Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзгәрмәгән Гүзәл Сәгыйтова

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белән әңгәмәдән өзек:

– Кеше дәрәҗә, байлык белән сынала. Яңа вазифа Сезне үзгәрттеме? Миңа еш кына «үзгәрмисең, гел шул Гүзәл син!» –  диләр. Бу сорау миңа гаҗәп тоела, ни өчен мин үзгәрергә тиеш соң? Бәлки, башкалар үзгәрәдер, сорау шуннандыр. Икенче яклап, кайвакыт үзгәрәсе дә килә. Үзенең бәясен белеп кенә йөргән кешеләргә кызыгып карап куйган чаклар була. Эрелек, һавалылык исә минем табигатемдә юк, мин Ходайга һәм әти-әниемнәргә моның өчен бик рәхмәтле.  
Халык  түрәләрне затлы машинага утырып, чарадан чарага йөрүче итеп күрә.  Әйе, машиналар затлы. Ләкин төрле яктан һаман тәнкыйтькә эләгеп, йөз проблемаң аягыңда уралып, шәхси тормышка вакыты булган очракта да, хәле калмаган кешегә машина маркасының  әһәмияте зур түгел. Беркөнне Кариев театрының олпат артисты  Нури абый Сафин янына барып килгән идем. Хәл-әхвәл сорашканда: «Элек мамык кебек җиңел идең. Хәзер күзләреңдә бөтен дөньяның борчулары язылган кебек», – диде ул. Димәк, дөнья барыбер үзгәртә. 

Әңгәмәнең тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санында укый аласыз.

    Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ