төп сый. Тары ярмасы, он, майдан әзерләнгән катнашма тәүлек буе кайнатыла.

– Әлеге милли ашны әзерләү зур осталык таләп итә. Шуңа да аны берничә ашчы әзерли, ярдәмчеләре дә берничә дистә булырга мөмкин, – дип сөйләде Алишер Кәримов. Ризыкны әзерләгәндә, авыр эшләрне ирләр башкарса, пешерүчеләре, башлыча, хатын-кызлар. Үзбәкстанда бу эштә  хәтта балаларга да өлеш тия – алар якын-тирәдән вак ташлар җыеп, аларны юып, казанга салалар. Ашаганда, таш чыккан тәлинкә иясе бәхетле дип санала. Сумаляк белән бәйле тагын бер кызыклы шарт бар икән. Бу сый елга бер генә тапкыр – Нәүрүз бәйрәме көннәрендә генә әзерләнә. Аны авыз иткәндә, изге теләкләр теләргә кирәк.

Янә бер Нәүрүз сые ул – халим. Аны, башлыча, Үзбәкстанның үзендә ирләр әзерли. Бодай белән иттән пешерелгән бу сый телеңне йотарлык тәмле һәм туклыклы була.

Ел саен башкалабызда узучы Нәүрүз бәйрәме – казанлылар, башкала кунаклары өчен әлеге ризыкларны авыз итү, үзбәк халкының милли йолаларын күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге милли тамашаның шаһиты булган һәркем бу бәйрәмгә генә түгел, Нәүрүзне олылаган үзбәк халкына да сокланып кайта.

Нәүрүз чараларында табыннар сый-хөрмәттән сыгылып торса, милли күргәзмәләр үзбәк халкының тарихын, бүгенгесен чагылдырган әсбапларга мул була. Монда милли киемнәр, түбәтәйләр, бизәнү әйберләрен, үзбәкләрнең халык музыка уен коралларын, савыт-сабаларын күрергә мөмкин.

Бәйрәм мәйданчыгының бер ягы милли уеннар, җырлар белән гөрләп тора, ә икенче яктагы зур сәхнәдә исә Нәүрүз гүзәлен билгелиләр. Соңгысы елдан-ел кызыксыну уяткан, танылу алган күркәм чарага әйләнгән. Монда дистәдән артык милләт гүзәлләре матурлыкта һәм уңганлыкта сынала. Ул арада бәйрәм сәхнәсендә Үзбәкстаннан килгән танылган артистлар чыгыш ясый.

– Нәүрүзнең төп бизәге булып милли уеннар, йолаларыбыз тора. Дөрес, бүгенге көндә ата-бабаларыбыздан мирас итеп сакланган уеннарның һәркайсы мәйдан тотмый. Алай да халкыбызның яратканнары: көрәш, аркан тарту, итекле хоккей, машина тарту һәм башка төрле ярышларда рәхәтләнеп катнашабыз, күңел ачабыз, – дип сөйли Алишер Кәримов.  Гадәттә, Казанда узучы Нәүрүз бәйрәменә ун меңгә якын кеше килә икән.

Нәүрүз дә – һәркем өчен үз, якын бәйрәм. Традицияләре төрле булып та, һәр халык өчен аның уртак, берләштерүче асылы бер – ул да булса, дуслык, туганлык, тынычлык һәм бер-береңне яратырга өндәү.

 

Фотолар Татарстан Республикасының Үзбәк милли-мәдәни автономиясе сайтыннан алынды.

Үзбәкчә Нәүрүз сынамышлары:

  • Үзбәкләр Нәүрүзне никадәр күңеллерәк үткәрсәң, табигать тә шулкадәр мул, зур уңышлы булыр дип ышанган. Бу йолага нигезләнеп, үзбәк уллары, Нәүрүз иртәсендә төрле уен коралларында уйнап, халыкны уяткан, бәйрәмгә чакырган.
  • Нәүрүз уеннары борынгыдан аксакалларның хәер-фатихасыннан башланган. Халык арасында хөрмәтле булган олылар һәр уенны «Җиңү гадел булсын!» дип башлый торган булганнар.
  • Үзбәкләр арасында Нәүрүз бәйрәмендә әле дә булса учак ягу гадәте сакланган. Кайбер урыннарда факел яисә шәм яндырып та милли йолаларны искә алалар икән. Борынгы риваятьләрдә яккан ут өстеннән җиде тапкыр сикерү гадәте турында да искә алына.  
  • Халык сынамышлары буенча, Нәүрүз бәйрәмендә йорт бусагасын атлап керүче кешегә зур өметләр багланган. Бу  көнне  кунакка тыныч, ипле кешене көткәннәр. Акыллы кунакның холкы йортка шатлык алып килә дип ышанганнар.

"Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы рәсми сайтыннан алынды

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ