Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиада Бразилиянең Рио-де-Жанейросында бүген ачылса, Казанда исә ... тагын бер атнадан соң – 12 августта ...

 ...Һәм бу – һич арттырусыз һәм ялгансыз.Җәй җитте исә, Казаныбызның дөньякүләм бәйге уздыру үзәгенә әверелүенә ияләшеп җиттек шикелле. Әйтик, 2013 елда бездә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Унив...

 ...Һәм бу – һич арттырусыз һәм ялгансыз.


Җәй җитте исә, Казаныбызның дөньякүләм бәйге уздыру үзәгенә әверелүенә ияләшеп җиттек шикелле. Әйтик, 2013 елда бездә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы шаулап-гөрләп үтсә, узган ел исә су сорты буенча XVI дөнья чемпионатын уздырган идек. Быел  исә тагын да мәртәбәлесе булачак: ОЛИМПИАДА! 1989 елдан бирле үткәрелеп килүче мондый халыкара бәйгенең Россиядә әле беренче мәртәбә узуы, һәм анысы да безнең   Татарстанда – меңьяшәр Казан каласында! Мондый хокукка ирешү юлында көндәшләребез генә дә нинди иде әле: Япония һәм Азәрбайҗанның мәртәбәле калалары...


Сүзне артык озынга сузмыйча әйтсәк: тагын бер атнадан – 12 августта – Казанда өлкән сыйныф укучыларының информатика буенча XXVII Халыкара олимпиадасы ачылу тантанасы булачак.


ЮНЕСКО эгидасы тарафыннан уздырыла торган мондый мәртәбәле чараларның моңарчы инде дөньяның 25 илендә үткәрелгәне булган. Елдан-ел колачлырак уза икән ул. Әйтик, аның 1989 елда булган тәүге Олимпиадасында дөньяның нибары 13 иленнән генә укучылар интеллектуаль сәләтен күрсәтсә, узган ел Казахстанда үткәрелгәнендә  83 ил вәкиле катнашкан булган. Быелгысына – Казанда узачагына исә тагын да күбрәк – 88 илдән иң көчле яшь интеллектуаллар командалары  көч сынашырга җыена.


Казандагы Халыкара олимпиаданың тантаналы ачылуы 12 август көнне Универсиада авылында үтәчәк һәм ул 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда меңгә якын кунакның (алар арасында 220  волонтер да бар) катнашуы  көтелә. Шуларның 328е – Халыкара олимпиадада кайсы ил укучысының информатика буенча иң сәләтле булуын расларга җыенучысы. 84 команда, ә һәр командада дүртәр катнашучы. Россиядән исә ике команда. Тагын шунысы сөенечле: информатика буенча Халыкара олимпиадалар тарихында беренче тапкыр буларак, быелгысында Россия командасы составында Татарстан вәкиле – КФУның Н.Лобачевский исемендәге лицейның X сыйныф укучысы Әсхәт Сәхәбиев та катнаша. Аның инде моңарчы да ике ел рәттән информатика буенча Бөтенроссия олимпиадаларында җиңеп чыкканы бар. Узган уку елында ул, информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк турында иң югары балл җыеп, Татарстан укучылары арасында абсолют чемпион булган иде. Якташыбызга бу юлы уңышлар телик.


Олимпиада үзе Татарстанның иң яшь шәһәре – Иннополис каласында үтәчәк.


Олимпиадада катнашучылар атна дәвамында көне-төне компьютер артында гына утырачаклар дигән сүз түгел. Аларны искитмәле мәдәни-күңел ачу программасы көтә: 8 экскурсия маршруты гына тәкъдим ителәчәк. Казанның тарихи-истәлекле урыннары белән танышу дисеңме, Болгарга, Зөягә сәяхәт кылумы, КФУ һәм Иннополис каласында булумы, спорт чаралары, Сабантуй дисеңме... Иң мөһиме: Олимпиадада катнашучылар Европаның нәкъ үзәгендә икътисади, социаль-мәдәни, интеллектуаль яктан нык үсеш алган Татарстан дигән күпмилләтле төбәк, кунакчыл татар халкы барлыгына инанып китә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ