Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәис Миңнеханов: “Киләчәкне бүген төзибез”

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов шактый кызыклы проектларны тормышка ашырган җитәкче буларак билгеле. Шуның белән беррәттән, мәгариф системасын үстерү аның эшендә өстенлекле юнәлеш булып...

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов шактый кызыклы проектларны тормышка ашырган җитәкче буларак билгеле. Шуның белән беррәттән, мәгариф системасын үстерү аның эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора. “Төп байлык – белемле һәм сәламәт балалар”, – дип кабатларга ярата ул. Сабада мәгариф сәясәтенең төп өч принцибы нинди, авыл мәктәпләрен алга таба ни көтә, сала халкының балаларны укытуга карашлары ни рәвешле үзгәрә – Рәис Нургали улы белән шулар хакында әңгәмә кордык.


- Рәис Нургалиевич, әңгәмә башында үзегезнең мәктәп еллары турындагы хатирәләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.


- Мәктәп елларын искә төшергәндә, иң беренче итеп, укытучыларым күз алдына килә. Ә безгә чыннан да яхшы укытучылар белем бирде дип әйтә алам. Беренче укытучым Андрианова Ольга Федоровна балаларга җанын-тәнен биреп эшли торган чын мөгаллим булды. Карага манып яза торган каләмне шариклы ручка алыштыра башлаган еллар иде ул. Тырыша-тырыша ручка тотып язарга өйрәнүләрне оныта торганмыни? Башлангычтан соң безгә математиканы укыткан Әмирханова Гөлзада Исхаковнаны гел искә төшерәм. Һәр баланың күңеленә юл таба торган укытучы ул. Мин рус теле һәм әдәбиятын юньләп укымадым, ләкин безнең Михайлов Тимофей Михайлович – элекке партизан-фронтовик бик таләпчән кеше булды. Укучылар белән өстәмә шөгыльләнеп, өлгерешне тәэмин итә иде. Төпле белемнең кеше тормышында никадәр мөһим икәнлеген мин аннан белдем. Химия дөньясын безгә Алексеев Владимир Алексеевич ачты. Ул елларда химия алдынгы фәннәрдән санала, химия-технология институты бик дәрәҗәле уку йорты санала иде. Анда укырга кергән иптәшләрем аны һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә ала.


Без укыганда мәктәпләр утын белән ягылды. VIII сыйныфтан соң Сабага йөреп укыдык. Саба мәктәбенең 10 “З” сыйныфында без 30 бала, мәктәпне бер елда 260 бала тәмамладык. IX-X классны интернатта торып укыдык. Ул чакта автобуслар да юк, колхоз транспорт белән булышса гына инде. Авылдан ярышларга барганда, нәрсә туры килсә, шуңа утырып бардык. Шулай да җиһазлану мәсьәләсендә безнең мәктәпләр бар шартларга да җавап бирә иде. Әти-әнинең сүзләрен хәтерлим: “Сезнең укуыгыз – ләззәт ул, без укыганда күпкә авыррак иде”. Ә хәзер без дә шул ук сүзләрне үз балаларыбызга кабатлыйбыз. Яңа буын үз нәсел дәвамчыларына да шул ук сүзләрне кабатлаячак, мөгаен.


– Элекке заманнардагы укуны бүгенгесе белән чагыштырабыз да, ә укыту, төгәлрәк дисәк, укытучы хезмәте кайчан авыррак булган дип саныйсыз?


– Укытучы үз эшен яртамаса, укытучы була алмый. Аңа бервакытта да җиңел булмаган. Хәзер исә начар яшиләр дип әйтмәс идем. Акчалары артты, йорт җиткерүчеләр өчен матди ярдәм каралган. Тырышкан укытучыга грантлар бирелә. Һәр дәвер укытучыга яңа шартлар, яңа таләпләр куя. Хәзерге чорда, мин күрәм, ата-аналарның балаларын укытуга, сәламәтлекләрен ныгытуга таләпләре артты. Авыл кешесе дә мәктәптә нарасыена бирелә торган белем белән генә чикләнмәскә тырыша, аңа өстәмә белем бирә, төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөртә. Ахыр чиктә укытучыдан сорау арта. Мәктәп мөгаллиме тормыш пульсын һәрдаим тоярга, иртәгәсе көннең яңалыгын бүген үк үзләштерергә тиеш. Без хәзер инде өченче ел үз укытучыларыбызга тест бирдерәбез. Белем дәрәҗәсе ягыннан безне канәгатьләндерми торганнарына мәктәптән китәргә туры килә. Заман таләбе бу. Үзгәртеп кору чорыннан соңгы елларда, яшерен-батырын түгел, педагогик белгечлеккә башка вузга керә алмаучылар укыды. Хәзер вәзгыять тамырдан үзгәрә. Мөгаллимнәргә менә шундый күчеш чорында эшләргә туры килә. Ә күчеш чоры ул һәрвакыт авыр. Мәсәлән, бүген аларга документларны кәгазьдә дә, электрон вариантта да тутырырга кирәк. Авыр, ләкин бүтән чара юк.


- “Мәгариф” журналы быел “Авыл укытучысы” бәйгесен оештырды. Беренче турга укытучылардан “Яңа заман авыл укытучысы” темасына иҗади эшләр кабул иттек. Әлеге эшләрдә алар бүгенге вәзгыятькә кагылышлы шактый кискен мәсьәләләр күтәрде, аларның фикерләре белән безнең Magarif-uku.ru сайтында да танышырга мөмкин. Авыл мөгаллимен иң борчыганы – мәктәпләрнең сакланып калуы. Барыбыз да аңлыйбыз, авыл мәктәбе һәм авылның киләчәге – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торган төшенчәләр. Сезнең фикерегезчә, авыл мәктәбенең киләчәге нинди?


– Без ничек тә булса мәктәпләрне сакларга тырышабыз, ләкин урта мәктәп булган җирдә ел саен кимендә 14 бала туарга тиеш! Төп мәсьәлә шунда. Әйе, дәүләт бакчаларны булдыру, мәктәпләрне җиһазлау юнәлешендә бик күп көч куя. Ләкин анда балалар булмаса, бу эшнең мәгънәсе юк. Бөтен кечкенә мәктәпләрне көчле педагоглар белән тәэмин итү авыр, шул ук вакытта укытучы никадәр оста булса да, аның буш мәктәпкә килүеннән файда шулкадәр генә.


Башлангыч мәктәпләргә килгәндә, аларны клуб, ФАП, балалар бакчасы белән дә бергә тотарга мөмкин. Бездә андый мисаллар бар. Шул ук вакытта белемле һәм сәламәт балаң булу – иң зур байлык бит ул. Ә сыйфатлы белем бирү, баланы физик яктан чыныктыру, үстерү өчен урта мәктәпләрдә бөтен шартлар да тудырылган. Укытучылар, җиһазлар, төрле түгәрәкләр, секцияләр – барысы да шунда тупланган. Кечкенә балалар да шуннан файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш дигән принциптан чыгып эшлибез. Районда башлангыч мәктәпләрнең 33тән 9га калдырылуы шуңа бәйле. Нәтиҗәдә, башлангыч сыйныфларыбызда инде дүртенче ел дәрестән соң эшчәнлек алып барыла. Баланы кызыксындыру, аны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Кечкенә авыл мәктәбендә болар юк бит.


Башлангыч сыйныф балаларын шул рәвешле урта мәктәпкә йөртеп укытуга ризасызлык белдергән ата-аналар күпмедер вакыттан соң үзләре дә фикерләрен үзгәртә. Шәһәрдә, район үзәгендә дә бала өйдән мәктәпкә кадәр 4-5 чакрым юл уза. Шуңа күрә кечкенә авылдан урта мәктәпле авылга йөртүне проблемага әверелдермәскә кирәк. Балаларны бөтен таләпләргә җавап бирә торган юллардан автобус йөртә, транспорт белән өзеклекләр килеп чыкканы юк – бу мәсьәлә җитди контроль астында.


Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: бөтен район мәктәпләрендә Wi-Fi булдырылгач, район интернет элемтәсе белән тәэмин ителгәч, профессионал укытучылар үз мәктәпләреннән дистанцион да укыта ала. Укытучының методик материалларын интернетка чыгару фикере дә бар. Бу авырып китеп дәресен калдырган укучыга да, баласының мәктәптә ниләр укуын белергә теләгән ата-анага да, башка педагогларга да файдалы булыр, дип уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, Саба районында балалар бакчаларындагы төркемнәргә дә видеокамералар куярга исәп бар. Һәр ата-ана баласының шушы минутта ниләр белән шөгыльләнүен күреп торсын.


– Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча авылда да, шәһәрдә дә балага бирелә торган белем сыйфаты бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Сезнең фикерегезчә, бу ни дәрәҗәдә тормышка ашырырдай таләп?


– Әлбәттә, моны тормышка ашырырга була. Ләкин “мәсьәләнең бәясе” дигән әйбер бар. Мәсәлән, безнең Шәмәрдәндә – 1000 бала, шул ук вакытта кайсыдыр бер авыл мәктәбендә 50 бала белем ала. Аларның барысына да җиһазлауга бертигез акча сарыф ителми бит. Без санап карадык: бер безнең районда бөтен мәктәпләрне заман таләбенә туры килердәй лаборатория җиһазлары белән тәэмин итү өчен 138 млн сум акча кирәк. Ә бит җиһазлар гел яңарып торырга тиеш. Бүген алынган компьютер иртәгә инде искергән булып санала. Шуңа да карамастан авыл мәктәбен тәмамлаучы шәһәр баласыннан ким түгел тормышта үзенә лаеклы урын таба. Авылда яшәүнең авырлыгын шәхси хуҗалыкта эшнең күплеге белән аңлаталар иде. Хәзер инде алай түгел. Оныгын түгәрәктән түгәрәккә йөртүче әбиләр шәһәрдә генә түгел, район җирлегендә дә сирәк күренеш түгел.


– Район җитәкчесе буларак сез Саба мәгариф системасына төп таләпне ничек куясыз?


– Тәртип. Белем. Сәламәтлек. Укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә форма керттек, балаларның тышкы кыяфәтләрен күзәтәбез, башлангыч сыйныфлардан ук шахмат уйнарга, биюгә дә өйрәтәбез (Сабада мәктәпне тәмамлаган укучы татарча биергә һәм вальс әйләнергә тиеш – И.М.) балалар бакчаларында инглиз телен укытабыз. Болар барысы да баланың рухи, физик һәм акыл яктан гармоник үсешен булдыру өчен эшләнә.


– Сез җитәкләгән Саба районы – Татарстан Президентын тәрбияләгән район, республика җитәкчесе – бертуган абыегыз. Бу фактлар эшегезне җиңеләйтәме әллә, киресенчә, башка районнарга караганда күбрәк басым тоясызмы?


– Президентны тәрбияләгән район, дигән сүзегезгә өстисем килә: тәрбияне, иң беренче чиратта, ата-ана бирә. Аннары – мәктәп. Шуннан соң тормыш юлыңда очраган остазлар сиңа тормышта үз урыныңны табарга булыша. Шулар белән беррәттән, Ходай биргән сәләт булуы да шарт. Абыйда боларның барысын да күрергә була. Үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, ул, әлбәттә, булышырга тырыша, ләкин шул ук мәсьәләне бөтен республика күләмендә күзаллап чара күрә. Саба районы Президентның районы булуы белән бәхетле, шул ук вакытта бездә җаваплылык күпкә зуррак. Сынатмаска, ялгышларны булдырмаска, дигән уй белән алга атлыйбыз. Ничек кенә булмасын, без яхшы аңлыйбыз: беркем дә килеп, синең эшеңне эшләмәячәк, проблемаларыңны үзеңнән башка беркем дә хәл итмәячәк. Җәмгыятьнең киләчәге, иминлеге без бүген тәрбияләгән балалардан торачак. Димәк, киләчәкне без бүген үк төзибез. Үзебез төзибез.


Әңгәмәдәш – Илдар МИРГАЛИМОВ


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ