Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана уенчыклары

Килешәсездер, бүген күп кенә балалар өчен гаджетлар замана уенчыгына әверелде. Болай барса, алга таба үсеп килүче буынны берни белән дә кызыксындырып булмас бит. Үзем дә ике бала әнисе булгач, өч яшьлек Әмирә кызым һәм дүрт айлык Әмин улыбыз өчен уенчыкларны аеруча дикъкать белән сайлый башладым. Файдалы замана уенчыклары белән сезне дә таныштырасым килә.

  1. «Камка – бер уенда өч уен» – бу уенчык гаиләдә беркемне дә битараф калдырмас. Ник дигәндә, аның үзендә берьюлы өч актив уен: боҗра ату, балалар өчен электрон сикергеч һәм ракета атучы сикерткеч бар. Өй шартларында балаларның активлыгын арттыру өчен яхшы, аеруча кыш көне – хәрәкәт азайган вакытта менә дигән әсбап дияр идем. Боҗра ату үткерлек, төгәллек һәм концентрацияне арттыра, электр сикергеч сыгылмалылык, реакцияне, игътибарлылыкны, ә өченче уен – сикерткеч балага үз тәнен тоярга ярдәм итәр. Уенчык 3–7 яшьлек балаларга туры килә.
  2. Джампер-сикерүче – классик сикергеч өчен яхшы альтернатива. Аның ярдәмендә өй шартларында хәтта кечкенә генә эстафета да үткәрергә мөмкин. Реакция тизлеген, координацияне, концентрацияне яхшырта. Бу уенны өч яшьтән кулланырга була.
  3. MarsMars  – таякны тот уенчыгы – гаилә уены. Монда һәркем өчен бирем каралган. Бу уен җитезлек өчен яхшы булыр.
  4. Балансборд нейротренажёрында махсус лабиринт бар. Бу уенчык төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы булыр. Ул баш миенең ике як ярымшарлары элемтәсен яхшырту өчен файдалы. Уенны катлауландырып та була. Моның өчен такта өстендә тигезлек саклап торучы балага туп атарга кирәк.

Сенсорика өчен файдалы уеннар:

1. Аромалото, ягъни исле лото. Чынлыкта ис сизү, тоемлау баш миендә бик күп нейрон элемтәләрне булдыра. Кызганыч, без әлеге сыйфатка әллә ни әһәмият бирмибез. Бу уен исә безгә ис сиземләү ярдәмендә күңел ачу форсатын да тудыра. Лотога хәтта иң кечкенә балаларны да җәлеп итәргә мөмкин. Шул ук вакытта аны олы кешеләр дә уйный ала. Шарты кызык: предметны исенә карап билгеләргә кирәк.

2. Wikki-WikkiМонтессори методикасы буенча тактиль сенсор лотосы. Билгеле булганча, тактиль уеннар шулай ук баш мие өчен файдалы. Юкка гына баланың акылы бармак очларында димиләр. Уен шарты буенча, уенчыга бер шакмак бирелә, икенче шундый ук шакмакны капчык эченнән фәкать тотып карап кына табарга кирәк. Уенда кечкенә балалар да катнаша ала. Белгечләр бу уен 1,5 яшьлек сабыйларга да туры килә дигән фикердә.

3. Әвәләп ясау әсбаплары булган кинетик карлы ком – бу уенчыктан баланы алып китүләре ай-һай авыр булачак. Урам тулы кар булса да, замана сабыйларының игътибарын һәм ихтирамын нәкъ менә шушы әсбап яулады. Балага кушылып, үзегез дә берәр нәрсә әвәләп карагыз – гадәти булмаган бу кар сезгә дә ошаячак.

4. Сенсорлы уеннар өчен Brinds савытлар җыелмасы  – мондый савытлардан кечкенә балалар гына түгел, мәктәп яшендәгеләре дә файдалана ала. Ул уеннар уйнау, иҗат итү өчен дә шәп. Контейнерларда нәрсә булачагын үзегез үк хәл итә аласыз. Ярмалар, кул астындагы башка предметларны кулланып, бала өстәлендә диңгез, урман, хәтта Африка да ясарга мөмкин.

Әлеге язмада санап үткән уенчыкларны мин нейротренажёрлар дип атыйм. Аз хәрәкәт итүче замана балаларына нәкъ менә шундый уенчыклар кирәк.

 

Әдилә МӘҮЛЕХАНОВА, мөгаллимә, балаларны төрле яклап үстерү буенча шәхси үзәк җитәкчесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ