Зират әдәбе
Язын көннәр матурлануга кеше зиратларга агыла, чистарта, авыл-шәһәрләрдә өмәләр оештырыла. Ләкин мөселман кешесенең юлы зираттан өзелми. Чистарту, әлбәттә, әйбәт, ләкин дога кылуны онытмаска иде. Мәрхүмнәргә безнең догаларыбыз кирәк.
Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН,
«Туган авылым» мәчете имамы
Мөселман кешесе зираттан курыкмый. Куркулар, шомлы уйлар йә мәҗүсилектән, йә төрле ышанулардан, үлемнән курыккан кешеләр сөйләгәннәрдән килә. Зират начар урын түгел.
Зиратка кергәндә сәлам биреп керәләр, анда яткан кешеләр белән исәнләшәләр: «Әс-сәләмү гәләйкүм, йә әһләл кубуур!» (тәрҗемәсе: «Сәлам вә иминлек сезгә, әй кабер әһелләре!»)
Зиратка кергән вакытта өс киемеңне карарга кирәк. Исән кешеләр алдында гаурәтне ачып йөрү ничек гөнаһ булса, зиратка барганда да шулай ук гөнаһ була. Зиратка гаурәтне каплап, чиста киемнәр киенеп барырга кирәк.
Балаларны зиратка алып баруда тыю да, гөнаһ та юк. Яше дә чикләнмәгән. Кечкенәләрне кулыңа күтәреп алып барсаң да, коляскага утыртсаң да – баланы зиратка йөртмә дигән нәрсә юк. Бала үлемне абсолют нормаль нәрсә итеп кабул итә, аннан моны яшерү кирәк түгел. Баланың күңеленә зират белән шом кертү кирәкми. Зират ул – мөселман тормышының бер өлеше, икенче йорты.
Ә менә хатын-кызларга зиратка еш йөрү киңәш ителми. Бу аларның нечкә күңеллегенә бәйле. Хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хатын-кызларга зиратка йөрүне берара бөтенләй тыйган да була, ләкин аннары рөхсәт ителә. Ләкин анда барып, үкереп елап утыру кирәк түгел. Әгәр күңел халәте шундыйрак икән, бармый калуың хәерлерәк санала. Мәет җирләгән вакытта да хатын-кызларга зиратка керү, күмгәнне карап тору тыела. Динебез нәфис затларның йомшак табигатен шулай саклый. Ләкин хәзер еш кына бу тәртипне бозалар. Хатын-кызларга җирләгәннән соң гына керергә ярый. Авырлы хатын-кызга зиратка керү буенча тыю юк, зират начар урын түгел. Үзенең хис-тойгыларыннан тора.
Акчага сатып алып, кабергә кыйбатлы чәчәкләр кую киңәш ителми. Ул акчаны мәрхүм кеше исеменнән берәр фәкыйрьгә садака итеп бирсәң хәерлерәк. Әллә өзеп алынса, анысы рөхсәт ителә. Кыйбатлы роза сатып алдың, шунда ук кырдан ромашкалар да җыеп алып килеп куйдың ди. Розаның савабы бәясенә карап артмый, бәлки кырдан җыйган чәчәкләреңнеке күбрәктер дә әле. Мондый бүләкләр мәрхүм кешегә акча куеп киткән кебек кенә, аңа аның файдасы булмаячак.
Кабергә чәчәк утыртсаң, карап торырга кирәк, суын сибәргә, чүпләрен алырга кирәк. «Гел зират юлында йөрмиләр» дигәнне дә ишетергә туры килә. Зиратка еш йөрү дә, чәчәкләр утырту да тыелмаган. Көн саен йөрсәң дә була, әдәпне сакларга кирәк. Чәчәкләр, агачлар утыртылса савап була, җимешләрен кошлар ашый. Кояш баегач, зиратта йөрмәү хәерлерәк. Каберстанда күңеллелек, уеннар, шау-шу ярамый. Зиратта төп эш – мәрхүмнәргә дога кылу. Кабер янында баскан хәлдә, утырып яисә чүгәләп сүрәләр укыла, дога кылына.
Чистартканда, каберне таптамаска, өстеннән йөрмәскә кирәк. Әгәр кабергә басарга туры килә икән – калсын, кагылмагыз. Каберне таптау зур гөнаһ, җыештырам дип артыгын кыланмагыз.
Зираттан өйгә әйбер алып кайтмыйлар дип, су алып килгән пластик шешәләрне, чардуган буяган пумала, буяу савытларын зиратта калдыру тәрбиясезлек. Зиратка алып барган әйберне алып кайтма дигән нәрсә динебездә юк. Хатын белән барасың зиратка, аны калдырып кайтып булмый бит инде! Кесәдә телефон, акча, машина ачкычлары. Берсен дә калдырып кайтмыйбыз бит. Мәетне күмгән вакытта көрәкләребезне дә ала кайтабыз. Шуңа күрә турыдан-туры мәгънәдә аңларга ярамый.
Зират – дөньяны оныттыра торган җир ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, дөнья ләззәтләрен кисүче үлемне ешрак искә алыгыз, дигән. Зиратка барып кайткач, дөнья шаукымыннан күңелләр тынычланып куя.
ХӘДИС:
Аллаһның илчесе (с.г.в.) әйтә: «Мин сезне каберләрне зиярәт кылудан тыйган идем, хәзер каберләрне зиярәт кылыгыз. Чөнки алар сезгә дөньяга бирелмичә яшәргә ярдәм итә һәм ахирәтне искә төшерәләр». (Ибн Мәҗәһ)
ГМ-КИҢӘШ
1. Зиратка тәһарәтле барырга, гаурәтләрне каплаган чиста өс киеме кияргә.
2. Кабер өстенә басу тыела.
3. Зиратны чүпләп калдыру ярамый, буяу савытлары, су шешәләрен алып чыгып ташларга кирәк.
4. Кычкырып елап утыру тыела, төп-эш дога кылу.
5. Зиратта шау-шу, ыгы-зыгы, кычкырып сөйләшү ярамый.





Комментарийлар