Хатларда – Такташ күңеле
Һади Такташ үз чорының шактый кәттә шагыйре булган. Гаилә төшенчәсенә дә аның карашы яшь совет заманында формалашкан. Ә инде өйләнеп, гаилә мәшәкатьләренә чумгач, сары чәчле, зәңгәр күзле ир-атның фикере үзгәрә. Бу аның иҗатында да ачык чагылыш тапкан... Такташ ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны – Гөлчәһрә Хәмзина. Чыгышы белән хәзерге Алексеевск районының Коры Көрнәле авылыннан. Икенчесе – Гөлчәһрә Мансурова. (Кайбер чыганакларда аны «Гөлчирә» дип язалар.) Журнал укучыларына Такташның хатыннарына язган хатларыннан өзекләр китерәбез. Шушы хатларда яраткан шагыйребезнең ир-ат, ата кеше буларак шәхесе ачыла. Беренче никахтан туган Рафаилне күпмедер вакыт ялгыз башы тәрбияләве, хатынына юллаган сәламнәре дә бар ул хатларда. Икенче хатыны Гөлчәһрә аңа шулай ук ир бала − Аванны бүләк итә. Әмма татар шагыйренә гаилә бәхете, гомумән, иҗат итеп озак еллар яшәү насыйп булмаган. Шушы кыска фани гомерендә шагыйрь гаилә башлыгы буларак үз вазифасын ничек башкарган? Сакланып калган хатларда – ярсу һәм ихлас хисләр...
Гөлчәһрә Хәмзинага
Дустым Галя!
Көрәшемдә, ялгыз минутларымда син генә мине аңлыйсың дигән уй юата. Тик ул уй да тотыныр әйбер, юатыр хисләр булмаганнан гына. Мин – революция художнигы. Мин бүгенге миллионнарның йөрәк тибүен ачыграк ишетәм. Миңа каршы кешеләр – үзләренең туулары белән революция әдәбиятына бәхетсезлек китергән кешеләр. Ул кызыл, җансыз, алдаулы хамелеоннарны яки тупас, талантсыз үтүче типларны еллар күмәр. Минем алдаусыз хисләрем һаман-һаман шулай калыр. Менә шуның өчен бөтен тупас бәйләнүләрне күтәрергә тырышам. Киләсе югары еллар мине яклар...
...Бүген хатыңны алдым, һәр сүзеңнән йөрәккә җылылык эзләдем. Ә беләсең, син хатыным булмасаң, бәлки, мине артыграк яратыр идең...
Рафаил исән. Хатыңда син аны үз яныңа алдыру турында язасың. Мин хәзер бу мәсьәләне синеңчә хәл итә алмыйм. Үзең каникулга кайткач, бергәләп хәл итеп, үзең белән алып китәрсең. Кыскасы, минем Казанда калу-калмау да бала мәсьәләсе белән бәйләнгән. Әгәр бала синең янга күчсә, мин үзем дә ул вакытта Казаннан китү ягын карармын. Ләкин син бала белән укый алырсыңмы? Бу хакта бик нык уйла! Хискә бирелми уйла! Бит син аның белән бер ай ял иткәндә генә булдың. Эшләгән вакытыңда аны карау җиңел булмас. Шулай ук бу елгы Казандагы минем материальный ягым да бик әйбәт түгел. Бу ел – минем иң авыр ел. Каникулга кадәр бала минем янда булыр. Мин ничек тә аны начар хәлдә яшәтмәм. Син кайгырма...
Посылканы җибәрәм. Оныткан нәрсәләрем булса язарсың. Хатыңны көтәм. Сине сагынам. Беләсең, әллә ничек, авыр хисләр белән, бик якын җылылык хисләре белән сагынам. Бу ел сине юксыну, сине кирәксенү алдаусыз газаплый. Бу ел, минемчә, хәзергә кадәр без хәл итә алмаган бик күп нәрсәләр хәл ителәчәк. Ә беләсең, мин синең бу елыңны ашкынып, шатланып көткәнем кебек, бетерүең якынайган саен курку хисләре дә көчәя барды. Бу курку – ирләрдә үзләренең хатыннарының үсә, күтәрелә баруын күрү белән уяна торган курку. Бит без, ирләр, үзебезгә иптәш булган хатыннар нәрсә белән югарырак булуны, өстенрәк булуны телибез. Шушы өстенлек ике арада тигезләнә башлагач, бездә курку уяна. Бу – тарихи психология. Чөнки хәзергә кадәр хатыннарның ирләргә кызыгуларының төбендә, бер яктан, ирләрнең тән белән көчле (физический) булуларына кызыгу торса, икенче яктан, ирләрнең тормышта да яши алырлык көчле булуларына кызыгалар иде. Менә шул тигезлек хатын ягына авыраю белән тарихи рольне алмаштыра һәм иптәшлек нигезенә корылып китмәсә, фаҗига тудыра.
1929 ел, 12 октябрь
Гөлчәһрә Хәмзинага
Мин балага бишьеллык нервларымны бирдем, төн йокыларымны калдырып, син әйткәнчә, акча белән генә ярдәм итмәдем. Сиңа хәзерге көндә мәхәббәт уеннарың, кокетничать итүләрең өчен бала кирәк икән – яңа иреңнән тудыр һәм тәрбиялә. Рафаилнең үсүендә синең һичбер катнашың булмаган кебек, аны, бүгенге көндә уянган «аналык мәхәббәтләреңне» үтәү өчен, үзеңә сорарга да хакың юк. ...Яңа бытны ике йөз процент «Эшкә ашырган» «яңа хатында» бала мәхәббәте дә булмаска тиешле... Син баланы бер айга үз яныңа алдыру белән бәхетле итәлмисең. Аның бәхетен син биш минутлык приключениеләреңә бик күптән алмаштырдың инде. Бала сине кирәксенми. Аның бәхетле булуы өчен, ай ярымнан тәрбияли башлап, бәхете өчен бик күп нәрсәсен корбан иткән атасы янында булу яхшырак.
1930 ел, 14 февраль–15 май
Рафаил Такташевка
Рафаилгә үзенә укырга гына хат яза алмыйм. Шуның өчен миңа бик авыр. Аны өзелеп сагынуымны аңарга кем генә булса да аңлата алырмы? Аның еракта үзен сагынуын кем генә булса да аңарга аңлата алырмы? Мин күптән инде аның «папа» дигән сүзен ишеткәнем юк. Миңа бик авыр. Ул, бәлки инде, ул сүзне әйтергә дә оныткандыр? Ә аның тавышы һаман минем колагымда. Рәсеме һаман йөрәгемдә булуын ул әле аңлау дәрәҗәсенә җитмәгәнгә, йөрәгемне авыр сагыш тойгылары каплый. Хатым аңар җылы хисләремне алып бара алсын иде. Бер генә минутка ул минем яратуымны, өзелеп сагынуымны хис итә алсын иде. Күз яшьләрем белән язган юлларымны үбәм. Хатымны укый алмаса да кулына бирегез. Өзгәләсә дә, идәнгә таптаса да...
1930 ел, 14 октябрь
Гөлчәһрә Такташева-Мансуровага
Кыйммәтлем Гөлчәһрә!
Сәламнәрем барып җитсен сиңа.
Моннан элек язылган хатым үзенә җавап яздыра алмады бугай, бәлки, йөрәгемнең җылысын җиткерә алмагандыр. Бу хатым җавапсыз калмасын! Хисләрем чолгасын сине!...
1931 ел, 25 июль
Гөлчәһрә Такташева-Мансуровага
Гөлчәһрәм! Сине җылы хисләрем белән урыйм. Шатлыгым йөрәгемә сыймый. Ну и молодец син!
Тәки миңа малай тудырдың бит! Инде терел, бәгърем! Кемгә охшаган? Күзләре нинди? Җылыймы? Бик дуслашып киттегезме үзе белән?
1931 ел, 12 сентябрь
Гөлчәһрә Такташева-Мансуровага
Галочка! Сиңа һәм нәни Такташка сагыну сәламе! Син минем хат язмавыма үпкәли дә башлагансың. Эш күп, бәгърем. Аннан бераз, син больницадан чыккач, сөйләр сүз күбрәк булсын дип язмадым.
Хәлең ничек? Малай нишли? Без монда бертөрле торабыз. Акча ягы рәтләнеп тора. Татиздат белән 1 томның икенче изданиесенә договор төзеп ятабыз. Димәк, перспективада 700 сумнар акча аласы була... Син кайгырма, гомумән, тыныч кына ят. Малайның туган көнендә, ядкяр булсын дип, пьеса яза башладым. Кичә мәкаләмнең күп өлешен яздым. Мәкаләмне бүген бетерермендер. Ну, бәгърем, малайны үбеп, исемен без «Дан» түгел, «Аван» дип кушарга җыенабыз. Минемчә, бу исем авыз тутырып әйтелү өстенә яңгыравыклы, музыкальный да. Син ничек уйлыйсың?
1931 ел, 15 сентябрь
Комментарийлар