Хезмәт юлы мәктәптән башлана
Җитмешенче елларда үзем укыган Әсән (Башкортстан, Дүртөйле районы) урта мәктәбенә әйләнеп карыйм да тагын бер мөһим традиция-күренешне искә төшерәм: «профориентация» эше яхшы куелган иде анда. Әйе, бервакыт мәктәп линейкаларында шундый сүз ишетелә башлады. Укучыларга авыр аңлашылса да, укытучы халкы аны бик тиз каләм очына алды, ниндидер планнар төзеп, эшкә дә кереште. Бераздан барысы да аңлашылды, мәктәп җыеннарында, класс сәгатьләрендә кат-кат телгә алынып, бу сүзнең мәгънәсе күпмедер ачыкланды: мәктәп укучы балаларны мәктәп елларыннан ук тормышка, хезмәткә, киләчәк профессиягә әзерли башларга тиеш икән...
Кем булырга телисең?
Иң элек шуны искәртергә кирәктер: беренче класслардан ук «Кем булырга телисең?» дигән сорау һәр уку елы башында һәр укучыга бирелә иде. Бу сорау «профориентация» дигән «акыллы сүз»гә генә бәйләнмичә, уку-укыту процессының иң төп максатына барып тоташа иде булса кирәк. Барыбыз да хәтерлибез: совет мәктәбе киләчәктә белемле, акыллы, уңган-булган, илгә, партиягә тугры коммунизм төзүче әзерләргә тиеш иде бит. «Төзүче», димәк, хезмәт итүче, ниндидер һөнәр үзләштереп, шул юнәлештә белем алып, илгә, халыкка, ахыр чиктә шул коммунизм идеясенә үз өлешен кертергә тиеш иде.
Мин беренече класста: «Космонавт булам!» – дип җавап биргән идем. Класс җитәкчем Сәнәһия апа әнкәйгә әйткән: «Галимҗанда тыйнаклык җитми», – дигән. Әнкәй аптырап тормаган: «Космонавт булмас, дисезме әллә? Тырышса, булыр да! Гагарин да шундый ук мәктәптә укыгандыр бит?» – дигән. Мин икенче елны да: «Космонавт булам», – дидем әле. Аннары «очучы-летчик» хыялына күчтем. Алтынчы класска кадәр шул хыялыма тугры калдым. Очучы булырга теләүче балалар мәктәптә миннән башка да бар иде. Моның сере шунда: безнең Әсән авылыннан чын летчиклар чыккан еллар иде бу. Уфа авиация институтында укып, чын очучы булып җитешкән Радик абый Хамзин белән очрашулар сүз башында телгә алынган профориентация эшенең аеруча мөһим чаралары булгандыр да. Бер очрашуда мин туп-туры: «Летчик булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дип сорадым. Радик абый уйлап та тормыйча: «Яхшы укырга, Уфа авиация институтын тәмамларга, «Летная школа»да чыныгу алырга, – диде. Аннары, бераз уйлап торгач: – Хыялый булырга кирәк, күк белән үзең генә калгач, хыялсыз булмый...» – диде. Бервакыт без аның СССР – Кытай чигендәге күңелсез хәлләр вакытыныда һәлак булганлыгын белдек. Аның цинк савыт эчендәге гәүдәсен авылга алып кайткан хәрби кеше авылдашыбызның ничек бер төркем дошман истребителенә каршы торуы, аларны берәм-берәм җиргә мәтәлдерүе, ахырда, таранга барып, геройлык күрсәтеп үлүе хакында дулкынланып сөйләде.
Хыялыйлык бала чактан ук мулдан ашкан иде, шуңа күрә дә очучы-летчик булырга реаль шанслар бар иде, дип уйлыйм. Әйбәт укыдым, төгәл фәннәрне яраттым, хәтта өйгә математика белән физиканың иң катлаулы мәсьәләләре тупланган «Квант» журналы да алдырдым. Ләкин бу хыялый энергияне башка якка юнәлдерергә туры килде.
«Космонавт булмас, дисезме әллә? Тырышса, булыр да! Гагарин да шундый ук мәктәптә укыгандыр бит?»
Очучылык шаукымын – шигърияткә
Мин алтынчы класстан күзлек кия башладым, һәм шул елда ук очучылык шаукымын шигырь шаукымына алыштырдым. Чынлыкта берни дә үзгәрмәде, реаль күк дөньясы күңел күгендәге хыялый образларга гына күчте... Җитмешенче еллар Әсән мәктәбе чын мәгънәсендә әдәбиятчылар, иҗатчылар әзерләү мәктәбе иде. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан бик күп тел-әдәбият укытучылары, журналистлар, язучылар, шагыйрьләр, башка каләм әһелләре чыкты. «Романтика» иҗат берләшмәсе утырышлары, яшь әдәбиятчыларның, журналистларның «Бригантина» стена журналы белән бәйле чаралар, әдәби очрашулар (Вазыйх Исхаков, Мәхмүт Хөсәен, Илсөяр Ганиева, Фатих Хөсни һ.б.) әдәби кичәләр, конкурслар мәктәптә көндәлек күренешләр, чаралар иде. Аларның башында Оля апа Янгирова, Ганс абый Хәкимов, Фәннүс абый Фатыйховлар торды.
Мәктәп түгәрәкләре
Әйе, әлбәттә, мәктәптәге түгәрәкләр дә «профориентация»нең бер юнәлеше булган. Бервакыт безгә физика укытырга килгән Мирзаһит абый Нәбиев фототүгәрәк оештырып җибәрде. Бөтен мәктәп малае әлеге ымсындыргыч түгәрәккә язылды. Кышкы кичләр әнә шул түгәрәктә «проявитель»ләр, «закрепитель»ләр белән үтә иде. Бу түгәрәк кем өчендер вакытлыча мавыгу булып калса, кем өчендер гомерлек профессиягә сукмак булды. Мәктәптән берничә профессиональ фотограф чыкты. Миңа ике туган тиешле Фәһим Гыйльманов, мәсәлән, шушы һөнәргә махсус укып кайтып, район фотоательесында төп фотограф булып эшли башлады.
Музыка, бию, театр студияләреннән дә талантлар бирде Әсән мәктәбе. Ерактан эзләнеп тормыйча гына әйтәм: классташым Римма җырчы булып китте, үз энекәшем Азамат – үзе җырчы, үзе композитор, үзе режиссер. Бүген ул Дүртөйле татар муниципаль театрына җитәкчелек итә.
Хезмәткә азарт
Хыялый һөнәрләрне калдырып, бераз җиргә төшик, җир, авыл эшчәннәре хезмәте белән бәйләнгән эшләргә, һөнәрләргә күчик. Әлбәттә, авыл җирлегендәге мәктәптә укучы балаларны иң элек кырчылык бригадаларына, маллар фермасына, машина-трактор станциясенә әзерлиләр.
Әле дә хәтерлим, еш кына класслар, яки берничә класс бергә тупланып, укытучылары җитәкчелегендә фермага баралар, әле сыер савучылыр янында булалар, кыюрак кызлар сыер астына утырып, сыерларның җиленен дә тарткалап карыйлар, әле сарык йә бозау караучыларга кунакка керәләр, сабый малларга шешәдән сөт эчертәләр, йә булмаса ат абзарындагы колыннарны сыйлап йөгерешәләр... Шулай колхоз эшләре белән танышалар, анда эшләүчеләр исә балаларга елмая-көлә үз эшләре хакында сөйлиләр... Иң куанычлысы: берничә ел элек кенә класс белән килеп йөргән кызларны мәктәп укучыларын каршы алган дояркалар арасында күргәнем дә булды.
Мәгълүм ки, авыл баласы кечкенәдән техника тирәсендә бөтерелә башлый. Машина-тракторларны без мәктәптән үк, бигрәк тә хезмәт дәресләрендә, факультатив сәгатьләрдә өйрәнә башлый идек. Ә җәй көннәрендә малайлар махсус исемлек буенча тәҗрибәле механизаторларга, машина йөртүчеләргә бүлеп бирелә. Аларның шактые мәктәптән соң да колхозларда калды, алдынга механизаторлар буларак телгә керде. Мәсәлән, безнең класста укып чыккан Әюп Сәмигуллин гомер буе тракторда эшләде, гел алдынгылар рәтендә булды, олы, тату гаилә башлыгы буларак та макталып килде.
Моннан башка җәй көннәрендә авыл-колхозларда бик күп төзү эшләре башкарыла иде. Әткәй дә төзелештә эшләде, бригадир, мастер иде. Аның да йогынтысы булгандыр – төзү эшенә бик яшьли тартылдым. Мәктәптәге хезмәт дәресләрендә дә балта эшенә, таш эшенә игътибар зур булды. 7–8 классларда 50 килограмм авырлыктагы цемент капчыкларын күтәреп йөри башлаган идем инде. Бер тонна цемент (20 капчык) бушатуның 1 сум торганын әле дә хәтерлим. Иң төшемлесе һәм, әлбәттә инде, авыры да – елга буендагы баржалардан цемент бушату. Агыйделдән агып килгән баржалардан цемент капчыклары бушатуның тоннасы 3 сум тора. Баржа бушатырга бөтен авыл ирләре, егетләре, малайлары белән төялеп барган чаклар да булды. Бездә шундый гадәт иде: авыл малайлары уку елына яңабаштан киенерлек акчаны үзләре эшләп таба. Акча юклыктан, ярлылыктан, мохтаҗлыктан да түгел, безнең авылда гаиләләр нык иде. Яшьтән үк эшкә, хезмәткә азарт бар иде Әсән авылы малайларында, кызларында. Кызлар дигәннән, алар, нигездә, укытучылар җитәкчелегендә мәктәпнең зур гына бакчасында яки колхозның «асты бакча» дип йөртелгән алма, җиләк-җимеш бакчасында хезмәт куялар.
Язучы булмасам, һичшиксез, төзүче булыр идем
Мин үзем берничә ел кырдан иген ташу эшендә, аннары комбайнер ярдәмчесе булып йөргәннән соң, җәй көннәрендә биш-алты авыл малаеннан оештырыла торган әнә шул ремонт-төзү бригадасында эшләргә күнегеп киттем. Уку елы алдыннан мәктәптәге ремонт эшләрен дә шушы егетләр башкарып чыга иде. Аннары ике җәй авылга ферма биналары салырга килгән әрмәннәргә ялланып эшләдем. Шул күнекмәләрем гомерем буе ярдәм итте: авылда да, үземә дә йортны үз кулларым белән салдым. Дусларыма да йортлар төзештем. Студент елларында оештырылган төзелеш отрядларында Рафис Корбан, Илгизәр Хәйруллин белән бергә, мин дә төп ташчыларның берсе идем. Лаеш районында без төзегән ике катлы торак йорт әле дә күзнең явын алып тора. Еш уйлыйм: язучы булмасам, һичшиксез, төзүче, ташчы булыр идем, ахры. Ихлас әйтәм: мин ташчы, төзүче хезмәтен иҗатка тиңлим, бу эштә дә Ходай биргән сәләт, талант кирәк, иҗади тоем, сихри омтылыш кирәк дип уйлыйм. Шундый сәләткә ия, үтә дә тырыш, максатчан, әле генә телгә алган авыл малайларының төзелеш бригадаларында чыныгу алган бер дустымның, классташымның исемен атамасам, сүзем тулы булмас иде. Кайчандыр бергә цемент капчыклары ташып йөргән, бөтен гомерен Чаллы шәһәрен төзүгә багышлаган, «Челныгорстрой» оешмасының генераль директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Флюс Шакировның исемен республикада яхшы беләләр. Төзелештә зур уңышларга ирешеп, мактаулы исемнәр алып, ТӨЗҮЧЕ һөнәренә һәйкәл куйган кеше ул минем җан дустым.
«Профориентация» дигән серле сүздән башланып киткән хатирәләребезнең сукмак тармаклары күп булып чыкты. Бүгенге татар авылы мәктәбендә укытучылар, укучылар да, шулай ук ата-аналар да, авыл җитәкчеләре дә, минем язганнарга юлыгып, үзләренә үрнәк яисә гыйбрәт алырлар, бәлки...
Язучы булмасам, һичшиксез, төзүче, ташчы булыр идем, ахры. Бу эштә дә Ходай биргән сәләт, талант, иҗади тоем, сихри омтылыш кирәк дип уйлыйм.
Галимҗан Гыйльманов язмасы
Фото: шәхси архивтан
Комментарийлар