Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Раяз исеме кушмагыз!”

“Яңа туган сабыйның матур, мәгънәле исемгә хакы бар. Аңа Раяз, Ралинә кебек хәрефләр тезмәсе булган исемнәр кушмагыз!” – диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

“Гаилә һәм мәктәп” журналында, Балтачта Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы белән матур исемнәр кушучыларны тәбрикләү тантанасы гамәлдә, дип язган идек. Менә, ниһаять, үзебезгә дә әлеге вакыйгада катнашырга насыйп булды.

Балтачның Җәмигъ мәчетендә районның бар имамнары катнашында үткәрелә икән ул. Быелгы бәйрәмдә Татарстан Президенты Аппараты, Диния нәзарәте вәкилләре, район хакимияте җитәкчелеге, БТК каршындагы “Ак калфак” бөтентатар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисовалар да катнашты.

11 ел дәвамында барган бу традициягә халык та, муллалар да ияләшкән. Башкалар алдында йөзләре кызармас өчен матур, мәгънәле исемнәр кушарга тырышалар. Мәсәлән, Мөхәммәт, Җәлил, Нариман, Тимерхан, Сафия, Нәфисә исемнәре Балтачта бик популяр. Матур исем кушу баланың киләчәген дә билгели бит. Ә исемнәрне хәзер галим Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?” дигән китабыннан гына түгел, ә “Исемең матур, кем куйган?” дигән җыентыктан да карап сайлыйлар. Ахыргысын “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт белән “Әниләр” мәчете имамы Шәүкәт хәзрәтләр шәригатькә туры килгән, мәгънәле исемнәрне сайлап төзегән. 544 битле әлеге китап Татарстанның барлык имамнарына да таратылган.

Быел Балтачта 405 бала дөньяга аваз салган. Алар арасында Динислам, Илсинә, Инсаф, Диләрә, Габдулла, Әлфис, Сөләйман, Сәйдәш, Сәлимә, Әмир кебек мәгънәле исемнәр шактый. Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Баш казые районның кайсы авылында нинди исемнәре кушуларын санап үтте, мәгънәле исем кушкан имамнарны хуплап, бүләкләр өләште. “Хәрефләр тезмәсе булган исемнәр дә бар: Раяз һәм Ралинә дигән исемнәрдән һич арынып булмый. Рияз – җәннәт бакчасы, ләкин Раяз – дүрт хәреф җыелмасы гына. Балтач районы егете җырчы Раяз Фасыйховка да мулла Рияз дип кушкан булган, авыл советында документны дөрес тутырмаганнар, шулай Раяз булып калган”, – ди ул аптырап. Әмма бу елга алга китеш тә бар, аннан алдагы елны 25 мәгънәсез исем кушылса, хәзер шундый 13 исем генә теркәлгән. Салавыч авылында бер балага Ренат дип кушуларын да өнәмәде казый: “Барыбер шул “Революция народ наука” дигән сүз бит инде, – диде. – Сосна авылында моңарчы гел мәгънәле исемнәр генә кушылды: быел Эльза исеме каян килеп кергән?” Янгул авылында бер сабыйга Иллари кушкан өчен дә авыл мулласына казыйдан шактый гына эләкте. “Бездән генә тормый бит, – дип борчуы белән уртаклашты Кили авылы имамы Мәгъруф хәзрәт Мөхетдинов, – бала тудыру йортыннан исем кушу таныклыгы белән кайталар”. Әмма Җәлил хәзрәтнең сүзе катгый: “Кушмагыз, кирәк икән, миңа сылтагыз. Балтачта бу хәл ителгән, бала тудыру йортында, ЗАГС бүлекләрендә ата-аналарга бу хакта кисәтергә тырышалар, имамнардан сорарга киңәш итәләр. Хәзер телефоннар заманы бит, исем кушасы мулла белән киңәшеп алырга була. Бездә Казандагы хастаханәләрдә бала тудырып кайтучылар арасында чит-ят исемнәр күбрәк очрый. Монда бөтен җаваплылык ата-анада. Гомере буе мәгънәсез исем күтәреп йөрсенмени баласы? Кайберләре туу турындагы таныклык күтәреп килеп, имамны факт алдында калдырырга телиләр. Әмма имам шәригатькә туры килмәгән исемне кушудан баш тартырга хокуклы. Документларны үзгәртергә була”.

Балтачта гаиләләр белән ЗАГС идарәсе дә ныклы эш алып бара. Идарә җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова әйтүенә караганда, соңгы елларда гражданлык никахы белән яшәүче парлар күбәеп киткән. Моны булдырмау өчен көрәшәләр, ЗАГС айга бер тапкыр мәктәптә “Гаилә дәресләре” дә үткәрә. Бу көннәрдә сүз нәкъ менә гражданлык никахы турында барган. Аерылышуларның сәбәбен яшьләрнең сабыр итә, нәфесне авызлыклый белмәүләрендә, җаваплылык тоймавында да күрәләр. “Ә бит кыз кияүгә түгел, тормышка – тормыш итәргә чыга, ә ир өйләнә – өйле була, дигән сүз, терминнарны бутыйлар”, – диде Җәлил хәзрәт.

Яңа туган балага мәгънәле исем кушуны да район күләмендә зурлау, олылау – яшьләргә тагын бер сабак инде ул. “Мондый матур үрнәкне Татарстанның башка районнарына да кертергә кирәк, – диде БТК каршындагы “Ак калфак” бөтентатар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. – Халкыбызның элек-электән гамәлдә булган күркәм йолалары тормышыбызга кабат кайтырга тиеш. Балага матур исем кушу йоласы әнә шундыйлардан”. “Ак калфак” җитәкчесе Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка һәм Балтач Җәмигъ мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка БТК башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фото: © «Татар-информ»

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ралинә - хәрефләр тезмәсе түгел! Бу исем "кояш" дигәнне аңлата! Автор: Мөршидә

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ