Логотип Магариф уку
Цитата:

Өр-яңа календарь киләчәк!

Бу көннәрдә журнал укучыларыбыз вәгъдә ителгән бүләк – “Гаилә һәм мәктәп”нең август саны белән бергә “2016-2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре”н алачак. Ул “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журна...

Бу көннәрдә журнал укучыларыбыз вәгъдә ителгән бүләк – “Гаилә һәм мәктәп”нең август саны белән бергә “2016-2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре”н алачак. Ул “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары әзерләгән 368 битле икенче басма.


Без аны үзебезнең укучыларыбызга – мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә һәм бала үстергән ата-аналарга адресладык. Башка күпсанлы календарьлардан аермалы буларак, ул 1 сентябрьдән башланып, 31 август белән тәмамлана. Шул вакыт аралыгында көтелгән бәйрәмнәр, истәлекле даталарны күзәтеп барырга, гыйбрәтле хикәя, кыйссаларны укып, күңел кылларын уятырга, дәрестә я булмаса сыйныфтан тыш чараларда файдаланырга да мөмкинлек дигән сүз бу. Темасына туры китереп халык мәкале, ай, атна көне һәм кояш чыгу, баю вакытлары да тәкъдим ителә. Тагын бер үзенчәлеге – һәр биттә үзегезнең искәрмәләргә дә урын калдырылды. Һава торышы ничек булган, балагыз нинди уңышлар белән сөендергән... – язып барыгыз. Тәрбия календаре гаилә тәэсоратлары белән баетылсын, дигән нияттә эшләнде ул.


Журналга язылырга өлгермәү сәбәпле, бүләксез калган, ләкин календарьны үзендә булдырырга яки күпләп сатып алырга теләгәннәр турыдан-туры редакциягә яки Татарстан китап нәшрияты кибетләренә мөрәҗәгать итә ала.


Телефон: (843) 222-06-02.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эчтәлекле җыентык! Автор: Римма Васильева

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ