Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйнең татар учагы

Зәй шәһәренә бераз гына шиклерәк уйлар белән килеп кергән идек. Башкаладан читтәрәк урнашкан төбәктә иркенләп татарча сөйләшүче яшьләрне дә очрата алмабыз кебек тоелды. Әмма ялгышканбыз икән. Зәйнең милләт сагында торучы уку йорты – Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенә килеп кергәч үк күңелдәге шикләр эреп таралды. Инде 30 елдан артык эшләп килүче милли уку йорты бүген шәһәрнең йөзек кашына әверелгән дип әйтергә дә була. Яңа төзекләндерелгән мәктәпне карап, берникадәр сокланып йөргәннән соң, белем йортының директоры Марат Мөхәммәтханов белән Таҗетдин Ялчыгол, Аяз Гыйләҗев, Наил Дунай, Роберт Батулла, Мөдәррис Әгъләмов кебек талантларны биргән Зәй төбәге хакында да һәм, әлбәттә, гимназиянең бүгенге халәте, киләчәккә омтылышлары турында да бәйнә-бәйнә сөйләштек.

– Марат Фәимович, сезнең уку йортының эшчәнлеге җәмәгатьчелекнең күз алдында. Ата-аналар балаларын бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан алып килергә әзер икән. Мәктәпнең эшчәнлеге турыдан-туры җитәкчегә килеп тоташа дисәк ялгыш булмас. Сез инде күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган кеше. Әйтегез әле, үзегез һәм коллектив алдында нинди бурычлар куеп эшлисез?

– Һәрбер уку йортының үз тарихы булган кебек, безнең гимназиянең дә үз тарихы, традицияләре бар. 2017/2018 уку елында гимназиягә районыбызның элекке җитәкчесе Ринат Фәрдиев исеме бирелде. Шушы уңайдан мәктәптә аның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган күргәзмә булдырылды, аның турында истәлекләр тупланды.

Шәһәрнең бердәнбер булган милли мәктәп-гимназиясе 1991  елдан бирле балаларга татар телендә белем һәм тәрбия бирә. Татар гимназиясенең миссиясе – халкыбызның тарихын, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау. Милли тәрбиянең нигезендә укучыларга туган телне, әдәбиятны, әдәбият аша милли мәдәниятне өйрәтү, гореф-гадәтләргә, тарихи үткәннәргә карата кызыксыну уяту, рухи мирасны өйрәнү, белү, саклау, сыйныфтан тыш тәрбия чаралары ярдәмендә балаларда үз милләтенә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү, гимназиядә милли мохит тудыру, ата-аналар белән берлектә уртак максатка юнәлтелгән бердәм тәрбия эше алып бару ята.

Үзем мәгариф өлкәсендә 2007  елдан  эшлим. Хезмәт юлымны Югары Лоҗы урта мәктәбеннән башладым, аннары Югары Шепкә мәктәбендә директор булдым. 2015  елдан шәһәребезнең 1 нче гомуми мәктәбендә, ә 2023  елның мартыннан Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә директор вазифаларын башкарам. Бирегә килгәч тә, тормыш әллә ни үзгәрмәде кебек, җаваплылык кына бермә-бер артты дияр идем.

– Сезнең гимназия башка гомуми белем бирүче уку йортларыннан кайсы ягы белән аерылып тора?

– Безнең гимназия шәһәребездәге бердәнбер милли уку йорты буларак, башка уку йортларыннан биредә татар мохите булуы белән үзенчәлекле. Милли мәгарифне үстерү өчен юл картасы эшләдек, аның максаты – татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклау һәм үстерү, милли һәм мәдәни үзенчәлекне саклау, яшь буынны мәдәният һәм халык сәнгате белән таныштыру. Бу юнәлештә эшне оештыру мәдәни кыйммәтләрне сакларга, мәдәни тормышны баетырга, иҗади аралашу өчен шартлар тудырырга һәм иҗат өчен уңайлы этнокультура мохите булдырырга, мәдәни традицияләргә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Эш, нигездә, яшь буында туган телен, аның тарихын һәм заманчалыгын, халык сәнгатен, иҗади эшчәнлек аша үз-үзеңне белдерү теләген өйрәнүгә юнәлтелгән.

Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында үзара бәйләнеш тә эшебезнең бер тармагы булып тора. Бакча тәрбиячеләренең һәм беренче сыйныфлар белән эшләүче укытучыларның эш тәҗрибәләре уртаклашкан киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәл янында очрашулар уздырыла.

Бакчага йөрүче сабыйлар бакча яшеннән гимназиягә экскурсиягә киләләр, китапханә һәм музей белән танышалар. Бала мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен, балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Үзара дәресләргә керү, анализлау һәм бала белән индивидуаль эшләү дә зур нәтиҗәләр бирә. Хәзерге вакытта без шәһәребезнең «Алтынчәч»  һәм «Кояшкай» бакчалары белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Без бөтен гимназия бинасын әйләнеп чыктык. Элек мондый кабинетлар турында  хыяллана да алмый идек. Бинасын төзекләндерү белән рәттән укыту процессы да үзгәрешләр кичергәндер.

– Әйе, быелгы уку елын Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе зур үзгәрешләр белән башлап җибәрде. 2023 елның мартыннан мәктәпне капиталь төзекләндерү барышында җылыту системасы, түбә, яктырту, электр үткәргечләре – барысы да алыштырылды, фасадлар җылытылды. Бинаның эчке бизәлеше заманчалаштырылды. Барлык уку кабинетлары, медицина кабинеты, спорт залы, китапханә һәм актлар залы яңартылды, кабинетларда заманча мультимедиа җиһазлары урнаштырылды. Белем-тәрбия бирү киңлекләре заманча тенденцияләр, биналарның функциональлеге һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бизәлде. Хәзер уку йортының үз йөзе бар. Форсаттан файдаланып, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовка зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Аның ярдәме белән татар теле һәм әдәбияты кабинетларына дәресләрдә куллану өчен методик әсбаплар кайтартылды.

Мәктәпнең бизәлеше үзендә күп төсләр һәм элементларны берләштерә. Уку кабинетлары заманча җиһазлар белән тәэмин ителүдән тыш, хәзер гимназиядә ял итү зоналары булдырылды. Бу – укучыларга  чираттагы дәрескә ял итеп, башларын сафландырып керергә мөмкинлек бирә. Анысы үз чиратында  белем сыйфатын күтәрүгә  ярдәм итә. Хәзер мәктәптә 25 уку кабинеты, 1 остаханә, 1 компьютер классы, 1 спорт залы, 1 гимнастика залы, китапханә, медицина кабинеты, актлар залы эшли.  «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыру өчен дә шартлар тудырылды, мәсәлән,  коляскалы балалар өчен аерым бәдрәф җиһазландырылды.

– Белгәнебезчә, соңгы елларда мәгариф системасында күп үзгәрешләр булды. Аянычка, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыту сәгатьләре кимеде. Ачыктан-ачык әйтегез әле, хәзерге балаларда һәм хәзерге шартларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләп буламы?

– Гимназиядә 371 укучы белем ала, шуларның 315 е – татар, 46 сы – рус, сигезе – таҗик, бер – азәрбайҗан һәм бер  украин  баласы бар. Күргәнегезчә, бездә төрле милләт балалары укый һәм алар бик теләп татар телен өйрәнәләр. Төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Әти-әниләр безнең гимназияне сайлаганнар икән, димәк,  алар балаларның татар мохитендә тәрбияләнүенә каршы түгел, алдан ук моңа әзер дип уйлыйм. Балаларын нәкъ менә безгә укырга кертергә теләгән әти-әниләрнең саны елдан-ел арта.  Шуңа күрә шәһәрдә  балаларның татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәте уңай, дип бәяләргә мөмкин. Сер түгел, ата-аналар балаларны татар милли рухында тәрбияләнсен, тәртипле-тәрбияле булсыннар өчен алып киләләр. Ә без үз чиратыбызда гимназиядә милли рухны булдыру өчен бөтен көчебезне куябыз, укучыларыбызны мөмкин кадәр татарча аралашырга, туган телебездә фикер йөртергә өйрәтәбез.

Ел саен гимназиядә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнү программасы төзелә. Һәр сыйныф үзенә бирелгән тема буенча чыгыш әзерли. Халкыбызның «Су буенда кичке уен», «Аулак өй», «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Аклы татар сөлгесе», «Чигүле читекләрем», «Каз өмәсе», «Тәгәри китте йомгагым» кебек бәйрәмнәрне һәм гореф-гадәтләрне үтәү традициягә әйләнде.

Республикада яшьләрнең «Сәләт» иҗтимагый фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге оештырылды. Безнең гимназиябездә, әлеге үзәкнең бер тармагы буларак,«Сәләт – Зәй» клубы уңышлы эшләп килә. Горурланып әйтә алабыз: бүгенге көндә шул оешманың «Сәләт» клублары вице-президенты, «Сәләт» төбәк клубларының өлкән кураторы гимназиябезнең чыгарылыш укучысы – Диләрә Хәева.

Безнең укучылар «Сәләт» клублары өчен оештырылган республикакүләм семинарларда актив катнаша. Анда тренинглар, төрле уеннар, кызыклы очрашулар уздырыла. Укучыларыбыз  «Сәләт» оештырган семинар эшләреннән зур канәгатьләнү хисе һәм киләчәккә кызыклы планнар белән кайталар. Шулай ук берничә ел рәттән безнекеләр «Болгар – Туган тел» лагереның профильле сменаларында ял иттеләр.

Гимназиядә татар телендә «Сәйяр» театр төркеме уңышлы гына эшләп килә. Театраль чаралар аша балалар яңа хисләр, белемнәр, зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар. Менә инде берничә ел рәттән алар республика күләмендә үткәрелә торган «Сәхнә көзгесе» театрлар конкурсында призлы урыннар яулыйлар. 2021  елда Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру буенча 500 мең сумлык грантка ия булдык. Әлеге акчага сәхнә өчен декорацияләр, костюмнар, ут бизәлеше, ноутбук, төсле принтер алынды.

Шулай ук мәктәбебездә эшләп килүче «Легенда» хореография ансамбле ел саен «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы буенча  «Сандугач сайрар илем» балалар иҗатының төбәк фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулый. Әлеге ансамбль үзен чит ил сәхнәләрендә – Франция, Казахстан, Германия, Төркия һәм башка илләрдә  күрсәтергә өлгерде. Алар татар моңын, биюләрен актив пропагандалауга үз өлешләрен кертәләр, киләчәк буында иҗатка мәхәббәт тәрбиялиләр.

Укучыларыбыз, берничә ел рәттән сәләтле балаларны берләштерү, белемгә мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү максатыннан оештырылган «Тамчы-шоу» телевизион бәйгесендә дә актив катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар. Болар барысы да бала күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә дип уйлыйм.

– Сезнең мәктәпне тәмамлаган балалар нинди юнәлешләрне сайлыйлар?

– Һөнәр һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный, аның социаль статусын, финанс хәлен һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын билгели. Булачак хезмәт юлын сайлау кеше тормышының барлык өлкәләренә  – аның үз-үзен бәяләвенә, эшеннән канәгатьлек кичерүе, һөнәри үсешенә дә тәэсир итә.  Укучыларга һөнәрнең кеше тормышында мөһим роль уйнавын һәрдаим аңлатып киләбез. Кешенең язмышы да күп очракта нәкъ менә шуны дөрес сайлауга бәйле.

Гимназиябезне тәмамлап чыгучылар арасында, үз юлын табып, халык арасында исемнәре билгеле  укучыларыбыз да байтак. Алардан җырчы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе (1999), «Тюрковидение» халыкара җыр конкурсының көмеш призёры (2014), Татарстанның атказанган артисты (2015), Муса Җәлил исемендәге (2019) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты Айдар Сөләйманов, «Казан егетләре» төркеменең һәм «Артур-Марат» дуэтының элеккеге солисты Марат Галимов, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе урынбасары  Гүзәл Шәрәфиева, Зәй муниципаль районының Кече фәннәр академиясе директоры Руслан Романов, Барселона университетын тәмамлаган  Махурова Кадрия, Түбән Кама шәһәр судының федераль судьясы Ленар Нуретдинов һәм башка шундый исемнәрне атап китәргә мөмкин.

Мәктәпнең дәрәҗәсе, гадәттә, олимпиадаларда җиңүчеләр, БДИда алган баллар белән билгеләнә. Бу яктан сездә эшләр ничек тора?

Мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткече  ул –  белем сыйфаты. Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларны  үстерү   хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Укытучы баланың сәләтен никадәр иртәрәк күреп алып үстерә барса, моның өчен аңа уңай шартлар тудырса, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин, дип уйлыйм мин. Гимназиядә сәләтле балалар белән эшләү программасы төзелгән. Аның нигезендә сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып, талантын үстерү, гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп, сәләтле балалар белән аерым  эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану ята.

Бу өлкәдә куанырлык уңышларыбыз да бар: 2023/2024 уку елында татар гимназиясе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 34 урын алды. Бу –  узган ел белән чагыштырганда, 10 урынга күбрәк дигән сүз. Республика дәрәҗәсендәге олимпиадада, гимназиябезнең 8 укучысы соңгы этапка үтеп, призлы урын яулап кайтты. Узган уку елларында да, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән Халыкара олимпиадада катнашып, җиңүгә ирешүчеләр  байтак булды.

Бердәм дәүләт имтиханнарына килгәндә, бу юнәлештә дә гимназия укучылары сынатмый. Ел саен, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән югары уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Араларында математика һәм рус теле фәннәреннән 80 баллдан да югары күрсәткечләр белән мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы балаларыбыз шактый.

– Күп кенә мәктәпләр һәм гимназияләр югары уку йортлары укытучылары белән хезмәттәшлек итә. Аларның укытучылары югары сыйныфларда дәресләр дә үткәрәләр. Сездә дә шундый тәҗрибә бармы?

– Гимназия коллективы Чаллы дәүләт педагогика университеты, КФУ институтының Алабуга филиалы белән тыгыз элемтәдә эшли. Әлеге югары уку йортлары укытучыларыбызга методик ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертәләр. Узган уку елында КФУ институтының Алабуга филиалы доценты Владислав Виноградов проект эшчәнлеген оештыру буенча кыска сроклы курслар үткәрде. Ул проект эшләрен яклау белән тәмамланды. Шулай ук әлеге югары уку йортлары укытучылары тарафыннан төрле темаларга семинарлар, тренинглар үткәрелә.

Барыбызга да билгеле, соңгы елларда дәүләт тарафыннан заманча белем бирү үзәкләре булдыруга йөз тотыла. Аларга иң тәҗрибәле һәм креатив фикерләүче кадрларны сайлап алалар. Мондый шартларда үзегездәге педагогик коллективны таркатмыйча саклап тоту һәм аны бер максатка юнәлдерү җитәкчедән зур осталык таләп итәдер.

– Мәгариф учреждениеләрендә милли белем һәм тәрбия бирү юлларын камилләштерү, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру –укытучылар алдына куелган мөһим бурычларның берсе. Аңа ирешү өчен укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча технологияләрдән хәбәрдар булу таләп ителә. Мәктәпнең бердәм коллективы – уңышлы белем бирү процессының аерылгысыз өлеше. Бу  – иҗади, бердәм, бер бөтен, уртак миссия белән берләштерелгән югары профессиональ команда. Хәзерге көндә гимназиядә нәкъ шундый мөгаллимнәр хезмәт куя дип әйтә алам. Коллективыбыз тату, сөенечләребез дә, көенечләребез дә уртак. Укучыларыбыз да әдәпле, тәртипле.

– Укытучы эше бүгенге көндә иң авыр хезмәтләрдән санала, мәктәпләргә яшьләр килми. Үз эшчәнлегегездә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

– Хәзерге көндә гимназиягә рус һәм татар телләрендә бердәй иркен сөйләшүче квалификацияле педагогик кадрлар җитми. Бигрәк тә информатика, математика, башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ зур. Яшь укытучыларга  кытлыкны да тоябыз. Педагогик персоналның 60 проценты  – егерме елдан артык стажы булган мөгаллимнәр. Әлбәттә, бу хәл безнең гимназиядә генә түгел, ил буенча күзәтелә. 2020  елдан Россиядә «Земский учитель» проекты старт алды. Башлангыч сыйныф укытучысы Илгизә Фәррахова мәктәбебезгә нәкъ менә әлеге программа буенча килеп эшли башлады.  Ләкин бер карлыгач – яз ясамый, ди безнең халык.

2021  елда гимназиядә ике педагогик сыйныф ачылды. Әлеге сыйныфта белем алучылар укытучы һөнәре өчен мөһим башлангыч белемнәр белән танышалар, түбәнрәк сыйныфлар  белән дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрәләр. Киләчәктә алар гимназиягә мөгаллим булып кайтырлар дип ышанасы килә.

– Мәктәптә ата-аналар белән тыгыз эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу мәсьәләдә үзегезгә хас алымнар бармы?

– Ата-аналар белән күпкырлы эш алып барганда гына укыту-тәрбия бурычларын тиешенчә хәл итеп була. Ата-аналар белән аралашуның иң уңайлы формасы ул – үзара ярдәм. Ягъни укытучы белән ата-ана бала тәрбияләүдә бер-берсенең ярдәмчеләре булырга тиешләр. Чирек ахыры саен җыелышлар, очрашулар, бәйге-бәйрәмнәр уздыру  укытучы, бала һәм ата-аналарның якынаюына, бер-берсен аңлап, үзара ярдәмләшеп эшләүләренә ярдәм итә.

– Бүгенге көндә укыту методикасында, бәлки укыту программасында нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?

Укыту методикасына килгәндә, һәр укытучының еллар буена сыналган үз методикасы бар, һәркем үз осталыгыннан, белеменнән, мөмкинлегеннән чыгып, аны сайлый да, үзгәртә дә ала. Укыту программалары да һәрдаим үзгәртелә, яңалыклар кертелә. Болар барысы да уку сыйфатын күтәрү өчен эшләнә. Мин үзем укыту программаларында күбрәк хезмәт һәм әхлак тәрбиясенә өстенлек бирер идем.

– Мәгариф өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешү, нәтиҗәле эш алып бару өчен нинди китаплар укырга, нинди ресурслардан файдаланырга тәкъдим итәр идегез?

– Укытучы һәрвакыт үзенең белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр күп, укытучыларыбыз электрон ресурсларны да бик теләп кулланалар. Мин mon.tatarstan.ru; obrnadzor.tatarstan.ru; tatkniga.ru; tatar-congress.org; magarif-uku.ru; vatantat.ru, magarif-vakit.tilda.ws/online; publishertm.ru/электронная-форма-учебника; belem.ru сайтларын атап үтәр идем.

Китап, журналларга килгәндә, үзем, җитәкче буларак, һөнәри ихтыяҗларны исәпкә алып төзелгән китапларны күп укырга тырышам. Күбрәк шәхси нәтиҗәлелек, кадрлар белән идарә итү, конфликтлы ситуацияләрне хәл итү ысуллары һәм ата-аналар белән үзара эш итү турындагы җыентыклар белән кызыксынам.

Күренекле мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин үзенең бер хезмәтендә «Гыйлем ул –  дан күлмәге» дип язган. Уңышка ирешү өчен укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлек, үз фәнеңне камил белү һәм заманча технологияләрдән хәбәрдар булу таләп ителә.

Фото: culture.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ