Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Татар теленең сүзлек составы

Фирая КАЮМОВА, Бөгелмә педагогия училищесы укытучысы        Максат. Укучыларны килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы белән таныштыру. Беренчел белемнәр булдыру. Бер-береңне тыңлап, башкала...

Фирая КАЮМОВА, Бөгелмә педагогия училищесы укытучысы 


       Максат. Укучыларны килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы белән таныштыру. Беренчел белемнәр булдыру. Бер-береңне тыңлап, башкалардан өйрәнү теләге тудыру. Үз-үзләрен бәяләү күнекмәсен ныгыту. Үткәннәргә игътибарлы караш тәрбияләү.


       Җиһазлау. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф ( Казан: Тат. кит. нәшр., 1988);  Татар теле: X – XI сыйныф өчен дәреслек  (Казан: Мәгариф, 2003); лекция үрнәге; схема төзү өчен сүзле тасмалар; ял минуты күрсәтмәсе; мөстәкыйль эш үрнәге.


       Дәрес барышы.


                 I. Оештыру.

       Укытучы укучыларны дәреснең  темасы, максаты белән таныштыра.


       II. Актуальләштерү.
Үткән дәрес  искә төшерелә.

Алга таба укытучының лекциясе тыңлана, тактада схема урнаштырып барыла. Яңа белемнәр ныгытыла.


       “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән  (Кол Гали) өзек укыла.
–  Аңлашыламы? Нәрсә аңладыгыз? (Фикерләр тыңлана.)

      –  Бу – XII гасырда язылган әсәр, шулай да аның шактый өлешен аңладыгыз. Чөнки әсәр борынгы төрки телдә язылган, ә ул –  хәзерге телебезнең нигезе. (1 нче слайд.) Әлеге сүзләр – сөйләмебездә киң кулланыла торган сүзләр. Алар кеше организмы, туганлык атамалары, алмашлыклар, саннар; урын һәм вакытны, табигать күренешләрен, тереклек, үсемлекләр һәм башкаларны белдерүче сүзләр. Калган сүзләр башка телләрдән кергән. Алар – алынмалар. (2 нче слайд)


       –  922 нче нинди вакыйганы искә төшерә?

       – Бу елда Идел Болгарында Ислам дине кабул ителә. Динне тарату өчен, татарлар арасында бик күп гарәп һәм фарсы мулла-имамнары  килеп яши башлый. Алар үзләре белән бик күп китаплар да алып киләләр. Менә шулар аша телебезгә бик күп гарәп-фарсы сүзләре кереп урнаша. (3 нче слайд) Без аларны хәзер үзебезнең сүзләр дип кулланабыз. Алар: дин, фән һәм мәгариф, әдәбият һәм мәдәният, сәүдә һәм юл йөрү, кичерешләр, кыйммәтле ташлар, вакытны белдерүче сүзләр, кеше исемнәре.


       – Укучылар, исемнәрегезне әйтегез әле, кайсылары гарәп-фарсы теленнән икәнлеген ачыклап китик. (Укытучы укучыларның исемнәрен кайсы телдән кергән булуын әйтеп бара.)


       –  Фамилияләр һәм әтиләрегезнең исемнәре дә, барысы да диярлек,  гарәп сүзләре. Без алар турында топонамастиканы үткәндә сөйләшербез.


       Алга таба лекциянең  1 – 2 нче абзацы белән танышып чыгыла.

         Карточкада бирелгән сүзләр арасыннан гарәп-фарсы алынмаларын табарга кушыла.


        Әдәбият, кул, мәгърифәт, бара, дүшәмбе, апа, Вәлиев, мин, кайгы, иртәгә, якут, үсемлек, сәгать.


       – Борын-борыннан татарлар руслар белән янәшә, аралашып, дус яшәгән, шуңа телебезгә бик күп рус сүзләре (4 нче слайд) кергән. Алар 2 төрле:


       а) бик борынгы чордан XIX гасыргача кергән сүзләр (5 нче слайд) татар теле законнарына буйсынган, шуңа аларны татар сүзләреннән аеру да кыен. Күбесенчә көнкүреш өлкәсенә карыйлар: ләүкә, мунчала, өстәл, сука, салам, кәбестә, уҗым, бүрәнә һ.б.


       Шул ук вакытта рус теленә дә татар теленнән бик күп сүзләр кергән. Мәсәлән: арбуз – карбыз, бахчевые – бакча, таможня – тамгаханә, буран, рожь – арыш, товар – тауар, товарищ – тауар ише, амбар һ.б.


       б) революциядән соң кергән сүзләр (6 нчы слайд) рус телендәгечә кабул ителгән: газ, команда, паспорт, крестьян, армия, состав, рапорт, завод, паром, ручка, банка, поезд, врач һ.б.


        Лекциянең 3 нче  абзацына игътибар ителә.

Состав, аяк, гараж, дәфтәр,буразна, иртән, закон, бригада, сөйлим, паспорт кебек сүзләр арасыннан борынгы төрки сүзләрне, рус алынмаларын аерып алырга.


       Рус теле аша телебезгә Һинд-Европа  (7нче слайд) телләреннән дә бик күп сүзләр кергән. Әйтик,  латин (8 нче слайд) теленнән: техника, фән, дәүләт, медицина, финанс; грек теленнән (9 нче слайд): фән, медицина, әдәбият-сәнгать; француз теленнән (10 нчы слайд): парфюмерия, әдәбият-сәнгать, мебель; инглиз теленнән (11нче слайд): спорт, диңгез, сәүдә  һәм башка шундый сүзләр кергән.


        Лекциянең IV абзацы белән танышып чыгарга кушыла.

       “Татар теле” (X  сыйныф) дәреслегенең 100 нче битендәге 76 нчы күнегүне эшләргә кушыла. Укучыларның җаваплары тыңлана.


         Күнегүдә китерелгән сүзләрнең  күбесе башка телләрдә дә кулланыла, шуңа аларны халыкара сүзләр ( 12 нче слайд) (интернационализмнар) дип йөртәләр: телефон, телевидение, космос, телеграмма, факультет, фабрика, газета, журнал һ.б.


       Укучыларның белемнәрен  тикшерү.  
Мөстәкыйль эш.
1. Тактада язылган сүзләрне тиешле тәртипкә китереп күчереп язарга.
2. Борынгы төрки сүзләр астына сызарга.
Әдәбият, кул, мәгърифәт, бара, дүшәмбе, апа, Вәлиев, мин, кайгы, иртәгә.
3. Гарәп-фарсы алынмалары астына сызарга.
Мәгариф, кара, сишәмбе, абый, Нургалиев, син, кайгы, иртәгә, үсемлек, ишан.
4. Һинд-Европа алынмалары астына сызарга.

       Әни, китап, логика, сиңа, телефон, состав, декан, Иванов, институт, баралар, трильяж.


       5. Нинди сүзләр халыкара сүзләр дип йөртелә?
Җаваплар тикшерелә, билгеләр куела.

               IV. Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана, дәрескә нәтиҗә ясала, өй эше бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ