Татар китап нәшрияты укучылары географиясен киңәйтүне дәвам итә, шул максаттан ул Россиянең иң популяр онлайн-ретрейлеры “Ozon.ru” сайты белән килешү төзеде.
Биредә татар халкы тарихы һәм мәдәниятына караган 22 басма тәкъдим ителгән. Алар арасында Г.Тукайның, М.Җәлилнең шигырь җыентыклары, Ф.Әмирханның “Урталыкта” (“На перепутье”) әсәре, А.Сальникованың “Татарская Әлифба. История и современность”, “Татар халык әкиятләре”, “Татар халык ашлары” һ.б. китаплар бар. Татар телен өйрәнүчеләр Интернет-кибеттә шулай ук Л.Шәяхмәтованың “Интенсивный курс (+CD)”, Н.Максимовның “Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи” кулланмаларын да таба алалар.
Киләчәктә тәкъдим ителгән китаплар саны артыр дип көтелә.