Логотип Магариф уку
Цитата:

Ни өчен хатын-кыз гаиләне таркату ягында?

          Чын ир-ат нинди булырга тиеш? Гаиләдә ирнең дәрәҗәсен ничек күтәрергә? Бүген Казанның Гаилә мәчетендә  булып үткән  «акыл һөҗүме» форматындагы чарада шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделә...



          Чын ир-ат нинди булырга тиеш? Гаиләдә ирнең дәрәҗәсен ничек күтәрергә? Бүген Казанның Гаилә мәчетендә  булып үткән  «акыл һөҗүме» форматындагы чарада шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделәр. «Бүгенге җәмгыятьтә ир-атның роле» дигән темага багышланган бу сөйләшүдә дәүләт структурасы вәкилләре, галимнәр, эшмәкәрләр, имамнар, мөгаллим-мөгаллимәләр, журналистлар һ.б. катнашты. Җәмгыятебездә гаилә институтының хәле шактый мөшкел дип әйтсәк тә була. Моны раслау өчен берничә сан китерү дә җитәдер. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, республикабызда төзелгән гаиләләрнең яртысыннан артыгы 10 ел эчендә аерылыша. Балаларның 16% (кайбер районнарда бу күрсәткеч 30 %ка җитә) тулы булмаган гаиләдә үсә. Гадәттә, әни кеше белән. Әни кеше дигәннән, аерылуларның 80% хатын-кыз инициативасы белән икән. Ни өчен хатын-кыз гаиләне таркату ягында соң? Бу сорауга һәр аерылышкан гаиләнең үз җавабы, үз сәбәбе.



           Җәмгыятьтәге бу катлаулы хәлне ничек төзәтергә? Сөйләшүдә катнашучылар шушы сорауга да җавап эзләде, тәкъдим-фикерләрен әйтте.


               Фотография Гаилә мәчете сайтынна алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ