Логотип Магариф уку
Цитата:

Пычрак куллар авыруы

 “Ашар алдыннан һәрвакыт кул юарга кирәк”, – дип балаларны өйрәтәбез. Бакчада яңа өлгергән, кибет-базарлардан сатып алынган яшелчә, җиләк-җимешне юмыйча ашарга ярамаганлыгын да аңлатабыз. Елгадан тоты...

 “Ашар алдыннан һәрвакыт кул юарга кирәк”, – дип балаларны өйрәтәбез. Бакчада яңа өлгергән, кибет-базарлардан сатып алынган яшелчә, җиләк-җимешне юмыйча ашарга ярамаганлыгын да аңлатабыз. Елгадан тотылган балыкларны башта яхшылап пешерү зарур икәнлеген дә күп ата-ана белә. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, нәрсә була?


Кешенең эчәклекләрендә төрле суалчаннар яши. Балалар арасында иң киң таралганы – энтеребиоз, халык телендә аны “бабасыр” диләр. Аларның зурлыгы 1-1,5 сантиметрга җитә, ак төстә. Бу – пычрак куллардан күчә торган авыру. Бабасыр булса, баланың арт юллары кычыта, бигрәк тә кичке якта. Сабый кулы белән арт юлларына кагыла һәм бабасырның күкәйләре кулга, тырнак астына эләгә. Һәм шул кулы белән ул ишек тоткаларына, уенчыкларга кагыла. Икенче бала яки олы кеше ишек тоткасына үрелә, ә аннан юмаган кулын авызына каба, нәтиҗәдә теге күкәй авыз куышлыгына керә. Мондый хәлгә тармас өчен кечкенәдән баланы кулын юарга өйрәтергә кирәк.


Бабасыр зурларда да була, ләкин 3-6 яшьлек балаларда күбрәк очрый. Ник дигәндә, бу чорда бәләкәчләр балалар бакчасына йөри, бик актив була, бер-берсе белән күбрәк аралашалар. Энтеребиоз таралмасын өчен балалар сырхауханәсендә тикшеренү узганда соскоб алына, тизәк тапшырыла. Бабасырның күкәйләре булса, микроскоп аша күренә.


Үскәндә бу күп балаларда була, тик борчылырга кирәкми. Әлеге авыру дарулар белән бик тиз юкка чыга, андый зур куркыныч тудырмый. Авыруны дарусыз да җиңеп була, моның өчен игътибар, чисталык сорала.


Иммунитет көчле икән, эчәклектә паразит суалчаннар булса да, авыруның башлангыч чорында бала үзен яхшы хис итәргә мөмкин. Паразитлар бармы, юкмы, тикшерүнең иң ышанычлы ысулы: сырхауханәдә тизәк анализы тапшыру. Бүгенге көндә һәр төр паразит авыруны да дарулар, махсус препаратлар белән дәвалап була.


Зимфира Бариева, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе эпидемиология күзәтү бүлеге баш белгече.


Фоторәсемнең чыганагы: ru.123rf.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ