Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман укытучысына заманча таләпләр

2020 елда «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ил күләмендә Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәкләре ачылды. Бүген бу өлкәдә нинди яңалыклар бар? Татарстанда Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге ничек эшләп килә? Сорауларыбызга җавап эзләп, әлеге оешманың директоры, филология фәннәре кандидаты Ләйсән МИНГАЛИЕВАга мөрәҗәгать иттек.

КҮП НӘРСӘ УКЫТУЧЫНЫҢ ОСТАЛЫГЫНА БӘЙЛЕ

– Ләйсән Өметовна, үзәкнең бүгенге эшчәнлеге турында сөйләп китегез әле. Бүген сезнең оешма мәгариф системасына үзеннән нинди өлеш кертә?
– Хәзер күп нәрсә укытучының осталыгына бәйле. Шуңа «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында педагогларның һөнәри осталыгын арттыруга зур игътибар бирелүе аңлашыла. Бу – иң төп юнәлешләрнең берсе.

Безнең үзәк 2020 елның 18 августында «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ачылды. Биредә «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен бәяләү (диагностика), статистик мәгълүматны җыю һәм эшкәртү; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче вазифасына кандидатларны, республика педагогларының аттестацияләү процедурасын методик, аналитик һәм оештыру-техник яктан тәэмин итү; республиканың мәгариф өлкәсендә идарәче кадрларны резервка сайлап алу процедурасын техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү һәм башка юнәлешләрдә эш алып барыла.

2021–2022 елларда үзәк, республика территориясендәге югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының потенциалын файдаланып, бәяләү чараларының фондын булдыру эшен координацияләде. Әлеге чаралар ел саен ун меңнән артык педагог һәм җитәкченең компетенцияләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта фонд ел саен яңартылып тора. Диагностика өч елга бер үткәрелә. Педагоглар аны квалификация күтәрү курслары алдыннан «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасында уза. Аның нәтиҗәләренә таянып, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары, методистлар ел саен квалификация күтәрүнең адреслы программаларын һәм педагогларның һөнәри үсеш маршрутларын төзи.

Бүген Үзәк педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүдә республика системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Аның бәйсез оешма буларак эшчәнлеге Татарстан Мәгарифне үстерү институты һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге функционалын кабатламый.

Диагностика өч елга бер үткәрелә. Педагоглар аны квалификация күтәрү курслары алдыннан «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасында уза.

– Белем бирүнең сыйфатын күтәрү – укыту процессында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Заман таләпләреннән чыгып, педагогның һөнәри компетентлыгын үстерүнең нинди юлларын билгеләргә мөмкин?

– Республикабызда педагогларның аерым статусын тану һәм иҗади, һөнәри потенциалын үстерү, укытучы һөнәренең социаль абруен күтәрү максатында үткәрелә торган төрле тематик чаралар ел саен байтак уздырыла. Бәяләү үзәге Мәгариф һәм фән министрлыгының күп кенә чараларын һәм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Соңгы ике ел эчендә иң әһәмиятле вакыйгалардан – Татарстан мәгариф системасын үстерүнең йөзьеллык юлына багышланган китап бастыру һәм Казан федераль университеты бинасында «Белем» мәгариф музеен, ә Казансу елгасы буенда укытучы скверын һәм һәйкәлен булдыру буенча зур эш башлап җибәрүне әйтеп үтәр идем.

Ел саен республикабызда яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы үткәрелә. 2023 елдан «Безнең яңа укытучыбыз» гранты торгызылды. Бу – яшь укытучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларның берсе. Әйтергә кирәк, яшь укытучыларга игътибар мәктәп урындыгыннан ук башлана. Соңгы елларда педагогик сыйныфлар булдыру буенча проект яңа дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла башлады, укыту программалары ел саен яңа, кызыклы юнәлешләр белән тулыландырыла бара. Киләчәктә әлеге сыйныфларны тәмамлаучы балалар, педагогик юнәлешләр буенча укуларын дәвам итеп, тормышларын укытучы һөнәре белән бәйләр дип ышанасы килә.

Бүгенге көндә милли белем бирү юнәлешендә дә зур эш алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе төзелде, укытучыларыбыз өчен илебезнең төрле төбәкләрендәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу мөмкинлеге ачылды. 2023 елда «Туган тел» Бөтенроссия туган тел форумы уздырылды. Болар әле педагогларның һөнәри үсешен, кызыксыну даирәсен киңәйтүгә багышланган чараларның кайберләре генә.

Республика өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларына уку программалары кысаларында гамәли юнәлешле дәресләр өлешен арттыру тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ