Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар: «Гаилә ул – көч!»

Нәрсә ул гаилә? Җавап бик гади: сине кирәксенүче якын кешеләр. Уртак шатлык, уртак кайгы һәм, гомумән, тормыштагы мең дә бер төрле вак-төяк мәсьәләләрне бергәләп хәл итешүчеләр. Кирәкле минутта бер-берсенә терәк булырдай, җанга якын затлар. Журнал укучыларыбызны Казанда яшәүче Шәмсуаровлар гаиләсе белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Бәхет өчен ярату гына аз

Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровларның гаилә стажы 11 ел. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Читтән генә күзәтүчеләр аларның һәрвакыт нурлы йөзле булып, гел елмаеп кына торуларына да игътибар итми калмыйдыр. Ә менә якыннары аларның тату һәм төпле булуларына һәрвакыт соклануларын сиздереп тора.

Раил – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының танылган актёры. Тамашачы аны җырлы образлары өчен, ягымлы, халыкчан һәм моңлы тенор тавышы өчен аеруча хөрмәт итә. «Зәңгәр шәл»дәге Шәкерт җыры аша гына да ул күп тамашачының мәхәббәтен яулады. Зөлфия шушы ук театрда диктор-тәрҗемәче хезмәтендә. Бер кашык су белән йотарлык чибәр ханым «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Манзара» иртәнге мәгълүмати-музыкаль тапшыруында да алып баручы булып эшли. Тырыш, намуслы ир белән хатын, бер-берсе өчен җаннарын бирердәй булып гомер кичерә. Безнең белән очрашуга алма кебек өч балаларын – Нәфисә, Әсфәндияр, Шәүкәтне дә алып килделәр. «Иркәм», «Җаным!» дип эндәшүләренә генә дә исең китмәле!

Раил безнең үз кеше булып чыкты, чөнки әнисе Галия ханым озак еллар педагог булып эшләгән. «Мәгариф» журналында тәрбияләнгән бала мин, – дип башлады сүзен Раил. – Әни укытучы булып эшләгәч, сезнең журнал безгә һәрвакыт килеп тора иде».

Җир йөзендә һәр җан иясе бәхеткә лаек. Ләкин бәхет әле ул даими хезмәт, тырышлык төшенчәләренә дә тыгыз бәйле. Бер-береңне ярату гына аз...

 Кар эри, бозы кала

Гадәттә, туй көнендә яшь парларга бик күп теләкләр теләнә. Аларның бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып киткәннәре дә шактый була инде. Тик Шәмсуаровлар әниләре Галия ханым теләген һәрвакыт өлге итеп тота: «Миллионнар арасыннан бер-берегезне таптыгыз, үз ихтыярыгыз белән кавыштыгыз. Хәзер инде кирегә юл юк. Бары тик алга атлагыз!» – дип теләгән ул. Менә шул ана фатихасы Шәмсуаровлар гаиләсен, авырлыкларга бирешмичә, һәрдаим алга атларга өндәп тора да икән инде.

– Яңа Иштирәктәге әнием укытучы булгангамы икән, бик зирәк, акыллы кеше. Безгә, балаларына, оныкларына карата үтә дә кайгыртучан. Һәрвакыт үтемле киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Аның белән теләсә нинди темага фикерләшергә, серләшергә мөмкин. Һәрвакыт мәкаль-әйтемнәр кушып сөйләп җибәрә ул. Таң калып тыңлап утырасың. «Кар эри, бозы кала. Бер-берегезгә ямьсез сүзләр әйтеп күңел кайтармагыз!» Алтынга тиң сүзләр бит! – ди Зөлфия каенанасы турында.

Тормыш иткәндә, балалар тәрбияләгәндә төрле чаклар була. Иҗади гаилә һәрвакыт күз уңында. Олы кызлары Нәфисә мәктәптә укый, энекәшләрен тәрбияләгәндә инде кул арасына күптәннән кергән. Әти-әнисе кичке спектакльдә чагында 2–3 сәгатькә энекәшләре Әсфәндияр белән Шәүкәтне алып кала, бик яхшылап карап тора. Ата-ананың зур терәге, олы таянычы инде ул.

Казандагы Розалия дәү әниләре дә бик бала җанлы кеше икән. Олы яшьтә булса да, шул нарасыйлар белән идәндә тәгәрәп, рәхәтләнеп уйнап йөрергә бер дә кыенсынмый. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узарга кирәктер: Розалия ханым сәхнә әһеле булырга хыялланган, заманында хәтта Камал театрында роле дә булган икән...

– Безнең Казан әни үзе дә бала кебек эчкерсез, юк кына әйбергә дә ихлас сөенә белә. Балалар белән төрле рольләргә керә, үзе дә шул нарасыйлар белән рәхәтләнеп уйный белә торган сирәк дәү әниләрнең берсе. Без балаларыбызны алай мавыктыра да, алар күңеленә кереп уйный да белмибез. Ә ул рәхәтләнеп чыркылдап көлә. Шуңа да инде аны балаларыбыз да үз итә. Тыныч күңел белән, рәхәтләнеп әниебезгә калдырып китәбез, – ди гаилә башлыгы.

«Түльке» укыдым гына»

Раил Шәмсуаровтан сәхнәгә килү юллары турында да сораштырабыз.

– Танылган артист Гөлсем Болгарскаяның кызы, журналист Фирдәвес Болгарскаяга рәхмәтле мин, – ди ул. – Ул – әниемнең икенче әнисе кебек иде. (Әни, Казанда укыганда, аларда яшәгән.) Ире композитор Әнвәр абый Бакировны күрә алмадым, ә менә Фирдәвес апаны күреп калдым. Камал театры директоры Шамил Закиров белән дә дус булган ул. Шамил абыйга минем алда ук: «Бер яшь егет бар, шул сезнең янга килеп карасын әле», – дип шалтыратты һәм, бөтен сәләтләремне күрсәткәч: «Ошатсалар, укырга керерсең. Әмма эчмә, тартма, кызлар белән йөрмә, «түльке» яхшы итеп укыйсың!» – дип, фатихасын бирде. Миңгол абый Галиев тә миңа бик булышты. Җырларга да өйрәтте, тормыш сабаклары да бирде. Укырга кергәндә дә ярдәм итте. Ул чакларда шашып-шашып җырлыйсы килде. Җырчы булырмын, дип  хыялландым, драма артисты булып куйдым. Илһам Шакиров, Салават абыйларны тыңлап үстем. Әтием Наил бик матур итеп әсәрләр башкара. Әтинең бер туган абыйсы шагыйрь Таһир абый Шәмсуаров та матур җырлый. Наилә апабызны да җырчы итәбез, дип алып китәргә Казаннан ук килгән булганнар, тик әби белән бабай аны җибәрмәгән. Аларның чынга ашмаган хыялларын безгә дәвам итәргә насыйп булган.

Сәхнә тузанын сулап үсү

Артист балалары сәхнә артында үсә, дигән гыйбарәне күп тапкырлар ишеткән бар.

– Аллаһка шөкер, безнең театрда балалар үстереп була, – ди Зөлфия. – Башка офисларда балаңны эшкә алып бара алмыйсың бит. Ә театрга һәркем рәхәтләнеп баласын ияртеп килә. Туганнан соң, 3–4 айлап гримёркада йоклыйлар инде алар. Театр мохите, актёрлар тавышы, сәхнә, грим исе аларга тумыштан сеңә. Аннары әкрен генә гримёркадан чыга башлыйлар. Безнекеләр менә сәхнә артында йөри хәзер. Ә аннары «Зәңгәр шәл» спектакленә «керә башлыйлар».

Бу традиция Камал театрында озак еллардан бирле дәвам итә. Сәхнә тузаны сулап үскән балаларның үзләренә әлеге театрда гомерлек һөнәр тапканнары да бихисап. Бу җәһәттән, ана кеше буларак, Зөлфия театр җитәкчелегенә, режиссёрларга чын рәхмәтен белдерә. Шунысын да искәртеп үтик: Зөлфия –бәби ялына чыгып тормый гына, эшен, иҗатын дәвам итүче батыр, тырыш хатыннарның берсе.

«Эмиль Талиповка кызлар карый, ә миңа – юк»

Раил белән Зөлфиянең мәхәббәт тарихы ничек башланганын сорашабыз. Аларны театр очраштырган да икән. Театр училищесы студентлары, гадәттә, театрның алгы баскычларына утырып, спектакль премьераларын карый. Раил дә залдан алгы баскычларда утыручы яшь студентларны күзәтә. Боҗра алка таккан, озын чәчләрен тузгыткан, кыска итәк кигән чибәр туташка шундук егетнең күзе төшә. (Әле хәзер дә Раил, Зөлфиянең ул чактагы кыяфәтен хәтерләп, күңел түрендә йөртә!)

Көннәрдән бер көнне социаль челтәрдән Зөлфиягә хәбәр килеп ирешә. Раил чибәр туташны Интернет киңлекләреннән эзләп таба да, бөтен кыюлыгын җыеп, кызга сүз катарга батырчылык итә...

Тик ул вакытта театр училищесының беренче курс студенты, Казан кызы Зөлфия  Раил Шәмсуаров дигән өметле, талантлы артистның дөньяда барын бик белеп тә бетермәгән әле... «Ул вакытта әле мин аның рольләрен дә белми идем, – ди ул. – Бергә укыган кызлар аның «Зәңгәр шәл»дәге Шәкерт образын бик ярата иделәр. Ә мин алай Раил дип җенләнмәгән идем. Аны белеп тә бетерми идем. Кызларга: «Миңа артист хат язды», – дип сөйләгәч, бөтенесе шаккатты. Беренче очрашуга сайттан фотосын җентекләп карап, истә калдырып барган идем».

Менә шул очрашудан арада җылылык бөркелеп уза. Яшь егетнең кызга күзе генә түгел, күңеле дә төшә. Гадәттә, кызларның егетләрне үз тирәсендә биетәселәре килә икән, үзләре дә яшерен сигналлар җибәрә башлый. Күз кыса, елмая, дигәндәй. Ә Раилнең үзенә карата андый мөнәсәбәтне әле беркемнән дә сизгәне булмаган. Шуңа әлеге чибәр туташ үзенә игътибар итәр дип башына да китерми ул. «Эмиль Талиповка укыганда ук кызлар игътибар итә иде, ә мин үземә карата андый җылылык тоймадым. Еллар дәвамында хәтта ниндидер кимсенү чире – комплекс та барлыкка килде. Зөлфия дә миңа карамас инде, дип уйлый башладым...» – дип, күңелендәген ярып салды Раил. Тик ул ялгышкан: Зөлфия аның ягымлы, эчкерсез күңел сыйфатларына игътибар итми калмый. Социаль челтәрләрдә хатлар да ешая (сер итеп кенә әйтик: чынында ул кыска хатларны Раилнең дусты, якташы Радик Мәмәтов юллый торган була).

«Әле дә ярый Зөлфия очрады»

Ә Раилнең күңеленә Зөлфиянең әти-әнисе янына танышырга барган вакытлар уелып калган.

– Кешеләрне сынап карау гадәте бар бит. Эшләтеп дигәндәй, ә мине, киресенчә, ашатып сынап карадылар. Беренче тапкыр әнисенә кунакка барганда, мине аш, өчпочмаклардан сыгылып торган өстәл каршы алды! Мин ике тәлинкә аш, бик яратып өчпочмаклар ашадым. Үземчә, күп ашагач, булдыра торган егет бу, дип әйтерләр, дип артык кыстатып та маташмадым. Шушы очрашудан соң, Розалия әни миңа кызын ышанып тапшырды инде, – дип искә ала ул мизгелләрне кияү кеше.

Раилнең әти-әнисе, бергә яшәүләренә 30 еллык юбилейларын алып барырга дип, Зөлфияне чакыралар. Беренче тапкыр Иштирәккә тамада булып кайта ул. Шунда ук инде Раилнең туганнары аны: «Безнең килен», – дип сөенеп каршы алганнар.

Дуслашып 8 ай йөргәннән соң, ике гашыйк гаилә корырга ният кыла. Әнә шулай икенче курста танышалар, өченчедә инде өйләнешеп тә куялар. Зөлфия ул вакытта унҗиде яшен тутырган була.

«Унҗиде яшьтә кызлар бик көйсез була. Алар кояшның да үз тирәләрендә әйләнгәнен тели. Зөлфия исә төпле, өлгергән кыз иде. Иң кирәк вакытта бер-беребезне таптык. Әле дә ярый Зөлфия очрады. Әле дә ярый иркәмә өйләнгәнмен, дип еш кына уйлап куям. Бәләкәй генә Зөлфиям берсеннән-берсе матур балалар алып кайтты. Ул – миңа якын дустым, киңәшчем дә. Мин аны гел тыңлыйм, чөнки аныкы гел дөрес булып чыга! Миндә күңел төшенкелеге булгалый. (Ул күп артистларга хас.) Күпләр аны оста яшерә белә, ә минем шундук йөзгә чыга. Хатыным белән күп сөйләшәбез, серләшәбез. Шуннан мин яңадан туган шикелле булам,» – дип куана танылган актёр. Зөлфия дә аны хуплап кына тора: «Артистка түгел, кешесенә кияүгә чыгасың бит. Раилгә үземне дә, язмышымны да ышанып тапшырдым. Бер-беребезне шундый нык яратышкан чакта өйләнештек. Тимерне кызуында суктык. Әнсар хәзрәт матур итеп безгә никах укыды».

Әлбәттә, Шәмсуаровларның яшь гаиләсе такыр юлдан гына бармый. Аларга да сикертмәле сукмаклар очрап ала. Әмма бөртекләп җыелган бәхет андый давылларга гына каршы торырлык була икән инде – көнләшүгә юл калдырмыйча, 11 ел бергә гомер итүләре шуны дәлилли.

«Артистка түгел, кешесенә кияүгә чыгасың бит. Раилгә үземне дә, язмышымны да ышанып тапшырдым. Бер-беребезне шундый нык яратышкан чакта өйләнештек».

«Безнең арага керергә куркалар»

Раилне еш кына Эмиль Талипов белән бутыйлар. Бу хакта ул көлеп искә ала. «Беркөнне берәү килде дә: «Менә чит илдән сезне якыннан күрү өчен махсус кайттык», – ди. Мин инде шатланам, ничек яраталар икән мине, дип уйларга да өлгермим, кунагым: «Сез «Мулла» спектаклендә шундый шәп уйнадыгыз!» – дип куймасынмы...»

Раилнең фанатлары да юк түгел. Зөлфиядән дә: «Шундый ирне ничек карата алдың?» – дип сораганнары булган. «Ирем артист булыр дип уйламаган идем. Фәрит абый Бикчәнтәевнең укучысы булмагач, Камал театрына актёр булып кереп китә алмадым. Башка театрларга Раил җибәрмәде. Озак булмаса да «Ак калфак» фондында эшләдем. Аннан театрга диктор-тәрҗемәче итеп чакырып алдылар. Ике эшне бергә алып барырга керештем, ләкин шул заман Нәфисәнең үскәнен бөтенләй күрми башладым. Иртән – конгресска, кич – театрда. Раил белән гастрольләргә чыга башладык. Театрны сайларга туры килде инде. Тәрҗемә эше миңа бик ошый. Элегрәк төрле дикторларны да тыңлый идем. Артист булмас идем, мөгаен. Укыганда да, остазым Илдар Хәйруллин дәресләрен яратсам да, этюдлар күрсәтү, төрле образларга керү минеке түгел иде. Мәктәптән үк алып баручы булуга тартылдым. Сәхнә теле дәресләре минем өчен бәйрәмгә әверелде», – ди Зөлфия.

Телевидение аның хыялы булган. Әле эшкә алынганчы, берничә кастинг узган. Ул вакытта, күрәсең, сәгате сукмаган булгандыр... Моннан тыш, Шәмсуаровлар парлап «Болгар» радиосында «Милләтем бизәкләре» проектын алып бара, Хәсән Туфан, Дәрдемәнд, Ренат Харис, Айрат Арсланов, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Каюм Насыйри кебек олпат шәхесләргә багышланган тапшырулар әзерли, татар классиклары әсәрләреннән өзекләр укый.

– Көнләшмисезме? – дигән сорауга икесе дә беравыздан: «Юк, безнең арага керергә куркалар, ахры!» – диделәр. Раил шаярта: «Зөлфия барысын да куркытып бетергән», – ди.

 Иркәм, җаным, ахир...

– Кайчагында кәеф булмый, – дип, күңелендәге белән уртаклаша гаилә башлыгы. – Берсендә шулай уйланып утырам. Зөлфия аш бүлмәсеннән: «Ахир, әйдә, чәй эчәргә», – дип эндәште. Кәеф күтәрелеп, дөньялар нурланып китте. Адәм баласына кайчагында мөлаем караш, бер җылы сүз дә җитә. Сүзнең көче, кодрәте барлыгына тагын бер кат инанып куясың. Безнең Лениногорск якларында «Иркәм» дип сеңелгә дә, энекәшкә дә әйтәләр. Бер- берләренә исем белән эндәшкәнне өнәп бетермиләр. «Зөлфиям» дигәнгә караганда, «Иркәм» дию җиңелрәк. Спектакльләр ешка китсә, энергия бетә башлый. Ә менә өйгә кайтып керәсең, өч яктан өч балаң сиңа сарыла да, әллә кайлардан көч иңә, шулар хакына таулар күчерергә дә көч табасың. Догалар бик нык булыша, укыгач, күңел тынычлыгы табам. Мәктәптә укыганда ук, мәчеттә өйрәнгән идем, аннан кызыгып үзлектән ятлый башладым. Хәзер балалар уянганчы, иртән торып даими укырга тырышам», – ди Раил.

– Бездә режим дигән нәрсә юк инде, – дип дәвам итә әниләре. – Кайчак төнге берләрдә йокларга ятабыз. Олы кызыбызга вакытында мәктәпкә барырга кирәк. Беренче Раил тора һәм башмакларын кыштыр-кыштыр иттереп йөри башлый. Өч бала да булгач, йокы бик тәтеми шул... Һәрнәрсәдә киңәшләшү, четерекле проблемаларны бергә хәл итү сорала. Гаиләдә ышаныч, бер-береңә ихтирам, мәхәббәт булырга тиеш. Без бергә булганда гына көчле икәнебезне күптән аңладык инде. Алма кебек балаларыбыз театрда чабып йөри, кешеләр аларга карый да безгә карата хөрмәтләре арта. Әле без бер-беребезне туйганчы яратып өлгермәдек. Гаилә – бер-береңнең шәхси максатларын һәм омтылышларын хуплап, командада эшләү дигән сүз. Гаилә ул – көч!

«Спектакльләр ешка китсә, энергия бетә башлый. Ә менә өйгә кайтып керәсең, өч яктан өч балаң сиңа сарыла да, әллә кайлардан көч иңә, шулар хакына таулар күчерергә дә көч табасың».

Фотолар гаиләнең шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ