Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрәчтә инде ике ракета оча, яки “Дәресләрдән соң мәктәп” нигә кирәк?

Татарстанда 2012 елда эшли башлаган “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты - балалар һәм яшүсмерләр арасында техник иҗатны үстерүгә, икътисадый бурычларны хәл итүгә йөз тоткан проектларның берсе. ТР Мәгариф...

Татарстанда 2012 елда эшли башлаган “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты - балалар һәм яшүсмерләр арасында техник иҗатны үстерүгә, икътисадый бурычларны хәл итүгә йөз тоткан проектларның берсе. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Рәшит кызы Сафина белән әлеге проектны тормышка ашыруның үзенчәлекләре турында сөйләштек.


Сафина Эльвира обр


“Пычкы белән очкыч ясау кызык түгел инде”

- 2012 елда без “Дәресләрдән соң мәктәп” проектына нигез салган вакытта аның кебек проектлар башка юк иде. Бу проект тулы бер комплексны тәшкил итә, билгеле бер системага салынган. Техник юнәлештә эшләүче берләшмәләрне, өстәмә белем бирүче педагогларны үстерү буенча аерым проектлар бар иде. 2011 елдан техник иҗатны үстерүгә йөз тоткан проектларны булдыра башладык. Шулай итеп, техник иҗат системасын яңадан торгызырга омтылыш ясадык. Нигә нәкъ менә техник иҗатны? Бүген барысы да икътисадчы, юрист, менеджер булырга тели. Республикада исә инженерларга ихтыяҗ бик зур. Әйтик, очкычлар төзүче кадрлар әзерләгәндә, элегрәк авиамоделизм ясау белән шөгыльләнгәннәрне бүген бик теләп кабул итәләр һәм укыталар. Бүген бу өлкәдә булган проблемалар балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудырмау нәтиҗәсе инде ул. Әлеге юнәлеш элекке елларда үстерелмәде, акча бүленмәде, техник иҗат тәмам бетә язды. Аз хезмәт хакы булганга, әлеге юнәлешне үстерү мөмкинлеге, яңа программалар булмаганлыктан, педагоглар өстәмә белем бирү системасыннан эштән киткән. Балаларга пычкы белән очкыч ясау кызык түгел бит. Әйе, бу өлкә шактый чыгымнар таләп итә. База, станоклар, җиһазлар, педагоглар кирәк.


Техник иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең исәбе ике тапкыр диярлек кимегәч, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә әлеге системаны яңартырга кирәк дигән карар кабул ителде. 2011-2013 еллар эчендә техник иҗат белән шөгыльләнүче балалар 11,2 процентка җитте. Тагын аз гына булса, совет чорындагы күрсәткечкә ирешәчәкбез. Россия Федерациясендәге уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, безнекеләр бик яхшы. 2012 елда ил буенча техник иҗат белән балаларның уртача 4,6 проценты шөгыльләнгән. Бездә ул вакытта 9 процент иде.


 “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты нидән гыйбарәт соң? Без бүгенге көндә база мәйданчыкларын үстерәбез, яңаларын оештырабыз, һәр мәктәпкә техник иҗат түгәрәген булдырырга булышабыз, педагогларны укытабыз, муниципалитетларны яңа юнәлешләр ачарга этәрәбез. Нәтиҗәдә, балалар техник иҗатка тартыла.


Өч ел эчендә укучыларның техник иҗат һәм фәнни тикшеренү белән бәйле эшчәнлек өлкәсенә әлеге проект кысаларында предприятиеләр ярдәме, технология кабинетлары урнаштыру юлы белән, 279 млн сумнан артык акча, 30 меңнән артык укучы җәлеп ителде. Ике ел эчендә генә өч йөзгә якын яңа берләшмә төзелде, яңа программалар барлыкка килде, 3697 бала техник иҗат белән шөгыльләнә башлады. Радиоспорт бөтенләй юкка чыгып бара иде. Бу юнәлешне җиһазлар белән тәэмин иткәннән соң, ул “икенче сулыш” алды. Укучылар санлы-программалаштырылган идарә (числовое программное управление) дигән яңа станокларда эшли башлады. Робот техникасы һәм интеллектуаль системалар, 3D-модельләштерү, космик радиоэлемтә - болар барысы да яңа юнәлешләр. Бүгенге көндә Казанның 35 нче мәктәбе, Гагарин исемендәге фәнни-тикшеренү институтының булышлыгы белән, космик радиоэлемтә юнәлешендә эшли. Шул ике ел эчендә без тагын техник дизайн, радиоэлектроника юнәлешләрен торгыздык. Яңа җиһазлар белән тәэмин итү, беренчедән, укучыларда кызыксыну уята. Без менә шушы V-VI сыйныфларда укучы малайларны эләктереп кала алсак, алга таба алар үзләре дә кызыксыначак. Монда үзеннән-үзе педагоглар белән тәэмин итү ничек, дигән сорау туарга мөмкин.


 14 районда техник үзәкләр юк әле


 - Әйе, нәкъ шулай. Кадларны ничек әзерлиләр?


- Без техник иҗатны үстерүгә федераль грант исәбенә 2011 елда – 11 млн сум, 2013 елда республика бюджетыннан 5,3 млн сум акча җәлеп иттек. Шуның бер өлешен узган елда педагогларны яңадан әзерләүгә, стажировкага сарыф иттек. 11 млн. сум акчага республикадагы 7 стажировка мәйданчыгын, Әлмәт, Казан, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрдәге 7 техник иҗат үзәген җиһазладык, шул ук вакытта аларга билгеле бер йөкләмәләр дә бирдек. Балаларның Казандагы Чкалов исемендәге техник иҗат үзәгенә робототехника, санлы-программалаштырылган идарә станоклары, 3D-модельләштерү җиһазлары кайтардык һәм, ихтыяҗ булганда, педагогларны укытырга, өйрәтергә тиешләр дигән шарт куйдык. Шулай итеп, узган елда бер төркем педагоглар укып та чыкты.


2013 елдан без укучылар саны кимү сәбәпле бушап калган мәктәпләр базасында тулы бер микрорайон балалары өчен техник иҗат үзәкләре ача башладык. Үзләре үстерергә теләгән юнәлешләр буенча эшләргә мөмкинлек тудырдык, җиһазлар алырга акча бирдек. Шул ук вакытта әлеге җиһазлардан файдаланалармы, дәресләр барамы-юкмы икәнлеген гел тикшереп торабыз. Әлеге техник иҗат үзәкләренә балалар йөрсен өчен, бу үзәкләрнең барлыгын белү дә кирәк бит әле! Шуңа күрә әлеге үзәкләрнең якын-тирә мәктәпләргә фәнни-популяр лекцияләр белән чыгуын таләп итеп куябыз. Бу укучыларның кызыксынуы, әлеге база мәйданчыкларына килүе һәм барысын да үз куллары белән тотып каравы өчен кирәк. Узган ел без 38 мәйданчыкны – республика бюджеты, 11ен федераль грантлар хисабына тәэмин иттек. Биш миллион сумга җиһазлар алдык, 30 мең сумга педагогларны укыттык. Үзләрендә техник иҗатны үстерергә теләгән кайбер мәктәпләр, мөмкинлекләреннән чыгып, бер генә булса да юнәлеш буенча эшли башлады. Узган елда шундый 36 проектка нигез салынды. 2013 елда база мәйданчыкларын үстерү өчен генә 50 млн сум акча җәлеп ителде. Быел без бу проектны дәвам итәбез. Республиканың 14 районында техник иҗат үзәкләре әле бөтенләй юк. Максат – әлеге үзәкләрне бөтен районда да булдыру. Без техник иҗат үзәкләренә булышырга әзер. Бары тик конкурска җибәрелгән материалларның көчлерәк булуы, һәр база мәйданчыгының берәр предприятие белән хезмәттәшлек итүе кирәк. Бу предприятиеләр материаллар белән тәэмин итә, балаларны ярышларга алып барырга, өстәмә җиһазлар сатып алырга булыша. Менә Казанның Совет районында районара уку комбинаты белән эшли торган “ЭНИКС” компаниясен башкаларга үрнәк итеп китерәсем килә. Алар балаларны ярышларга җибәрәләр, педагогларга өстәмә хезмәт хакы түлиләр, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга ярдәм итәләр.


- Ә бу предприятиеләрне кайдан табарга соң?


- Эзлиләр, табалар...


- Ә сез йогынты ясамыйсызмы?


- Моның өчен безнең министрлык белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында төзелгән килешү бар. Бу эштә техник иҗат үзәге дә, предприятиеләр дә үз файдасын кайгыртырга тиеш. Менә сиңа мәктәп, менә сиңа предприятие дип, күрсәтеп бирсәләр, берсе дә эшләмәячәк. Иң беренче чиратта, мәктәп инициатива күрсәтергә тиеш. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шулай ук предприятиеләргә мөрәҗәгать итте. “Әйдәгез, егетләр, мәктәпләргә чыгыгыз. Алар сезгә үзләре килсә, кире борып җибәрәсе булмагыз”, - диде. Ә без мәктәпләргә: “Предприятие белән хезмәттәшлек булмый икән, сезгә грант бирелми”, - дибез. Икенче яктан, бүген күп предприятиеләр үзләренә кадрлар тәрбияләргә булышырлык мәктәпләр табарга тели. Бүгенге көндә Вертолет заводы, “Туполев” конструкторлык бюросы шулай эшли.


 Яхшы машина тиз генә ясалмый


- Бу үзәкләрдә шөгыльләнгән балалар уңышлар күрсәтерлек дәрәҗәгә җиттеме әле?


- Без ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә ел дәвамында Казан ярминкәсендә, Вертолет заводында, КАПОда күргәзмәләр уздырабыз. Коркачыкта “АКТО” халыкара күргәзмәсендә дә укучыларның иң яхшы эшләре куелган иде. Алар, шулай итеп, үз хыялларын тормышка ашыра. Алай гына түгел, Коркачыкта оештырылган күргәзмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яхшы күрсәткечләргә ирешкән педагогларга һәм укучыларга акчалата бүләкләр тапшыра.


Конкрет күрсәткечләргә килгәндә, Казанның 121 нче лицее базасында әле 2012 елда гына оешкан техник иҗат үзәгендә шөгыльләнә торган Юрий Никифоров (укытучысы А.Смоленцев) – яшүсмерләр арасында очышлар ераклыгы һәм дәвамлылыгы буенча ике тапкыр Россия рекорды куйган егетебез. Түбән Камадан Ренат Әхмәтшәрипов авиамоделизм буенча Төркиядә Россия җыелмасы составында командалар беренчелегендә өченче урынны яуларга үзеннән өлеш керткән. Мондый уңыш ияләре исемнәрен күпләп китерергә була.


- Әлеге проект эшли башлагач, техник белгечлекләр сайлаган укучылар артыр дип саныйсызмы?


- Бу проектның нәтиҗәләре турында сөйләшергә, бәлки, бераз иртәрәктер дә. Бүгенге көндә техник иҗат үзәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең уртача яше – 10-11 яки 14 яшьләр тирәсендә. Робот техникасына зуррак балалар тартылса, авиамодельләр ясау белән кечерәк укучылар мавыга. 4-5 елдан нәтиҗәләр турында сөйләргә мөмкин булачак, дип уйлыйм. Кыска гына вакыт аралыгында яхшы машиналар ясап булмый, моның өчен укучыларның да, педагогның да әзер булуы, бу балаларның үсеп җитүе кирәк. Мин бүген Чкалов исемендәге техник иҗат үзәгендә робот техникасы белән шөгыльләнеп, югары уку йортларына керүчеләрнең нигездә техник белгечлекләр сайлавын әйтә алам. Бу үзәктә шөгыльләнеп, Казан фәнни-тикшеренү техник университетын (КАИ) тәмамлаганнан соң, кире монда кайтып, балалар укытучы эшкуар егетебез дә бар.


- Әлеге мәйданчыклар эш юнәлешләрен ничек сайлый соң? Мин әңгәмәгә әзерләнгәндә күбесенең авиамодельләр ясау, картинг кебек юнәлешләргә өстенлек бирүен күрдем. Бик сирәк очракта гына теге яки бу җирлеккә хас юнәлешләрне очратырга була. Мәсәлән, Сабада агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр икән. Җыеп кына әйткәндә, бөтен бала да очкыч ясаучы булып бетә алмый бит...


- “Дәресләрдән соң мәктәп” проектының максаты нәкъ менә техник иҗатны үстерүгә игътибарны арттыру, инженер кадрларны әзерләү системасын торгызу иде. Бу проект эшли башлаганда 3 районда гына судно модельләре ясау белән шөгыльләнүче 7 берләшмә бар иде. Авиамодельләр ясау белән 4 районда гына шөгыльләнәләр иде. Ә калганнарында берни юк. Проектның нигезнамәсендә һәр техник иҗат мәйданчыгында модельләр ясау белән бәйле юнәлеш булырга тиеш дигән таләп куелды. Авиамодельме ул, суднолар, автомодельләр, ракеталар ясаумы – мөһим түгел. Дүртнең берсе булырга тиеш.


Узган елда Әлмәттә Россия беренчелеген уздырганда бездән Әлмәт һәм Балык Бистәсе командалары гына катнашты. Ә быел исә 4 команда - Балык Бистәсе Балалар иҗат үзәге командасы, Татарстан Республикасы җыелма командасы, Казан һәм Яшел Үзән җыелма командалары чыгыш ясады.


Менә 23-24 майда Казанда узачак фәнни-техник иҗат буенча фестивальдә моңарчы беркайчан да техник иҗат буенча эшләрен тәкъдим итмәгән Актаныш районы бер ел эчендә ясаган 4 авиамодель, 3 судно моделе, 5 автомодель күрсәтәчәк. Питрәчтә беркайчан да ракета модельләре ясамадылар. Бүген исә аларның ике ракетасы инде оча. Аксубай, Әлки кебек районнарда да балалар төрле модельләр ясау белән мавыга. Иң мөһиме, “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты техник иҗат белән шөгыльләнүгә этәргеч бирде. Әлбәттә, балалар агач эшкәртү эше белән дә шөгыльләнә, кием дә тегә, автомобиль йөртергә дә, фото-видео эшенә дә, техник дизайнга да, компьютерда эшләргә дә һ.б. өйрәнә. Технология кабинетлары булган урыннарда техник иҗат түгәрәкләре эшли.


 Очучылар үзебездә әзерләнә


- Министрлыкның муниципаль берәмлекләр арасында “Авиация иле” дип игълан ителгән бәйге турында сөйләшик әле. Әлеге бәйгенең нигезнамәсе белән танышканда, бу проектның авиация өлкәсендәге бик зур бурычларны хәл итәргә тиешлеген аңладым...


- Бу проектның тарихы бик кызык. Безгә республиканың Кече Авиация Үзәге вәкиле Иван Аркадьевич Лямин килде дә, менә шундый яхшы гына бер идея бар, дип, әзер укыту программасын күрсәтте. Россиядә булып торган һәлакәтләр бүген очучы кадрларга ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Профориентация эшен оештыру өчен дә яңа идеяләр кирәк иде. Иң мөһиме – бүгенге көндә мәктәптә эшләргә әзер булган кешеләр – хезмәттән читләшкән очучылар бар. Алар балаларны өйрәтә, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша ала бит. Программа шуннан гыйбарәт: мәктәп элекке очучылар арасыннан өстәмә белем бирү педагогын әлеге проектка җәлеп итә. Алар мәктәпләрдә әлеге программаны тормышка ашыра. Ә без бу мәйданчыкларны авиатренажерлар белән тәэмин итәбез. Бала очкыч кабинасына кереп утыра, аның алдында – приборлар панеле, очкыч юлы. Менә ул тизлек җыя, җирдән өскә күтәрелә... Бу укучы өчен кызыклы, шул кабина белән теләсә кайсы малайны җәлеп итеп була. Әлеге проект белән без берни белән кызыксынмаган, бернигә дә исе китмәгән балаларны да җәлеп итә алырбыз, дип уйлыйм.


Тагын шунысы да мөһим – проектны финанслауда авиасәнәгать предприятиеләре дә катнаша. Алар белән билгеле бер дәрәҗәдә килешүләр бар. Нигә әлегә 5 мәйданчык кына булачак дигәндә, проектның ничек эшләп китүен карарга кирәк. Чыннан да, авиасәнәгать предприятиеләренә йөкләнгән җаваплылык бик зур. Алар шушы педагог-очучыларга хезмәт хакын түләүдә катнаша. Анда эш күләменең бик зур булуын искә алып, программаны тормышка ашыру һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, сәгатьләр саны күп булырга тиешлеген аңлап, алар эш хакы түләүдә булган чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алырга әзер.


- Авиасәнәгать предприятиеләре дигәндә, кайсылары күз алдында тотыла?


- Иң беренче партнерыбыз - республиканың Кече Авиация Үзәге, аннан соң ДОСААФның төбәкара берләшмәсе, Коркачыктагы аэродром, Яр Чаллы һәм Түбән Кама янындагы Бегишево аэропорты. Соңгылары проектка бик теләп алынды, безгә педагог бирергә әзерләр, “Проектны безгә бирегез дә”, ди алар. Балтачта Коркачык аэродромының филиалы, очучылар бар, алар да проектка тотынырга әзер. Шулай ук “Туполев” конструкторлык бюросы, “ЭНИКС” ябык акционерлык җәмгыяте дә безгә булышырга әзер. Алар үз өстенә ел саен 5000нән артык укучыны җәлеп итү, булачак 150 пилот – авиация училищелары абитуриентларын әзерләү, республика вузларында авиация белән бәйле инженер белгечлекләрен алучыларның санын арттыру, Татарстанда очучы кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү һ.б. бурычларны куя. Әлеге проектны ашыруга булган теләкнең һәм оптимизмның, теләктәшлекнең бик көчле булуын исәпкә алып, барысы да яхшы булыр дип ышанасы килә. Без узган елларда Энергетика университеты белән берлектә тормышка ашырыла торган проектларга бик куркып кына тотынган идек. Әмма хезмәт юкка китмәде, быел энергияне сакчыл тоту буенча күргәзмәдә бөтен мәктәпләр дә үз проектларын тәкъдим итте һәм бу эшнең нәтиҗәле булуын раслады.


- Педагогларның 2012 елда Мамадышта узган Август киңәшмәсендә ТР Президенты район башлыкларын әлеге техник үзәкләргә ярдәм итәргә чакырды. Чынлыкта ничек? Булышалармы?


- Монда хикмәт, беләсезме, нәрсәдә? 2012-2013 елларда тормышка ашырылган “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты буенча техник иҗат база мәйданчыкларын булдыруның үзенә күрә бер хәйләсе бар иде. Әгәр бу мәйданчыкларны төзергә теләүчеләр министрлыктан 1 млн сум акча сорый икән, аның 200 меңен муниципалитетлар үзләре күтәрергә тиеш. Кемдер кабинетларны төзекләндерә, кемдер бу юнәлешкә өстәмә ставкалар бүлеп бирә, кемдер материаллар, өстәмә җиһазлар белән тәэмин итә.


- Казанда май аенда Фәнни-техник иҗат фестивале уздырылачагын әйтеп киттегез. Аның максаты нидә?


- Без әлеге юнәлешкә тотылган акчаларның билгеле бер нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирүен, шушы ике ел эчендә урыннарда нинди күрсәткечләргә ирешүләрен, алга китеш булганлыгын күрсәтергә телибез. Фестиваль вакытында очкычлар да очачак, суднолар да йөзәчәк, автомодельләр, робототехника күргәзмәләре дә булачак. Балалар үз куллары белән 3D-принтер да җыеп күрсәтәчәк. Ачышлар, тикшеренү эшләре, агачтан эшләнмәләрне - барысын да шунда күрергә мөмкин булачак. Егет һәм кызлар яңа станокларда да эшләп күрсәтәчәк. Анда бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган эшләнмәләрне күрергә мөмкин булачак. Фестиваль районнар бер-берсеннән көнләшеп, ярышып эшләсеннәр өчен оештырыла да бит инде. Фестиваль республикадагы техник иҗат үсешенә нык этәргеч ясар, дип көтәбез. Робот техникасы буенча халыкара олимпиаданың I республика сайлап алу этабы да фестиваль кысаларында узачак. Җиңүчеләр Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак. Илкүләм бәйге дә быел җәй Казанда узачак. Бу чара Казан, Татарстан өчен кызыклы һәм дәрәҗәле санала. 


Гранттан соң тормыш бетми


 - Татарстанда робот техникасын үстерүгә нәрсә этәргеч бирде?


- Без 2011 елда Чиләбенең робот техникасы буенча Россиядә бөтен алдынгы урыннарны алуын күреп, шуларның тәҗрибәсен өйрәндек. Чиләбедә 2010 елда губернатор дәрәҗәсендә бөтен мәктәпләрне роботехника комплектлары белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Ике ел эчендә аларда күрсәткечләр кисәк кенә үсеп киткән, хәзер бездә дә шул күренеш күзәтелә. Робот техникасы ясау – бик кызыклы шөгыль. Ул конструктор кебек, аны ясарга, программалаштырырга кирәк. Шулай итеп, 2011 алып без шушы юнәлешне үстерә башладык.


- Ялгышмасам, робот техникасы белән эшләү – ул бит инде яңа юнәлеш түгел. Укучылар элек тә конструкторлар белән эшлиләр иде...


- Әйе, сезнең сүзләрдә хаклык бар. Әмма бүгенге көн робот техникасы – яңа буын конструкторлары ул. Балалар программалаштыру элементлары булган запас частьләрдән хәрәкәтләнә, билгеле бер эш башкара торган эшләнмәләр җыя. Мәсәлән, роботны кара сызык янында туктап тора, шарлар җыя торган итеп программалаштырып була. Бүгенге көндә әлеге юнәлеш белән балалар бик кызыксына. Нинди нәтиҗә китерергә тиеш дигәндә, бу балалар яңа буын инженерлар булачак һәм алар яңа интеллектуаль системаларны программалаштырачак һәм төзиячәк. Мәктәптә робот техникасы белән мавыккан кеше, югары уку йортына кереп, робот техникасы белән бәйле системалар төзергә өйрәнәчәк. Киләчәктә бу системаларга предприятиеләрдә ихтыяҗ булачак, ягъни җитештерү роботлаштырылачак.


- “Дәресләрдән соң мәктәп” кысаларында грант откан проектлар ничек тормышка ашырыла? Грант акчасы беткәч, берләшмәләр нишли?


- Гранттан соң тормыш бетми, ә башлана гына. Менә учреждениеләр җиһазлар алды, ди. Кайтарылган станокларны ничек файдалану укытучының фантазиясеннән тора. Бер төркем балалар китте, икенчеләре килде. Әгәр инде берләшмә яңа юнәлеш ачарга телиләр икән, без булышырга әзер. Алар бары тик үзләренең яхшы эшләвен генә күрсәтергә тиеш. Мәсәлән, роботлар сатып алдылар, анда эшләгән балалар үсте, ди. Аларга хәзер яңа роботлар кирәк, ди. Робот техникасы да – компьютер кебек, гел яңарып тора. Берләшмә югары сыйныфка күчкән балалар өчен роботларга гариза бирә ала, ә искеләрендә кечерәк сыйныф укучылары шөгыльләнә.


- Безнең “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты федераль дәрәҗәдә барган реформалар белән ни дәрәҗәдә яраша?


- РФ Президентының 2012 елның май аенда чыккан карарында “без балаларның өстәмә белем бирү системасын тиешле дәрәҗәдә үстерергә тиеш” дип ачыктан-ачык әйтелгән. Монда муниципалитетларга билгеле бер дәрәҗәдә җаваплылык салына. Алар өстәмә белем бирү системасында яңа программалар булдырырга, яңа балаларны җәлеп итәргә тиеш. Ягъни “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты РФ Президенты Указында чагылыш тапкан концепциягә һәм таләпләргә бик туры килеп тора, аның үтәлешен тәэмин итә.


Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ