Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Фонетика. Графика. Орфоэпия

Раушания ЗАБУРДАЕВА, Зәйдәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы.(V сыйныфта проект-дәрес).Дәрес укучыларның «Фонетика. Графика. Орфоэпия» бүлеге буенча алган белемнәрен системага с...

Раушания ЗАБУРДАЕВА, Зәйдәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы.


(V сыйныфта проект-дәрес).

Дәрес укучыларның «Фонетика. Графика. Орфоэпия» бүлеге буенча алган белемнәрен системага салу, тест ярдәмендә тикшерү; сөйләм телен, фикерләү hәм иҗади сәләтләрен үстерү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту максатыннан уздырыла.


Җиhазлау: дәреслек, карточкалар, тест, техник чаралар, укучыларның «Мин хәрефләр ясыйм» темасына ясаган рәсемнәре, сигнал карточкалары, жетоннар.


Дәрес барышы.
I. Оештыру. Дежур укучы белән әңгәмә.
II. Дәреснең максатын билгеләү.

Укытучы. Укучылар, без бүген «Фонетика. Графика. Орфоэпия» бүлеген йомгаклыйбыз. Бу дәрес башкаларыннан бераз аерыла. Ул проект-дәрес дип атала. Әйдәгез, проект сүзенең нәрсә аңлатканын искә төшерик.


Гади генә итеп әйткәндә, проект — нинди дә булса эш эшләр алдыннан, мәсәлән, яңа әйбер ясар алдыннан аның планын, сызымын, схемасын әзерләү. Яңа бинаның проектын кем төзи? (Архитекторлар.) Яңа самолётларның проектын кем эшли? (Конструкторлар.) Ә сезгә мин яңа дәрес проектларга тәкъдим итәм. Сез ризамы? (Җаваплар тыңлана,)


Дәреснең hәр этабы сезнең иҗади проектыгызга нигезләнгән булыр. Алдыгызда — сигнал карточкалары hәм жетоннар. Эш барышында җавап бирергә әзер икәнлегегезне сигнал карточкасын күтәреп аңлатырсыз, һәр дөрес җавап өчен бер жетон алырсыз.


III. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Сүзлек эше (яңа сүзләр белән танышу):
презентация — представление — яклау
вернисаж — выставка картин — картиналар күргәзмәсе
2. Фонетика турындагы теоретик белемнәрне искә төшерү.
— Нәрсә ул фонетика? (Телдәге авазларны өйрәнә торган фән.)
— Татар алфавитында ничә хәреф бар? (38 хәреф.)

— Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар? (Авазларны сөйләмдә кулланабыз, ишетәбез hәм әйтәбез, ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, аларны күреп, укып була.)


— Рус hәм татар алфавитларының төп аермасы нәрсәдә? (Татар алфавитында рус алфавитында булмаган 6 хәреф: ө, ә, ү, җ, ң, h бар.)


— Әйтелеше буенча авазлар нинди ике төркемгә бүленә? (Сузык hәм тартык авазларга бүленәләр.)


— Татар телендә ничә сузык аваз бар? Ниндиләр? (Тугыз сузык аваз бар: [а], [ә], [у], [ү], [о], [ө], [и], [ы], [э].)


— Сузык һәм тартык авазларның әйтелешендә нинди аерма бар?

— Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленә? (Калын әйтелешле hәм нечкә әйтелешле сузыклар була.)


— Тартык авазлар ничә төркемгә бүленә? (Яңгырау hәм саңгырау тартыкларга.)


— Ике авазга ия хәрефләрне әйтегез. (я, е, ю.)

3. «Гамәли хисап». «Мин хәрефләр ясыйм» күргәзмәсе. (Берничә укучы үзләре ясаган рәсем буенча чыгыш әзерлиләр.)


1 нче укучы. Мин «Фонетика» бүлеген борынгы замок рәвешендә ясадым. Капкасында калынлык (ъ) hәм нечкәлек (ь) билгеләре сакта тора. Алар аваз белдермиләр, димәк, сөйләшмиләр, чит кешене замокка кертмиләр. Аскы катта — тартыклар, өске катта сузыклар яши. Тәрәзәләрдән ике авазга ия сузыклар: я, ю, е (ё) карап тора.


2 нче укучы. Мин сузык авазларның яшәү урынын географик карта рәвешендә күзалладым һәм шул картаны ясадым. Сузык авазлар утравын Фонетика океаны әйләндереп алган. Ә утрауда шәһәрләр: Иренләшкән сузык авазлар ([у], [ү], [ө], [о], [о]) шәһәре hәм Иренләшмәгән сузык авазлар ([а], [ә], [ы], [ и], [э (е)] шәһәре урнашкан.


А хәрефе калкулыгы — [а], [а]
Тар әйтелешле авазлар тавы[о], [ы], [э]
Киң әйтелешле авазлар тигезлеге [о], [ы], [э]
3 нче укучы.

Мин дә тартыкларның яшәгән урынын географик карта рәвешендә ясадым. Тартыклар утравы Фонетик океанда урнашкан. Яңгырау тартыклар hәм Саңгырау тартыклар шәһәрчеге бар. Аларны Калынлык hәм Нечкәлек билгеләре күле аерып тора.


Яңгырау тартыклар шәһәрчегендә ял итәргә яраталар. «В» кафесында ирен-ирен [w] hәм ирен-теш [в] тартыклары гына бәйрәм итә. «МНҢ» кафесында борын авазлары гына күңел ача. «Тавыш hәм шау» кафесында башка тартыклар кәеф-сафа коралар.


Саңгырау тартыклар шәһәрчегендә кече тел тартыгы [х] хат язып көнен үткәрә, йоткылык тартыгы [һ] һәйкәлләрне күзәтә. Кече тел тартыгы [къ] hәм тел арты тартыгы [к] үз парларын сагынып көн итәләр. (һәмзә) [‘] тартыгы тауга менеп башкаларны күзәтә. Ә калган тартыклар кибетләргә йөреп көннәрен үткәрәләр.


4 нче укучы. Ә мин «Әкият» өе ясадым. Ул ике ишекле. Бер ягыннан сингармонизм законына буйсынган сүзләр керәчәк, ә икенче ишек ирен гармониясе сүзләре өчен генә ачык. Ләкин сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр дә бар бит әле. Алар кайсы ишектән керә алалар, шуннан качып керәләр hәм балконга качалар.


IV. Ныгыту.
1. «Фонетикада кунакта» уен мәйданчыгы.
Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез, сез уйлап килгән уеннар белән танышыйк.
1 нче төркем. «Артык» сүзне тап уены.
Нинди сүз артык? Ни өчен?
а) төтен; ә) тозлы; б) килде (сузыклар гармониясе)
2 нче төркем. «Алтын чылбыр» уены.
Төшеп калган сүзләрне куярга.
а) Татар телендә барлыгы ... сузык аваз хәрефе бар (9).
ә) ... тартыклар ясалганда, тавыш ярылары катнашмый (саңгырау).
2. Төркемнәрдә эш.

Экранда бирелгән сүзләрне төркемнәргә (1 нче төркем — сузыклар гармониясе күзәтелгән сүзләрне, 2 нче төркем — ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне, 3 нче төркем сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне) аерып язарга: ашамлык, көзге, Илһам, шәһәр, озын, очкын, китап, үрдәк, миңа.


(Ахырдан тикшерәләр. Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучы җавап бирә.)

 3. Укытучы. Укучылар, мин дә сезгә бер уен әзерләдем. Бу уен «Югалган хәрефләр» дип атала. Карточкалар белән эшлибез. Сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куярга кирәк:


б...лын, с...ңгы, ...ченче, авт...р, Зө...рә, ә...гәмә, сәгат....
(Дөрес җавап видеопроектор аша күрсәтелә. Укучылар, карточкаларны алышып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.)
4. Төркемнәрдә эш.

«Иҗек калыплары» уены. (40 секунд вакыт бирелә. Бирелгән иҗек калыпларына туры килгән сүзләр уйларга.)


ТС — ТС (җи — де)
ТСТТ (кайт)
ТСТ — ТС (кил — де)
ТСТ — ТС — ТС (бак — ча — чы)
V. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.

Фонетика буенча дәрес-проектта белемнәрегезне күрсәттегез. Ә хәзер тест эшләп алырбыз. Дөрес җавапны билгеләргә кирәк. Һәркем үз төркеменә туры килгән тестны башкара.


1 нче тест. «С» төркеме өчен.
1. Төзелеше ягыннан нинди иҗекләр була?
а) ачык
ә) ачык һәм ябык
б) ябык
в) калын әйтелешле
2. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куяр идегез?
к...ммәт, ди...к...ть, г...мер
а) и, к, ә, һәм е
ә) и, к, а һәм е
б) ый, къ, а һәм о
в) ый, к, ә һәм о
3. Кәгазь сүзендә ь хәрефе нинди хезмәтне үти?
а) алдагы тартыкның нечкәлеген күрсәтә
ә) аеру билгесе
б) кече тел авазы барлыгын белдерә
в) иҗекнең нечкә укылырга тиешлеген белдерә
4. Күп нокталар урынына кайсы сүзне куярга кирәк?
Без Татарстан ... янында басып торабыз, зур шәһәрләрне эзлибез.
картасы, кыры, чиге, башкаласы
5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язар идегез?
г...дәт, дә...ва, зәвы..., к...пка (баш киеме)
а) ә, г, к һәм и
ә) а, гъ, к һәм е
б) ә, г, к һәм ый
в) а, г, г һәм е
2 нче тест. «В» төркеме өчен.
1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?
а) сүзләрнең ясалышын
ә) сөйләм авазларын
б) сүзләрнең дөрес язылышын
2. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
а) 9
ә) 11
б) 12
3. Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?
а) [а] авазы кебек
ә) [о] авазы кебек
б) [о] га охшатып, бераз иренләштереп
4. Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?
а) тартык авазларга карап
ә) яңгырау авазларга карап
б) сингармонизм законы нигезендә
5. Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?
а) [а], [ә] сузыкларына
ә) [и], [э(е)] сузыкларына
б) [о], [ө] сузыкларына
3 нче тест. «А» төркеме өчен.
6. Тел арты [к], [г] авазлары булган сүзләрне табыгыз.
а) табак, суган, колмак
ә) вәгъдә, вәгазь, газиз
б) дикъкать, зәгыйфь, кодрәтле
в) графин, көзге, гер
7. Кече тел [къ], [гъ] авазы булган сүзләрне табыгыз.
а) вәгъдә, гозер, канәгать
ә) герой, газета, коллектив
б) команда, гигант, герб
в) ефәк, диңгез, зәңгәр

8. Кайчан татар теленең үз сүзләрендә к, г хәрефләре тел арты [к], [г] авазларын белдерә?


а) калын сүз яки калын иҗектә
ә) нечкә сүз яки нечкә иҗектә
б) алынма сүздә
в) калын яки нечкә сүздә

9. Нинди сүзләрдә к, г хәрефләре һәрвакыт тел арты [к], [г] авазларын белдерә?


а) калын сүзләрдә
ә) нечкә сүзләрдә
б) татар теленең үз сүзләрендә
10. Шигырь сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?
а) 6 хәреф, 6 аваз
ә) 6 хәреф, 7 аваз
б) 6 хәреф, 5 аваз 
Өйгә эш: кагыйдәләрне кабатларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ