Венера һәм китап
Бүгенге көндә һәркем шәхси брендын булдырырга омтыла. Ә менә «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Россиянең һәм Татарстанның мәдәният хезмәткәре Венера Якупованың фамилиясе күптәннән бренд урынында йөри. «Якупова!» дип дәшә аңа ел саен Журналистлар көненә багышланган тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аннан соң гына «Венера» дип өстәп куя.
Фәрит Хәйруллович кына түгел, Россиянең матбугат җәмәгатьчелегенә танылган күп кенә җитәкчеләр, мөхәррирләр дә чираттагы юбилеен каршыларга җыенучы якташыбызны хөрмәт итә. Моны мин елның-елында Сочида медиамагнатларның очрашу урыны булган «Вся Россия» матбугат форумында күзәтәм. Венера Абдулловна, анда җыелучы иң кызыклы шәхесләрнең күбесеннән интервьюлар алып, үзенең «Добро и зло российской журналистики» җыентыгында бастырып чыгарды. Аңа кадәр ул «Крымские татары, или Привет от Сталина!», «100 историй о суверенитете», «Путеводитель до Берлина», «Музей детства в Казани» һәм башка китапларын дөньяга чыгарып, язучы-елъязмачы булып танылган иде инде.
Идел буендагы Васильево бистәсендә гади эшчеләр – Сания һәм Абдулла Якуповлар гаиләсендә ике кызның берсе булып үскән Венерага мондый хөрмәт үрләренә күтәрелергә нәрсә ярдәм иткән соң?
– Китап! – дияр ул үзе.
Соңгы тапкыр без аның белән Казансу яры буенда очраштык. Аның кулында Скандинавия таяклары иде. Мин аның велосипедта йөрергә, йөзәргә яратканын, хәтта һава шарында очканын да белә идем инде. Ә бу мавыгуы турында сөйләгәне булмады.
– 2010 елда Россиянең төбәк массакүләм матбугат җитәкчеләре альянсы (АРС-Пресс) журналистлар өчен Финляндиягә тур оештырдылар. Шунда мин, финнарның таяк белән селтәнеп, чаңгысыз гына йөрүләрен күрдем, – дип сөйләп китте ул, минем чын күңелдән кызыксынуымны күреп. – Европада скандинавияче йөрү федерациясе күптәннән оешкан икән. Инглизчә ул Nordic Walking дип атала һәм «төньяк йөреше» дигәнне аңлата. Ә финнар аны гади генә таяк белән йөрү дип атыйлар. Финляндиядә мин үзем өчен ачкан яңалык бу гына булып чыкмады. Финнар һәр иртә кечкенә кафеларда кулларына газета тотып утыралар. Бу бит Россиядә «басма матбугат бетәчәк», «кәгазьгә басылган китапны укымаячаклар» дип шау куптарган еллар. Түзмәдем, Финляндия Чит илләр министрлыгыннан безне озатып йөрүче Анна Мария Луккодан: «Финнар басма матбугатны укыйлармыни әле?» – дип сорап куйдым. Ул бу сорауга бик гаҗәпләнде һәм: «Ничек инде укымаска. Газета-журнал уку ул – безнең милли традиция. Ул акылга рәхәтлек бирә. Интернет исә – фастфут: «чабып» кердең дә, тиз-тиз яңалыкларны караштырып, үз юлың белән китеп бардың һәм оныттың, дигән сүз. Ә газета укуны ресторанда осталар әзерләгән ризык белән ләззәтләнүгә тиңләргә була. Без көн саен газета укуга бер, яки аннан артык вакыт сарыф итәбез. Бигрәк тә кичләрен укырга яратабыз», – дип иркенәеп җавап бирде.
Ул гына да түгел, аларда газета белем бирү программасына керә икән. Мин Швециядә өч атналык укуда булганда, аларда да газетаның мәктәпнең укыту программасында булуы турында әйттеләр. Мисал өчен, укучыларга, җирле газетадагы язмаларга таянып, экология турында язарга кушыла. Шулай итеп, балалар кече яшьтән матбугат укуга тартылалар.
Журналистның үзе күрү белән генә эше бетми. Ул аны халыкка җиткерергә тиеш. Мин дә, сәфәрдән кайткач, «Фин феномены. «Нокиа» буыны» дигән мәкалә яздым һәм анда Скандинавия йөрешен дә тасвирладым. Финляндия шәһәрләрендә елга бер тапкыр таяклы йөрү буенча ярыш уздырыла. Колонна башыннан Президент бара. Бу анда милли спорт төренә әйләнгән. Бу вакытта кешенең 98 мускулы хәрәкәткә килеп, кул, аяк, тән бар да актив эшли башлый һәм ул сәламәтлеккә уңай йогынты ясый икән. Ул хактагы язма «Казанские ведомости» газетасында чыкканнан соң, безнең бик өлкән укучыбыз үзенең инде бер ай чаңгы таяклары ярдәмендә йөрүе турында хәбәр итте. «Кан йөрешем яхшырды. Рәхмәт сезгә», – диде ул. Тиздән газетабызның барлыкка килү көне җитте, һәм мин коллективка таяклы йөреш буенча командалап ярыш уздырырга тәкъдим иттем. Махсус таякларыбыз юк иде. Чаңгы таяклары алып, ярышка чыктык. Редакция каршындагы 150 метрлы юлдан тегеләй-болай йөреп, көлешеп, шаярышып бик күңелле узды ул ярыш. Безне төшерергә телевидение килде, «Татар информ» язды. Икенче көнне журналистлар мине тәрәзә янына чакырдылар. Карасам, таяк тоткан шәһәр кешеләре узып бара. Шулай итеп, Скандинавия йөрүе бөтен Татарстанга таралды. Минем шәхси рекорд – сәгать ярымга 7 км.
Файдалы сәфәрләрне бик ярата шул Венера Абдулловна. Алар арасында аның күңеленә иң хуш килгәне – китап кибетенә йөрү. Аның дүрт шәхси китапханәсе барлыгын һәм шуның берсе эш кабинетында икәнен беләм. Китапка битарафлыкны аның җаны күтәрми. Бер тапкыр яхшы танышы белән шул хакта бик нәфрәтләнеп сөйләшүен хәтерлим. Тегесе аңа ««Библиотека всемирной литературы» сериясендә басылган китапларны кая тапшырырга белми аптыравы турында әйткән. Ул серия 1967 елда чыга башлап, ун ел дәвамында басылган 200 томлыктан тора иде. Бөтен укымышлы халык аны үз шәхси китапханәсендә булдыру турында хыялланды. Менә хәзер аның кемнәргәдер һәм ул кемнәрнең балаларына «файдасы» беткән. «Миңа алар хәзер ниемә кирәк?» дигән хезмәттәшемнең танышы.
«Син миңа үзеңнең нәрсә укуыңны әйт һәм мин синең кемлегеңне танырмын», – дигән бер акыл иясе. Венера Абдулловна кешенең китаптан баш тартуы аның җәмгыятьтән читләшүе, тормышка карата кызыксынуы бетүнең беренче күрсәткече дип саный. Ул үзе һич тә китапларыннан аерылырга теләми. «Мин дә 300 мең том китабы булган Александр Пушкин кебек, аларга: «Рәхмәт, дусларым», – дип кабатлыйсым килә», – ди ул.
Венерада китапка мәхәббәт кечкенәдән башланган. Габдулла Тукай, Абдулла Алишның балалар өчен язылган әсәрләреннән соң ул маҗаралы романнарга тартылган: Джонатан Свифтның «Путешествия Гулливера», Жюль Вернның «Дети капитана Гранта» китаплары. Аларның өйләрендә һәрчак классик әсәрләре була: «Шагреневая кожа» (Оноре де Бальзак), «Мадам Бовари».Башлангыч сыйныфларда укыганда әтисе Абдулла абый Василий Янның «Чыңгыз хан» романын күтәреп кайта. «Батый», «К последнему морю» әсәрләрен эченә алган тарихи романны ата белән кыз чиратлашып укыйлар. Чын тарихны, дөреслекне эзләүнең чишмә башы менә шул еллардан саркый Венера атлы кыз балада. Шунысы да кызык: балачактан мавыккан китаплар «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире китапханәсендә хәзергәчә саклана.
«Китап уку, яки язу – яшәү рәвеше ул. Китап белән дус кешенең күңеле шат, рухы бай. Алар яшәү тәмен белә», – дияргә ярата Венера Абдулловна. Ә ул сыйфатлар аңа балачактан гаиләсендә барлыкка килә. «Апам Дания белән минем балачак әтиебез Абдулла Низам улы белән Сания Фарса кызының мәхәббәте чолганышында узды. Алар үз хезмәтләре белән яшәүче бик тыйнак кешеләр иде. Васильевоның без яшьтәшләр белән шау-гөр килеп уйнап үскән ишегалдында аларны әле хәзер дә хөрмәт белән искә алалар. Минем мәктәптә укыганда бер «начар» гадәтем бар иде. Дәрес күңелсезрәк булып китсә, шул фән буенча алып килгән китапны парта астында тезгә салам да укып утырам. Шулай бер тапкыр «Жак-Ив Кусто» китабын карап утырганда, мине география укытучым «гөнаһ» өстендә тотты. Ләкин, китапны алып, аның дәрес темасы буенча икәнен күргәч, ул: «Укы. Бу файдалы», – дип китеп барды», – дип, мәктәп елларыннан китапка бәйле бер вакыйганы хәтерендә яңартып алды әңгәмәдәшем.
Ә мин Венера Абдулловнаның һәр кызыксынуы билгеле бер нәтиҗәгә китерүе турында уйлыйм. Географиядән тирәнрәк белемгә ия булырга омтылу аны сәяхәтче иткән. Ул күргән илләрне саный китсәң, журнал бите «сыйдырмас». Ул очрашкан күренекле кешеләрне искә алсаң, бу очрашуларның һәрберсе үзе бер вакыйга бит дип уйлап куясың. Евгений Евтушенконың шигырьләрен ул Мәскәүдә комсомол мәктәбендә укыганда үз авызыннан тыңлый. Россия китап союзы президенты Сергей Степашин, М. Горький исемендәге Әдәбият институты ректоры, язучы Алексей Варламов белән Казанда әдәби форум уздырганда аралаша. Цифрлаштыру бик үскән республика булып исәпләнгән Татарстан безнең көннәрдә дә иң күп китап укыла һәм сатыла торган төбәк булып санала. Китап укымау – кешенең зиһене түбәнәю, тормышка карашы тараюга китерә. Аналитик үзәкләрнең тикшеренүләре Россиянең эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең яртысы гына даими рәвештә китап укуын, өчтән беренең балалары белән китапны бик сирәк каравын, 5 процентының бөтенләй кулга алмавын күрсәтә. Бу әле саннарны «матурлаганнан соң» гына. Бер ничә ел элек Венера Абдулловна, журналистларны алып, Казанның 77 нче балалар бакчасына киткән. Сабыйларга китаплар бүләк иткәннәр, китап укучы кенәгәләре тапшырганнар. Шунда балалар бакчаларының чыгымнар исемлегендә китап алу өчен акча каралмавын белгәннәр һәм башкаланың мәгариф идарәсе, ата-аналар ярдәменә китапханә базасы булдырганнар.
«Бүгенге мәшәкатьле заманда күпчелек ата-ана һәр тиенен исәпләп тормыш кирәк-яраклары өчен тота. Ә китап, балалар бакчасындагы кебек, чыгымнар исемлегенә керми кала, – дип борчыла әңгәмәдәшем. – Әгәр бала өйдә дә китап-журнал күрмәсә, ул балалар бакчасында да булмаса, аннан зәгыйфь рухлы кеше үсәчәк. Шәхеснең дөньяга карашы һәм фикер киңлеге җиде яшькә кадәр формалаша бит», – дип, фикерен белгечләрнең тикшеренүләре белән раслап куя ул.
«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире уйлавынча, баланы сабый чактан тәрбияләүче тагын бер шөгыль бар. Ул – уен. Хәзерге нейрочелтәрләрдәге виртуаль уеннар түгел, ә кул-аяк белән ишегалларында, урамнарда, су буйларында уйналынган чын уеннар. Алар редакциядә өч ел дәвамында газета укучыларның истәлекләре буенча XX гасыр балалары уйнаган уеннарны искә төшерәләр. Уен мускулларны гына түгел, акылны да камилләштерә. Бала төрле рольләргә кереп карый: йә ул юл басучы, йә башкаларга булышучы каһарман; лидер яки буйсынучы. Әлеге ышаныч газета укучылар һәм редакция коллективы өчен уртак булып чыга. Нәтиҗәсе буларак, «Музей детства в Казани» җыентыгы дөнья күрә. Хәзер ул балалар бакчалары өчен ярдәмлеккә әйләнгән.
Журналист халыкта фикер уята. Аның уй-теләкләрен, борчу-сөенечләрен хакимияткә ирештерүче күпер ролен үти. Менә Венера Абдулловнаның күңел түрендә аны бимазалап торган тагын бер идея ята. Ул тормышка ашырылса, яшь буынны рухи камилләшүгә, үсешкә илтә торган проект булыр иде. «Мин Казанда халык әкиятләре нигезендә «Балачак музее» барлыкка килүне күрергә теләр идем, – ди ул. – Бу хыял миндә Стокгольмдагы «Юнибаккен» паркы белән танышкач туды. Ул шведларның дөньяга танылган балалар язучысы Астрид Линдгренның «Мадикен и Пимс из Юнибаккена» китабы нигезендә барлыкка килгән. Монда пыяла да, тимер-бетон да юк. Балалар ата-аналары белән әкият геройлары арасында йөриләр, куллары белән тотып карыйлар, хәтта, әйтик, тактага кадак кагып карарга да мөмкин. Сәхнәдә язучының әсәрләре буенча тамашалар күрсәтелә. Андагы геройлар балалар янына төшә... Менә бу – рухны, зиһенне, хисләрне тәрбияләү».
Чыннан да татар халык әкиятләре буенча шундый парк ясалса, бу – бүгенге һәм киләчәк буынны тәрбияләүдә могҗизалы адым булачак.
Сөмбел ТАИШЕВА
Юлия Калинина һәм Фәрит Муратов фотолары
Комментарийлар