Логотип Магариф уку
Цитата:

Педсоветлар тыңлап үстем

Рамил КУРАМШИН, Татарстанның халык артисты, баянчыМин туып үскән Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсенең Сергач төбәгендә 35ләп татар авылы бар. Менә шушы авылларга татар укытучылары әзерләү өчен, уз...

Рамил КУРАМШИН, Татарстанның халык артисты, баянчы


Мин туып үскән Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсенең Сергач төбәгендә 35ләп татар авылы бар. Менә шушы авылларга татар укытучылары әзерләү өчен, узган гасырның утызынчы еллары уртасында безнең авылда, өч катлы таш бина салып, педучилище ачалар. Әнием Фәриха башлангыч мәктәп укытучысы иде, әтием Сөләйман җыр-музыка һәм рәсем дәресләрен укытты. Мин, башлангыч сыйныфларда укыганда, педучилище студентларының безнең авыл мәктәбенә педпрактикага йөрүләрен яхшы хәтерлим. Ә 1956 елда, педучилищены ябып, аны шушы төбәктәге татар балалары өчен интернат-мәктәп итеп үзгәрттеләр, һәм шул статуста ул 30 елдан артык эшләде. Әтием педучилищеда да, интернат-мәктәптә дә, авыл мәктәбендә дә укытучы булып хезмәт итте. Ул авылыбыз мәктәбендә 70 яшенә кадәр эшләде, чөнки белемле җыр укытучыларына, хәзерге кебек,  элек тә ихтыяҗ зур иде.


рамил курамшин обр


Аңлашыла ки, җыр укытучысының баяны да була инде. Хәтерлим әле, миңа – 5, абыем Рафаилгә 7 яшьләр тирәсендә әти безгә ике рәтле гармун сатып алды һәм 1–2 көй өйрәтте. Шул безгә җитә калды – без ярыша-ярыша уйнап киттек. 3–4 елдан гармунның тар кысалары безне канәгатьләндерми башлады, һәм шуңа күрә, әтине мәшәкатьләндереп тә тормыйча, баянның иксез-чиксез мөмкинлекләрен үзләштерә башладык.


Безнең мәктәптә озын тәнәфестә «танцы»лар була иде. Кызлар малайларны вальс, танго кебек биюләргә өйрәтәләр, ә без, чиратлашып, бер көнне - мин, икенче көнне абый баянда уйныйбыз.


Мәктәптә педсовет булган көнне әти белән әни кичен икәүләшеп кенә педсоветны өйдә «дәвам итәләр». Мин, йок­лаган булып, юрган астында аларның сөйләшкәнен тыңлап ятам. Шуңа күрә укытучылар эшенең нечкәлекләрен балачактан үк белеп, аңлап үстем, һәм ул гомерем буена минем өчен, гәрчә үзем укытучы булып эшләмәсәм дә, якын дөнья булып калды. Авылларда гастрольләрдә йөргәндә, төрле кешеләр белән сөйләшергә туры килә иде. Шунысы кызык: сөйләшүенә карап, мин кайберләре турында: «Бу укытучыдыр», – дип уйлап куя идем, һәм бу дөрес тә булып чыга иде.


Өлкәнрәк сыйныфларда укыганда, безне клубта үтә торган авыл яшьләре «танцы»ларына да чакыра башладылар. Бу уңайдан бер хатирә. Казанда укый башлагач, кышкы каникулда авылга кайттым һәм бер көнне клубка «танцы» кичәсенә бардым. Ул чакта кичәләрне грампластинкалар уйнатып үткәрә башлаганнар иде инде. Ярый, хуш. Мин, белгәннәремне укып, бер чибәр генә кызны танго биюенә чакырдым. Шунда як-ягыма карасам... бөтен егетләр-кызлар, туктап, безгә төбәлгән – аю бие­тәләрмени?! Дус-ишләр мине гел баян тартып утыручы итеп кенә күрергә күнеккән булганнар, күрәсең, кызлар белән биергә чыгуым гайре табигый хәл булып тоелгандыр инде.


Кечкенәдән җырларын радиодан ишетеп белгән һәм минем өчен буй җитмәслек шәхес булып тоелучы мәшһүр Илһам Шакиров белән киләчәктә Татар дәүләт филармониясендә 20 еллап бергә эшләргә насыйп булыр дип кем уйлаган ул вакытта?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратам да инде шушы рубриканы! Автор: Мөслимә Накиповна

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ