Логотип Магариф уку
Цитата:

Оренбург өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза

6-8 декабрьдә Оренбург өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза. Бу хакта өлкә Хөкүмәтенең Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар мәгарифе көннәре уңаеннан оештырылган чараларда өлкәне...

6-8 декабрьдә Оренбург өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза. Бу хакта өлкә Хөкүмәтенең Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


 
m-zhehlil

Татар мәгарифе көннәре уңаеннан оештырылган чараларда өлкәнең 15 районыннан этномәдәни компонентлы белем бирүче мәктәпләреннән 60 тан артык укытучы катнаша.


Татарстан делегациясен республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов җитәкли. Делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә бар.


Татар мәгарифе көннәре барышында өлкәнең һәм Татарстанның мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзү, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеш керткән укытучыларга республика министрлыгының бүләкләрен тапшыру көтелә.


Шулай ук Сакмар районы Татар Каргалысы авылында һәм Үрге Чебенле авылы мәктәпләрендә түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздыру нияләнелә. 8 декабрьдә кунакларны Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган ягы Шарлык районы Мостафа авылы мәктәбендә районда милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырачаклар.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ