Логотип Магариф уку
Цитата:

Онытылган сызым

 «Эх, бу сызым яки геометрия дәресе нәрсәгә инде безгә, барыбер тормышта кирәге чыкмый», – дип зарланырга ярата идек укыганда. Яши-яши һәр фәннең, һәр өлкәнең үз урыны булуын аңлый башлыйсың икән…«Баш...

 «Эх, бу сызым яки геометрия дәресе нәрсәгә инде безгә, барыбер тормышта кирәге чыкмый», – дип зарланырга ярата идек укыганда. Яши-яши һәр фәннең, һәр өлкәнең үз урыны булуын аңлый башлыйсың икән…


«Башта әлифбаны өйрәнәләр»

«Без укыган чакта сызымны А4 форматына тушь белән сыздык, – ди Саба районы Олы Миңгәр мәктәбе ветеран укытучысы Илсур Шакиров. – Һәр укучыда – «готовальня». Шрифт язуга, һәр хәрефнең, цифрның дөрес язылышына, авышлыгына, сызыклар төрләренә, калынлыгына игътибар зур. Кичләрен лампа яктысында әнинең: «Ят инде улым, крәчинне бетерәсең!» – дигән сүзләрен тыңлый-тыңлый сызган сызымыңны икенче көнне укытучы, берәр гаеп табып, ертып ыргыта. Укытучының бу гадәтен бездән көлү шикеллерәк кабул итә идек. Баксаң, ул безне төгәллеккә, пөхтәлеккә өйрәткән, сызым башлангычын сеңдерергә тырышкан икән. Моны соңыннан гына аңладык. Ул елларда инженер һөнәре популяр, укучылар техник вузларга күп керәләр иде. Сызымнан мәктәптә яхшы белем алу – зур плюс. Акрынлап мәктәптә сызым фәненә игътибар кимеде: тушь белән сызу бетте, формат кәгазеннән шакмаклы дәфтәргә күчелде, аннары бу фәнне мәктәп программасыннан алып ук ташладылар. Оныгым техник вузга укырга керде, хәзер бу фәннең нигезен өйрәнмәгән килеш, катлаулы сызымнар белән азаплана. Әлифбаны белмичә, татар теле укытуга күчкән кебек килеп чыга бу».


«Студентларга авырга туры килә»


«Мин эшли башлаган елларда сызымнан олимпиадалар үткәрелә иде, укучыларым призлы урыннарны яуладылар, – ди Казанның 2нче лицей-интернаты укытучысы Диләрә Серегина. – Сызым фәне яссылыкта сызыклар белән бирелгән сурәтләрне, график схемаларны өйрәнә. Алар архитектура, төзелеш, физика, топография, машина төзелеше һәм башка өлкәләрдә файдаланыла. Бүген сызымның, аны аңлау яки күрсәтүнең кирәге чыкмаган бер генә эшчәнлекне дә аерып кына әйтеп булмый. Бигрәк тә дизайнер, архитектор, төзүче, инженер һәм тегүче, модельерлар әлеге фәннең нигезләре белән таныш булырга тиеш».


Диләрә Серегина фикеренчә, бу фән киңлекне күзаллау сәләтен үстерә. Ә ул сәләт балаларда 12-14 яшькә кадәр формалаша. Сызым укучыларның күзәтүчәнлеген дә арттыра, мантыйкый фикерләүне формалаштыра. «10нчы сыйныфта укучылар стереометрия фәнен өйрәнә һәм шунда гади генә геометрик җисемнәрне дә ясый алмыйлар. Математиклар әйтүенчә дә, сызым дәресләре укытылмый башлагач, балаларга геометрия фәнен үзләштерү авыррак бирелә, – дип дәвам итә Диләрә Серегина. – Техник иҗатка һәвәс балаларның сәләтләрен формалаштыру һәм үстерү мөмкинлеге булмау җитди проблема булып тора».


<…>

Тулы варианты белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)


Фәния Лотфуллина, Ләйсән Исхакова.


www.gaila.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ