Логотип Магариф уку
Цитата:

Нигә кимибез?

Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2017 елның 1 гыйнварына 3 млн. 868 730 кеше яши. Соңгы бер елда республикабыздагы халык саны 13693 кешегә арткан. 2016 елда бездә һәр мең кешегә күчереп...

Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2017 елның 1 гыйнварына 3 млн. 868 730 кеше яши. Соңгы бер елда республикабыздагы халык саны 13693 кешегә арткан. 2016 елда бездә һәр мең кешегә күчереп исәпләгәндә 14,8 бала туган, ә 12,2 кеше вафат булган.



Татарстан   халык саны буенча Россия субъектлары арасында 8 нче урында. Республикабызда 1 кв. км га уртача 57,2 кеше  туры килә. Республикабыз халкының 76,41 проценты шәһәрләрдә яши. Халыкның 53 проценты – татарлар.


Республикабыздагы 43 районның 32сендә – татарлар, ә унысында – руслар, ә берсендә чувашлар күпчелекне тәшкил итә.


Татарстандагы 26 торак пунктта 10 меңнән артык кеше яши, шулардан 8 шәһәрдә халык саны –  50 меңнән, ә 3 шәһәрдә 100 меңнән артык. Болар – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калалары. Ә башкалабыз Казан – миллионер кала,  хәзер анда 1 млн 217 мең кеше исәпләнә.


Узган ел Казанда 24564 бала туган, бу – 2015 елдагыдан 2,1 процентка күбрәк. Татарстанда исә 2016 елда барысы 57499 сабый дөньяга аваз салган, тик бу – аннан алдагы елга караганда 1,9 процентка кимрәк. Туучыларның 52 проценты – малайлар, ә калган 48 проценты кызлар иде. Димәк, киләчәктә кәләш табу проблемасы тагын да ныграк кискенләшергә мөмкин.


Узган елда республикабыздагы 43 районның алтысы гына туучылар санын 2015 елга караганда арттыра төшкән. Республикабызның көнчыгыш һәм көнбатыш чикләрендәге Актаныш (үсеш – 5,9 процент),  Мөслим (0,5 процент), Баулы (4,9 процент), Чүпрәле (13,6 процент) авыл районнары булса да туучылар санын ишәйтә алучылар рәтендә. 2016 елда, Казан һәм Чаллыдан кала, иң күп сабый Түбән Кама муниципаль районында (3875  бала) туган, тик бу – аннан алдагы елдагыдан 1,9 процентка кимрәк. Бөгелмә (1327 сабый), Яшел Үзән (1571), Әлмәт (3162)  районнарында да туучылар саны меңнән артык булган. 2016 елда иң аз бала Кайбыч районында туган: нибары 78 сабый, һәм бу – аннан алдагы елдагыдан 23,5 процентка кимрәк тә әле. Кама тамагы һәм Әтнә районнарында да узган ел нибары 84 – 86 сабый дөньяга аваз салган. Боларның татар төбәкләре булуы аянычрак, әлбәттә. Милләтебезнең киләчәк язмышына үзебез үк балта чапмасак иде. Ә балалар булмаса, мәктәпләребезнең ябылачагын көт тә тор: соңыннан: «Авылыбызда мәкктәпне яптылар», – дип кемгәдер дәгъва белдереп йөрүдән мәгънә булмаячак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ