Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикабыз халкы сайлауларда активлык һәм теләктәшлек күрсәтте

Бүген 19 сентябрьдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чакырылган кунаклар, журналистлар алдында оештырылган пресс-конфере...

Бүген 19 сентябрьдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чакырылган кунаклар, журналистлар алдында оештырылган пресс-конференциядә республикабызда Россия Федерациясенең VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның югары дәрәҗәдә үтүен бәян итте.


Сайлауларда халыкның 78,78% ы катнашкан. “Бердәм Россия” – 85,3 %, КПРФ – 4,07 %, “Россия коммунистлары” – 3,03%, «Гадел Россия» – 2,26%, ЛДПР – 2,24% тавыш җыйган. Калган партияләргә (сайлауларда барысы бергә 14 партия катнашты – Ред.) бирелгән тавыш 1% тан кимрәк.


Татарстандагы бер мандатлы барлык округларда да “Бердәм Россия” партиясе җиңү яулады.


Бу сайлауларда да аеруча зур активлыкны районнар күрсәткән, аларда тавыш бирүчеләр күрсәткече 90 проценттан күбрәк булган.


Соңрак җурналистлар шунда ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин белән очраштылар, Россия Федерациясенең VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның барышы, нәтиҗәләре турындагы чыгышын игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.


Фәрит Хәйруллович сайлауларның тыныч узуын, халыкның актив катнашуын билгеләп үтте, шул ук вакытта эзерлек эшләренең алдан һәм югары дәрәҗәдә алып барылганын ассызыклады. Бу мөһим чараның нигезендә халыкның тормышын яхшырту уңаеннан республикабызда зур эшләр башкарылганын да искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ