Прокуратура әдәпсез рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасы турындагы хәбәрне тикшерә
Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә. Беренчел мәгълүматлар буенч...
Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә.
Беренчел мәгълүматлар буенча Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз улында кибеттә яңа сувенирларны тәкъдим итү вакытында бүләккә бирелгән рәсемле сумкасын күрә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. Рәсемдә татар әкиятләре геройлары – Шүрәле һәм Су анасы әдәпсез сурәтләнгән.
Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.
Комментарийлар