Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер район билгеле булды

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы укучылары республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер булды. Бөгелмә районында 2017елгы БДИ нәтиҗәләре Татарстандагы уртача...

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы укучылары республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер булды. Бөгелмә районында 2017елгы БДИ нәтиҗәләре Татарстандагы уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Бөгелмә районы чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән 81,2 балл, математикадан – 65,1, географиядән – 78 балл җыялар. Бу фәннәрдән республика буенча күрсәткечләр исә 72,5, 55, 2 һәм 64,9 балл. Моннан тыш, Бөгелмә шәһәренең 16нчы мәктәп чыгарылыш сыйныф укучысы Татарстанда өч фәннән 100әр балл җыйган ике укучының берсе. Ул биологиядән (педагогы Нәдершина Әкълимә Әнәс кызы); химия (педагог Сәхбутдинова Алинә Михайловна); рус теле (педагог Горбунова Светлана Петровна) 100әр балл җыйган.
Гомуми санда БДИ буенча укучылар санына карата югары балл җыючылар 64,8 процентка җиткән, бу узган елгыдан 1,6 процентка артык. Россия буенча өч фәннән максималь баллар җыючылар саны быел 21 кеше булган.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ