Логотип Магариф уку
Цитата:

“Печән базары” фестивале старт ала

7 август көнне Казанда матур бер традициягә әйләнгән чираттагы “Печән базары” фестивале узачак. Фестиваль кысаларында ярминкә, татарча фудкорт, “Сабыйлар” үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчы...

7 август көнне Казанда матур бер традициягә әйләнгән чираттагы “Печән базары” фестивале узачак. Фестиваль кысаларында ярминкә, татарча фудкорт, “Сабыйлар” үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы, диджей-сет, “Уку паркы”, “Кисекбаш” арт-объекты, Шигъри перфоманс, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, “Нокта. Мәчет” акциясе, “УКЫ” инсталляциясе белән танышырга була. Фестиваль Кабан күле ярында – Иске Татар бистәсендә узачак.


Ярминкәдә татар милли компонентларын кулланып эшләнгән Мәскәү, Казан, Пермь, Уфа, Чиләбе, Төмән дизайнерларының продукциясе тәкъдим ителәчәк. Сату рәтләре арасында махсус заманча тегелгән милли киемнәр, сирәк китаплар, интерьер бизәкләре, сувенирлар  һәм тагын башка бик күп кызыклы һәм кирәкле әйберләрне табарга мөмкин. Мәйданда дресс-кроссинг оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Анда кирәкмәгән әйберләрегезне калдырып, үзегез өчен башка кием табу мөмкинлеге дә бар. Татар милли киемнәре фестивальнең үзенчәлекле дресс-коды булып тора. Әгәр катнашучының татар милли киеме, яки бер элементы да  булмаса, ул аларны сату рәтләреннән таба алачак. Фестиваль кысаларында шулай ук “Уку паркы” проекты - әдәби парк та оештырылачак. Уку паркы мәйданында махсус “у”, “к”, “ы” хәрефләре формасында эшләнгән китап киштәләре куела. Ә балалар өчен "Сабыйлар" балалар үзәге тарафыннан мәйданчык оештырыла. Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Иске шәһәр” Префектурысы ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.


Фестиваль көндезге 13:00 башланып  20:00 сәг. кадәр дәвам итәчәк.


афиша тат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ